Около 2 тысяч человек проверили свои знания татарского в рамках акции «Татарча диктант».
По словам директора Высшей школы татаристики и тюркологии имени Г. Тукая КФУ Альфии Юсуповой, более половины участников показали хорошие знания языка.
«В таких масштабах акция была проведена второй раз. В диктанте приняли участие почти 2 тысячи человек. Примерно 50 участников из Москвы и Санкт-Петербурга, 10 – 15 – из Волгограда, Екатеринбурга. 50 участников – из Казахстана, а также наши соотечественники из Германии, Канады, Арабских Эмиратов, Украины, Чехии, Азербайджана проверили свои знания татарского языка», – рассказала Альфия Юсупова на пресс-конференции в ИА «Татар-информ».
По ее словам, всего принято около 2 тысяч работ, из них 300 – в бумажном варианте, остальные – в электронном варианте в Интернете. Работу участников на протяжении двух недель тщательно проверяли доктора и кандидаты наук Высшей школы татаристики и тюркологии имени Г. Тукая Института филологии и межкультурной коммуникации.
«Текст диктанта достаточно сложный, состоял из 369 слов. Текст был непростым и в плане пунктуации. Результаты обрадовали: 580 человек, то есть 29 процентов, написали его на “5”, 540 человек, 27 процентов, – на “4”. Больше половины участников показали, что знают татарский язык хорошо. Есть и тройки, и двойки. Надеемся, что в будущем они подтянут свои знания и добьются хороших результатов», – отметила Альфия Юсупова.
25 октября в Казани, в различных регионах России и за рубежом прошла акция «Татарча диктант». Организаторы диктанта предложили написать отрывок из произведения Аяза Гилязова «В пятницу вечером» («Жомга кон кич белэн»).
* * *
“Татар-информ” матбугат үзәгендә “Татарча диктант” нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова сүзләренчә, катнашучыларның яртысыннан артыгы татар телен яхшы белүен күрсәткән.
“Әлеге акция икенче тапкыр зур күләмдә үткәрелде. “Татарча диктант” язуда 2017 елда 2 меңгә якын кеше катнашты. Россия буенча Мәскәүдә, Санкт-Петербургта — 50ләп, Волгоградта, Екатеринбургта – 10-15ләп кеше язды. Чит илдә, ягъни Казахстаннан – 50, шулай ук Германия, Канада, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗаннан күп милләттәшебез катнашып, үзләренең татар теле өлкәсендәге белемнәрен сынады”, — дип сөйләде Әлфия Йосыпова.
Аның әйтүенчә, барлыгы 2 мең эш кабул ителгән, аларның 300е — кәгазь вариантта, калганы интернет аша килгән. Язма эшләрне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе фән докторлары, фән кандидатлары ике атна тирәсе җентекләп тикшергән.
“Диктант тексты шактый катлаулы, 369 сүздән тора иде. Пунктуация ягыннан да авыр текст сайланды. Шулай да нәтиҗәләр шатланырлык: 580 кеше, ягъни 29 процент – «5»ле билгесенә, 540 кеше, ягъни 27 процент диктантны “4”ле билгесенә язган. Катнашучыларның яртысыннан артыгы татар телен яхшы белүен күрсәтте. “3”ле һәм “2”ле билгесенә язучылар да бар. Киләчәктә бу катнашучылар белемнәрен тагын да арттырып, алдагы елда да яхшы нәтиҗәләргә ирешерләр дип уйлыйбыз”, — дип белдерде Әлфия Йосыпова.
Исегезгә төшерәбез, 25 октябрьдә Казанда, Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә “Татарча диктант” дип аталган акция үтте. Мәгълүм булганча, текст Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәреннән алынган иде.
«Татар-информ» агентлыгы татарча диктант билгеләре сайтка кертелде дип хәбәр иткән иде.
КОНТЕКСТ:
“Татарча диктант”ның бөтен дөнья буенча гомуми нәтиҗәләре билгеле / Стали известны общие результаты «Татарского диктанта» по всему миру
Просмотров: 1236


