“Бердәмлек” редакциясе “Яңа ел табынына — үзенчәлекле сый” дип аталган бәйге игълан итә

146457_PhotoNewsБарыбызның да көтеп алган, яраткан бәйрәме Яңа ел якынлашып килә. Хуҗабикәләр та­бынга нинди сый-хөрмәт әзерләүләре турында уйланып, салатлар, тортлар рецептлары эзли башлаганнардыр инде. Ә “Бер­дәмлек” редакциясе “Яңа ел табынына — үзенчәлекле сый” дип аталган бәйге игълан итә.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бәлки гаиләгездә буыннан-буынга тапшырылып килгән сирәк рецептлар бардыр, бәл­ки барысына да таныш  салатларны үзенчәлеклерәк итеп ясыйсыздыр. Бәйгегә әнә шундый рецептларны көтеп калабыз. Фотосын куйсагыз, бигрәк тә яхшы. Шулай ук үзегезнең фотосурәтне, телефон номерыгызны да язып, хәбәрләрегезне berdem@bk.ru электрон поч­тасына яисә редакция адресына (443009, Самара шәһәре, Воронежская урамы, 9, оф. 305) җибәрә аласыз. Иң шәп, оригиналь рецептларны һәм алар­ның хуҗаларының фотосурәтләрен газета битләрендә урнаштырачакбыз.

 

«Бердәмлек» редакциясе.

Просмотров: 1124

Комментирование запрещено