Слившиеся в любовном экстазе герои татарских сказок Шурале (Леший) и Су Анасы (Водяная) – такая фривольная картинка изображена на сувенирах, которые в числе прочих предлагают гостям города.
- В той части лавки, где представлены эти товары, у нас есть табличка «18+». Если человеку неприятно и неинтересно видеть такое, он может просто пройти мимо. Но по опыту можем сказать, что люди чаще всего надолго останавливаются именно перед этими стеллажами. Даже мусульманки в платочках не обходят эту продукцию стороной, — отмечает хозяйка сувенирного магазина.
* * *
Башкалабызда сатуга чыккан сувенирларда татар әкияте геройлары Шүрәле белән Су анасының «гыйшык-мыйшык уйнавы» сурәтләнә. Шундый рәсемле майка, сумка, блокнотларны чит ил кунаклары ябырылып ала икән. Күпләр исә канәгатьсезлеген белдерә: бөек Тукай персонажларын билдән түбән төшерергә кемнең кулы барган?
«Вечерняя Казань» газетасы «татарча Камасутра» башкаланың үзәгендә ачык сатуга чыккан, дип хәбәр итә. Әлеге сувенирлар сатыла торган кибет хуҗасы мондый товарлар урнаштырылган җирдә «18+» билгесе барлыгын билгеләп үткән. Казан — алга киткән заманча шәһәр, мондый оригиналь бүләкләргә сорау бик күп, дип тә белдергән. Шәрә күкрәкле Ана шүрәлегә ихтыяҗ зур икән.
Сувенирлар авторы, Чаллы рәссамы Данил Әхмәтшин Тукайны «яңача укыгач» шушы сурәтләрне иҗат итәргә булуын сөйләгән. Бу идея аңа 2015 елның көзендә килә. «Шәхси тормышымдагы үзгәреш һәм хис-кичерешләремә дә таянып эшләдем», — дигән ул.
Просмотров: 1094


