С 24 по 26 апреля во всем мире пройдет Всемирная образовательная акция «Татарча диктант», направленная на проверку уровня грамотности на татарском языке и популяризацию родного языка. Это масштабное мероприятие объединяет тысячи людей, неравнодушных к татарскому языку: школьников, студентов, учителей, ученых, деятелей культуры и образования, журналистов, творческих людей, а также представителей других национальностей, изучающих татарский язык и относящихся к нему с уважением. Акция носит добровольный и бесплатный характер, проводится одновременно для всех желающих в различных городах России и мира. Принять участие может каждый независимо от возраста, пола, образования, религиозной принадлежности, профессии, семейного положения и интересов.
В этом году акция состоится в одиннадцатый раз и будет посвящена 140-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Его творчество оказало огромное влияние на развитие татарского языка, литературы и национального самосознания народа.
Проект реализуется в соответствии с Государственной программой Республики Татарстан «Сохранение национальной идентичности татарского народа», утвержденной Постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от 25 августа 2020 г. № 730, направлена на решение задачи «Сохранение и развитие родного языка, культуры и традиций татарского народа» (Раздел IV).
Впервые акция «Татарча диктант» («Татарский диктант») была проведена в 2016 году по инициативе Всемирного форума татарской молодежи и креативных татарских активистов. Основная цель мероприятия – сохранение и популяризация татарского языка среди широкой общественности, повышение уровня грамотности, пробуждение интереса к изучению татарского языка, а также укрепление национального самосознания и культурной самобытности татарского народа.
Если в первые годы акция проводилась только в Татарстане и нескольких регионах, то в последние годы она превратилась в крупный проект, который объединяет татар, проживающих в Республике Татарстан, субъектах Российской Федерации и за рубежом. За последние годы акция значительно расширила свои географические границы. Сегодня акция проходит при участии соотечественников, проживающих в 26 стране и 73 регионах Российской Федерации. Все районы Республики Татарстан, а также
вузы, школы и различные организации города Казани прилагают большие усилия для привлечения как можно более широкой аудитории к этому мероприятию, чтобы каждый желающий мог проверить свои знания татарского языка и приобщиться к родной культуре. С каждым годом количество участников растет: тысячи человек проверяют свой уровень знания татарского языка как на площадках, так и в онлайн-формате.
Акция предусматривает участие на следующих уровнях:
1) начальный уровень владения татарским языком;
2) средний уровень владения татарским языком;
3) продвинутый уровень владения татарским языком.
Такая структура позволяет каждому участнику пройти испытание, соответствующее его уровню владения языком.
Время и формат проведения акции
«Татарча диктант» пройдет в текущем году с 24 по 26 ноября в 10:00 по московскому времени.
Мероприятие проводится в двух форматах:
● офлайн – на специально организованных площадках (в школах, университетах, культурных центрах, библиотеках и др.);
● онлайн – через официальный сайт https://diktant.tatar.
Для офлайн-участников площадки будут работать во всех районах Республики Татарстан, регионах России и за рубежом. Для онлайн-участников предоставляется возможность написать диктант в специальной электронной форме.
Трансляция диктанта будет вестись на телеканалах «ТНВ-Татарстан» и «ТНВ-Планета», а также на официальном сайте акции. Кроме того, площадки создаются в субъектах Российской Федерации, за рубежом, в районах Татарстана и различных организациях Казани.
Как стать организатором?
Зайдите на официальный сайт и нажмите кнопку «Теркәлү» (Регистрация). На вопрос «Сез кем?» (Кто Вы?) выберите ответ «Оештыручы» (Организатор), заполните информацию о себе и завершите регистрацию. После этого войдите в личный кабинет и создайте точку проведения диктанта.
В личном кабинете перейдите в раздел «Материаллар». Там будут размещены все необходимые файлы: афиша, тексты диктанта, бланки,
критерии проверки и другие документы. Скачайте их и проведите диктант в назначенный день (24-26 апреля).
