10 март иртәсендә без, Гали авылының “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, сәфәргә чыктык. Көн салкын булуына карамастан, күңелләр күтәренке иде. Без бүген “Самар татарлары” журналының 5 еллыгын бәйрәм итәргә Самарага барабыз!
Әле 17 февральдә, Гали авылында узган “Халкым минем” фестивалендә, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс әфәнде Шәкүров безгә чакыру кәгазьләре калдырган иде. Ә ничек бару турында сүз чыккач, Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев: ”Машина булыр, ул хакта кайгырмагыз”, — дип тынычландырды. Нәкъ шулай булды да. Безне җилдертеп Самарага алып баручы җайлы, җылы машинаны Камил Исхаков бирде.
Шуны әйтергә онытканбыз бит әле: Камил Бәкер улы күптән түгел генә районыбызның “Туган тел” татар оешмасы җитәкчесе итеп сайланды. Киң күңелле, юмарт, сабыр егет ул. Мәчетләр төзетте. Анда дини бәйрәмнәр оештыра, авылда уздырылган барлык чараларда да актив катнаша. Оешманың эшен дә уңышлы алып барыр, дип өметләнәбез.
Самарага барып җиткәч, Җәмигъ мәчетенә кереп, өйлә намазын укыдык. “Заря” мәдәният сараена килеп кергәндә, халык җыела башлаган иде инде. Күп тә үтмәде, зал шыгрым тулды. Мәртәбәле кунаклар да күп иде. Бәйрәм бик матур итеп башланып китте — тәбрикләүләр, рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Венера Ганиеваның, Рөстәм Асаевның, “Сорнай” ансамбле, “Яктылык” мәктәбе балаларының һәм башка катнашучыларның чыгышларын рәхәтләнеп карап, ял итеп утырдык.
“Самара татарлары” журналы 5 ел буе бастырылып килә. Бай эчтәлекле, матур итеп эшләнгән журналда татарлар тормышы, көнкүреше турында нинди генә мәгълүмат юк! Аны бар итүгә күпме кеше көч куя икән! Без хәйран калып утырдык. Ә бит чыгымнарын Ильяс Гомәр улы Шәкүров һәм аның гаиләсе, туганнары гына күтәрә! Халкын сөйгән, туган теле югалмасын, татар халкы яшәсен дигән теләктә эшләнгән риясыз хезмәте бит ул аның! Хөрмәтле Ильяс Гомәр улы Шәкүровка Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре ирешсен, кылган изге гамәлләренең игелеген күреп яшәсен, уйланган уйлары тормышка ашсын, яхшы эшләре дәвамлы булсын дигән теләкләребезне җиткерәбез.
Без бу бәйрәмне бик ошаттык. Юл буена фикерләр, тойгылар белән уртаклашып кайта-кайта, авылга җиткәнебезне дә сизмәдек. Шофер егет бик ипле кеше булып чыкты. Камил Бәкер улы Исхаковка бу бүләге өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне әйтәбез. Ул безне 8 Март бәйрәме белән котлап, мул табын да оештырган иде бит әле. Камилгә саулык-сәламәтлек, барлык эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телибез. Алдагы көннәрдә дә аның халкы өчен кылган гамәлләре төрле һәм уңышлы булсын иде. Амин.
“Ак калфак” оешмасы әгъзалары исеменнән Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА.
КОНТЕКСТ:
«Самар татарлары» журналы 5 еллык юбилеен бәйрәм итте (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
* * *
«Самар татарлары» журналының 5 еллык юбилеена багышланган бәйрәм кичәсе узды (2НЧЕ ФОТОРЕПОРТАЖ)
* * *
«Самара татарлары» журналы 5 еллык тәүге юбилеен бәйрәм итте (1НЧЕ ФОТОРЕПОРТАЖ)
* * *
«Самар татарлары» журналы коллективына!
* * *
В сети появилось ВИДЕО, посвященное 5-летию журнала «Самар татарлары»
Просмотров: 1205