19 апрельдә Самара өлкәсенең Мирный бистәсендәге Татар зиратында ике 14 яшьлек мәктәп укучыларының үле гәүдәләре табылган. Бу фаҗига үсмерләр арасында суицид очракларының ил күләмендә куркыныч дәрәҗәгә җитүен тагын бер кат искәртә. Мондый хәлләр ни сәбәпле килеп чыга, һәм фаҗигаләрне булдырмас өчен олылар нәрсә эшли ала? Әлеге сорауларга җавап табу өчен без клиник психолог Римма Хариска мөрәҗәгать иттек.
– Балигъ булмаганнарның үз-үзләренә кул салу очраклары – бик җитди проблема. Әледән-әле югары каттан сикереп һәлак булган, элмәккә кергән, дару белән агуланып, “проблеманы хәл итәргә” омтылган яшүсмерләр турында ишетеп торабыз.
Үсмерлек — үзе үк кризис чоры: тән, ми эшчәнлеге, үз-үзеңне бәяләү, әти әниләр һәм яшьтәшләр белән мөнәсәбәтләр үзгәрә, яңадан корыла. Барысы да берьюлы «җимерелә һәм яңадан җыела».
Яшүсмерләрне суицидка укуларындагы уңышсызлык, әти-әниләре, укытучылары яки классташлары белән килеп чыккан низаглар, мәктәптәге мыскыллау, эзәрлекләү, ялгызлык хисе, җавапсыз мәхәббәт, аталары белән аналарының аерылышуы этәрергә мөмкин.
Суицидаль уйлар артында еш кына тулы ялгызлык, кирәксезлек, көчле оят һәм гаеп хисләре, өметсезлек тойгысы ята. Үсмер өчен “хәзерге мизгел” аеруча мөһим: көчле кризис халәтендә ул киләчәкне күрми, бары тик шул авыр хисләрне генә кичерә һәм аларны туктатырга тели.
Суицид беркайчан да бөтенләй уйланмыйча гына эшләнми. Аңа хас билгеләр дә, сәбәпләр дә була. Күп очракта мондый үлемнәр – олыларның игътибарсызлыгы нәтиҗәсе. Вакытында ярдәм итәргә комачаулый торган киң таралган мифлар бар:
1. «Бала белән суицид турында сөйләшсәң, аңа “идея бирергә” мөмкин»
Чынлыкта исә, ачык, тыныч, турыдан туры сөйләшү куркынычны киметә. Әгәр үсмер инде күпмедер вакыт бу турыда уйлый икән, бу сүзләрне олылар авызыннан ишетү аңа җиңеллек, аңлашу һәм ярдәм алыр өчен мөмкинлек бирә.
2. «Бу – манипуляция һәм шантаж гына»
Әйе, бала кайчак үлем турында аффект хәлендә, бәхәс вакытында әйтергә мөмкин. Әмма үз үзенә кул салуны искә алуның һәр очрагы – газап сигналы, ә “сатулашу пункты” түгел. Моңа битараф калу куркыныч.
3. «Кем суицид турында сөйли, ул аны эшләми»
Күп үсмерләр омтылыш алдыннан үз уйлары турында турыдан туры яки читләтеп сөйләп өлгергән була. Проблема шунда ки: аларның сүзләрен җитди кабул итмәгәннәр.
4. «Имин, тәртипле гаиләләрдә мондый хәл булмый»
Суицидаль уйлар читтән уңышлы күренгән гаиләләрдә дә, уку алдынгыларында да, сәләтле балаларда да барлыкка килергә мөмкин. Депрессия һәм кризис статус дәрәҗәгә, матди хәлгә генә бәйле түгел.
Ничек булышырга?
Беренчедән, тыңларга. «Була торган хәл», «Уза ул, бетә ул» дип юату түгел, ә: «Мин сине тыңлыйм, синең өчен борчылам» дигән позиция мөһим. Үсмергә уй-кичерешләрен сөйләргә мөмкинлек бирергә кирәк. Төшенкелеккә бирелгән кешенең еш кына таяныр ноктасы булмый. Монда аңа үз кыйммәтләрен көчләп тагучы түгел, аңлаучы, кабул итүче кеше булу кирәк.
Икенчедән, фикер алышырга. Мәсьәлә турында ачык итеп, турыдан туры сөйләшү – нәтиҗәле ысул. Бу борчылуны да киметә. Әлеге темадан качу, авыр сораулардан куркып, аларны “күрмәү” – хәлдән чыгу юлы түгел.
Өченчедән, игътибарлы булырга. Кечкенә генә күренгән үзгәрешләрне дә санга сугарга кирәк: кәефнең кинәт төшүе; йокы, ашауның бозылуы; дуслары, хоббилары, яраткан эшләре белән кызыксынуын югалту; үз үзен тотыштагы кискен үзгәрешләр – боларның барысы да сигнал булырга мөмкин.
Дүртенчедән, өметен уятырга. Баланың көчле якларын күрсәтергә, аның уңышларын искә төшерергә, киләчәккә карата кечкенә, реаль максатлар куярга ярдәм итәргә кирәк. Үсмергә: «Син моны булдыра аласың, мин синең яныңда» дигән ышанычны тою мөһим.
Бишенчедән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә. Суицид турында фикерләр, сүзләр, куркыныч сигналлар булса, психологка, психотерапевтка яки психиатрга мөрәҗәгать итү зарур. Бу «куркыныч ярлыгы» түгел, ә вакытында ярдәм алу адымы.
Интернетта суицидка каршы аңлату эшен алып баручы активистлар да бар. Мәсәлән, «Ты победишь» дигән сәхифәдә үз-үзенә кул салу турында уйлаучыларны әлеге куркыныч адымнан баш тартырга ярдәм итәрлек мәгълүмат табып була.
Россиядә балалар һәм ата-аналар өчен 8 800 2000 122 номерлы Бердәм ышаныч телефоны эшли (шалтыратулар бушлай һәм аноним).
«Бердәмлек».
Просмотров: 240



Добавить комментарий