Порядок участия в акции
Акция «Татарча диктант» проводится в двух форматах – офлайн и онлайн. Каждый участник может выбрать удобный для себя формат и принять участие согласно установленному порядку.
1. Порядок участия в офлайн-формате
Чтобы принять участие в акции на офлайн-площадках, участнику необходимо:
● зайти на официальный сайт акции https://diktant.tatar;
● в разделе «Мәйданчыклар» («Площадки») выбрать ближайшую и наиболее удобную площадку по месту жительства, региону или стране;
● если организаторы площадки требуют дополнительную регистрацию, участник обязан пройти процедуру регистрации заранее.
В день проведения акции участник должен прийти на выбранную площадку в установленное время. Текст диктанта зачитывается специально приглашённым диктором. Организаторы площадок обеспечивают участников специальными бланками для написания диктанта. После завершения диктанта все заполненные бланки собираются организаторами офлайн-площадок и передаются специальной комиссии для проверки.
2. Порядок участия в онлайн-формате
Для онлайн-участников предлагаются два варианта:
1) классический онлайн-формат;
2) интерактивный онлайн-формат.
Чтобы принять участие в классическом онлайн-формате, участнику необходимо:
● зарегистрироваться на сайте https://diktant.tatar. как участник;
● в день проведения акции в 10:00 по московскому времени включить телеканалы «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», или трансляцию на официальном сайте акции;
● во время чтения текста диктором написать диктант;
● после завершения работы отсканировать написанный текст или сфотографировать в хорошем качестве и отправить электронную версию на официальный адрес акции: info@ftatar.org
В интерактивном формате участник может написать диктант непосредственно на сайте в специальной электронной форме. Регистрация в этом случае также проводится через тот же сайт.
Результаты диктанта публикуются на сайте не позднее чем через 30 дней после проведения акции. Узнать результаты можно по имени-фамилии и номеру телефона.
Организаторами Всемирной образовательной акции «Татарча диктанта» являются: Всемирный конгресс татар, Всемирный форум татарской молодежи, Министерство по делам молодежи Республики Татарстан, Казанский (Приволжский) федеральный университет, телерадиокомпания «Яңа гасыр» («Новый век»). Среди партнеров акции – Министерство образования и науки Республики Татарстан и Министерство культуры Республики Татарстан.
Координацию и информационное сопровождение осуществляет пресс-секретарь Всемирного форума татарской молодежи, куратор акции «Татарча диктант» Абдрахманова Айзиля Айратовна.
+7 (843) 236-50-56 (доб. 343).
***
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак.
Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, журналистлар, иҗат кешеләрен генә түгел, татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караучы башка милләт вәкилләре дә катнаша ала. Акциянең Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, һәркем катнаша кала.
Проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августындагы №730 карары белән расланган «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Акция әлеге программаның IV бүлегендә билгеләнгән «Татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү» бурычларын үтәүгә юнәлтелгән.
«Татарча диктант» беренче тапкыр 2016 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм татар телен яратучы иҗади активистлар инициативасы белән оештырылган. Чараның төп максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.
Беренче елларда акция Татарстанда һәм берничә төбәктә генә үткәрелсә, соңгы елларда ул киң географиягә ия зур проектка әверелде. Бүгенге көндә акция 26 илдә һәм Россия Федерациясенең 73 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында уза. Татарстан Республикасының барлык районнары, Казан шәһәренең югары уку йортлары һәм төрле оешмалары әлеге чарага киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә күп көч куя. Елдан-ел катнашучылар саны арта: акция мәйданчыкларында һәм онлайн форматта меңләгән кеше үзенең татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый.
Диктант өч дәрәҗәдә үткәрелә:
1) татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
2) татар телен урта дәрәҗәдә белүчеләр өчен;
3) татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.
Әлеге структура һәр катнашучыга үзенә туры килгән дәрәҗәдә сынау үтәргә мөмкинлек бирә.
Акция үткәрү вакыты һәм форматы
«Татарча диктант» агымдагы елның 24-26 ноябрь көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә узачак.
