«Бердәмлек» газетасыннан, 15 август, 2020 ел

13973c90946edae63f67dfb848a0f3dd

шакуров нариман на 15 августаКрасный Яр районының

Кызылсу авылында

туып-үскән, хәзер Волжский районының Воскресенка

авылында яшәүче

Нариман Шәйхетдин улы Шәкүровка – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтием, бабабыз! Без сине юби­леең белән кайнар тәбрик итеп, нык сәламәтлек, күңел ты­ныч­лыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Гомер юлың якты кояш кебек булсын, џәрбер көнең куаныч, дөнья иминлеге белән тулып торсын.

Сагыш сине урап үтсен

                                     џәрчак,

Дәрт сүнмәсен йөрәк түреңдә.

Сүнми янсын бәхет

                             йолдызларың

Аяз, тыныч күңел күгендә.

Күз нурларың бирдең безнең

                                           өчен,

Йөрәк җылың булды гел

                                       юлдаш.

Шатлыгыбыз арта сиңа карап,

Без бәхетле җирдә син булгач.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәдичә, кы­зың Лилия, киявең Марат, оныкларың Айдар, Дилия.

* * *

гайзуллина на 22 августаСамара шәһәре,

Смышляевка бистәсе

Зөлфия Сәмикъ кызы

Гайзуллинага — 70 яшь!

Яраткан әниебез, әбиебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын, туачак таңнарың нурлы булсын. Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне, кеше

                                           итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Озын гомер бирсен Ходай,

                                         дибез, 

Кояш сиңа бирсен яктылык.

Барлык балаларың, оныкларың

Китерсеннәр бары яхшылык.

Иң җылы теләкләр бе­лән кызың Рушания, кия­вең Рәмис, улың Рамил, онык­ларың Гүзәл — Илдар, Әдилә.

* * *

Саяров на 15 августаПохвистнево районының

Чирмеш авылында туып-үскән, хәзер Самара шәһәре, 9нчы просекада яшәүче

Халит Хәмит улы

Сәяровка – 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә нык сә­ламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете белән, якыннарыңның җан җылысын сизеп, муллыкта яшәргә насыйп булсын иде.

Авыртмасын саның,

               сыкранмасын җаның,

Якты йөзең һаман яктырсын.

Ходай сиңа картлык

                               көннәреңдә

Рухи өмет, шатлык

                               арттырсын.

Олыгаям диеп һич кайгырма,

70 яшь ул – матур чак кына.

Балаларың, туганнарың белән

Кадерен белеп яшәр чак кына.

Әле тагын бик күп еллар

Нык типсен синең йөрәк.

Син безнең бердәнберебез,

Син безгә һәрчак кирәк.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Хәния, улың Рәшид, киленең Эльмира, оныкларың Илдар, Динә.

* * *

Халит Хәмит улы Сәяровка!

Кадерле кодабыз! Без сине юбилеең белән котлыйбыз! Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың си­не беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сер­дәшче, тугры ярдәмче булып озын-озак еллар яшәвеңне те­либез. Сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән.

Туган көнең синең котлы

                                       булсын,

Якты булсын барыр юлларың.

Һәрбер көнең торсын

                                 куанычтан,

Гел яхшыга илтсен уйларың.

Иңнәреңне кочсын

                            фәрештәләр,

Бәхет керсен шакып ишегең.

Үтсен тормыш

                   шатлык-куанычта

Язмыш белән яшә килешеп.

Изге теләкләр белән кода-кодагыең Харис, Гөлшат, Марат – Кадрия, Дамир, Камилә.

* * *

Кошки районы,

Иске Фәйзулла авылы

Мидхәт Минегали улы

Туктаровка — 80 яшь!

Кадерлебез! Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен! Балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.

Кадерлебез — акыл иясе,

Син безнең уңган кеше.

Нәрсәгә тотынсаң да,

Һәрвакыт гөрли эшең.

Барыбыз да сине

Чын күңелдән котлыйбыз.

Бәхет-шатлык, сөенеч тулы

Озын гомер телибез.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, онык­чыкларың һәм кодаларың.

* * *

табрис валиахметовКамышлы районы,

Иске Ярмәк авылы

Тәбрис Әхәт улы Вәлиәхмәтовка!

Кадерле абыебыз! Сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сәламәтлек, кайгы-хәс­рәтсез, озын гомер, бала-оныкларыңның куанычларын күреп яшәргә язсын. Фәния апа­быз белән икегезнең арагызда булган мәхәббәтегез көннән-көн артсын, бер-берегезгә булган җылы-назлы күз карашларыгыз мәңге сүнмәсен, сүрелмәсен. Аллаџыга шөкер, тормышыгыз күркәм, тату, сезнең бер-бере­гезне хөрмәт итеп бәхетле яшә­вегезгә без шатланып яшибез.

Туганлыкны саклап яшик

                                       шулай,

Бер-беребезнең хәлен

                                   белешеп.

Кайгы килсә, бергә

                               уртаклашып,

Шатлыкларны бергә бүлешеп.

Изге теләкләр белән се­ңел­кәшең Әлфирә, Фатыйх, кызлары Раилә, Руфия, Рания гаиләләре белән.

* * *

Новокуйбышевск шәһәре,

Миронов урамы

Сания Хафизулла кызы Хәйретдиновага – 70 яшь!

Кадерле әниебез, әбиебез, кодагыем! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Без сине 70 яшьлек юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа исәнлек-саулык, озын го­мер, бәхет-шатлыклар, җан ты­нычлыгы, тулы бәхет, рәхәт тормыш телибез.

Әнкәй диеп әйтер кешең булу -

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак

                                         була,

Кайгыларың булса – югала.

Без бәхетле, әни, син

                                     булганга,

Балам диеп өзелеп торганга.

Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа

Бүген, 70 яшең тулганда.

Гомерләрең, әни, озын булсын,

Имин булсын

                   дөнья-йортларың.

Беркайчан да сүрелмәсен иде

Учагыңда янган утларың.

Изге теләкләр белән кызың Раилә, улың Рамил, ки­ленең Миләүшә, оныкларың Ра­дик, Ләйсән, кодагыең Венера.

* * *

Елховка районы,

Тупли авылы

Тарихи мәчет имам-хатыйбы

Шакирт хәзрәт Шәфигулла улы Хәйруллинга – 50 яшь!

Кадерле улыбыз, тормыш иптәшем, туганыбыз! Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шат­лык­ларның иң олысын юл­лыйбыз. Якты ал таңнар, зәң­гәр күкләр синең күңелеңне һәрчак як­тыртсын, балкытып тор­сын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне кү­реп, сиңа нык исәнлек, җан тыныч­лыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет,

                             шатлыклар.

Зур бәхетләр юлдаш булсын

                                        сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет,

                                       диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Изге теләкләр белән әтиең Шәфигулла, әниең Миневәлия, тормыш иптәшең Лилия, улың Солтанхәмит, туганнарың Насыйбулла, Румия, Румил, Нурия, Минехәт, Разия апа, Хәтимулла, Илдус, Ринат, Минегали, Гүзәл, Юлия, Лилия, Фаил, Имиль, Дания, Шамил.

 

Просмотров: 1385

Комментирование запрещено