Чара ике форматта оештырыла:
● офлайн – махсус мәйданчыкларда (мәктәпләр, университетлар, мәдәният үзәкләре, китапханәләр һ.б.);
● онлайн – рәсми сайт аша https://diktant.tatar
Офлайн катнашучылар өчен мәйданчыклар Татарстан Республикасының барлык районнарында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшләячәк. Онлайн катнашучылар өчен диктантны махсус электрон формада язу мөмкинлеге бирелә.
Диктантның трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барыла. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.
Ничек оештыручы булырга?
Рәсми сайтка кереп, «Теркәлү» төймәсенә басыгыз. «Сез кем?» дигән сорауга «Оештыручы» дип җавап бирегез, үзегез турында тулы мәгълүматны язып, теркәлү процессын тәмамлагыз. Шуннан соң шәхси кабинетка кереп, диктант язу ноктасын булдырырга кирәк.
Шәхси кабинетта «Материаллар» бүлеге бар. Биредә барлык кирәкле материаллар – афиша, диктант текстлары, бланклар, тикшерү критерийлары һәм башка документлар урнаштырыла. Аларны йөкләп алып, билгеләнгән көнне (24-26 апрель) диктантны уздыра аласыз.
Акциядә катнашу тәртибе
Алда әйтелгәнчә, «Татарча диктант» акциясендә ике форматта – офлайн һәм онлайн рәвештә катнашырга мөмкин. Һәр катнашучы, үзенә уңайлы форматны сайлап, шул тәртип буенча катнаша ала.
1. Офлайн форматта катнашу тәртибе.
Акциядә офлайн мәйданчыкларда катнашу өчен, катнашучы иң элек акциянең рәсми сайтына https://diktant.tatar керергә тиеш. Биредәге картадан яшәү урыны, төбәк яки ил буенча иң якын һәм уңайлы мәйданчыкны сайларга мөмкин. Картада һәр мәйданчык турында мәгълүмат табарга мөмкин: мәйданчыкны оештыручы, телефон номеры, адрес, диктант язу вакыты һ.б.
Акция көне җиткәч, катнашучы билгеләнгән вакытта сайланган мәйданчыкка килеп җитәргә тиеш. Диктант тексты махсус чакырылган диктор тарафыннан укыла. Мәйданчык оештыручылары катнашучыларны диктант язу өчен махсус үрнәк-бланклар белән тәэмин итә. Диктант язылып беткәннән соң, барлык тутырылган бланклар офлайн мәйданчык оештыручылары тарафыннан җыеп алына һәм тикшерү өчен махсус комиссиягә тапшырыла.
2. Онлайн форматта катнашу тәртибе.
Онлайн форматта катнашучылар өчен ике мөмкинлек тәкъдим ителә:
● классик онлайн формат;
● интерактив онлайн формат.
Классик онлайн форматта катнашу өчен катнашучы https://diktant.tatar сайтына кереп теркәлү узарга тиеш. Акция үткәрү көнендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә катнашучы, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында яки акциянең рәсми сайтындагы туры эфирны тыңлап, гади ак кәгазьгә диктантны язарга тиеш. Эш тәмамланганнан соң, катнашучы язылган текстын сканерлый яки сыйфатлы итеп фотога төшерә ала. Әзер электрон версияне акциянең рәсми электрон почтасына җибәрергә кирәк: info@ftatar.org
Интерактив форматта катнашучы диктантны турыдан-туры сайтта махсус электрон формада яза ала. Бу очракта теркәлү процедурасы шул ук сайт аша башкарыла.
Диктант нәтиҗәләре акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңламый сайтка урнаштырыла. Аларны исем-фамилия һәм телефон номеры буенча белеп була.
Оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы да проектның партнерлары булып тора.
Координация һәм мәгълүмат белән тәэмин итү өчен – Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе, «Татарча диктант» акциясенең кураторы Абдрахманова Айзилә Айрат кызы.
Элемтә өчен: info@ftatar.org
+7 (843) 236-50-56 (өст. 343).
Просмотров: 365



Добавить комментарий