Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының уңышлары турында “Бердәмлек” газетасы даими язып тора. Шушы көннәрдә тагын бер шатлыклы хәбәр килеп иреште: алты укучы — Ләйсән Мөхетдинова, Гүзәлия Шәкүрова, Наилә Газизова, Алсу Гыйматдинова, Айдана Сыргак кызы һәм Ләйсән Зарипова мәктәпне алтын медальләргә тәмамлау бәхетенә ирешкәннәр. Быелгы чыгарылыш сыйныфы укучылары барысы да диярлек, Бердәм дәүләт имтиханнарында күп баллар җыеп, югары уку йортларының бюджет урыннарына укырга кергәннәр. Шушы көннәрдә алар шатлыклары белән уртаклашырга дип, мәктәпкә, укытучылары янына килделәр.
Инде студент исеменә лаек булган яктылыклылар җыелган арада без мәктәп директоры Радик Газизов белән сөйләшеп алдык.
- Укучыларыбызның уңышлары — безнең уртак горурлык ул. Бу “Яктылык” мәктәбендә сыйфатлы белем бирелүен тагын бер кат исбатлый. Биредә халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, йолаларын, татар телен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Шулай да, укыту сыйфаты югары дәрәҗәдә булмаса, ата-ана баласын безгә китерер иде микән? Юк, әлбәттә. Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегендә булган «Яктылык» укучылары Бердәм дәүләт имтиханнары буенча алдынгылар сафында. Мәсәлән, быел җәмгыять фәненнән — 96, математикадан 84 балл җыючылар булды. Бу Самарада гына түгел, өлкә буенча да бик яхшы күрсәткеч, — дип сөйләде Радик Рәфгать улы.
Аның сүзләре белән ата-аналар, әби-бабайлар да килеште. “Оныгым Сәет-Әкрәмне, татар мохитында үссен дип, “Яктылык”ка укырга биргән идек. Моңа бер генә дә үкенмәдек. Биредә өйдәге кебек җылы атмосфера хөкем сөрә, укучылар, ата-аналар һәм укытучылар бер гаиләдәй, дус-тату яшиләр. “Яктылык”та уку — зур бәхет ул. Сәет-Әкрәм мәктәпне тәмамласа да, укытучылар белән хушлашмыйбыз, сеңлесе Халисә дә биредә укый бит әле. Быел ул 8нче сыйныфка күчте”, — дип сөйләде Нурания Феоткулова.
Бу вакытта балалар беренче укытучылары Галия Тупасова, өлкән сыйныфларда аларның сыйныф җитәкчесе булган Изидә Хуҗина белән шатлыкларын уртаклашалар иде.
Гүзәлия Шәкүрова балачактан үзенә кызыклы, тормышның төрле сфераларын үз эченә алган һөнәр сайларга хыялланган. “Офиста утырып, көн саен бертөрле эш эшлисем килми. Шуңа да Самара дәүләт университетының Халыкара мөнәсәбәтләр факультетын сайладым. Анда юриспруденция, тарих, экономика фәннәре нигезләрен, берничә чит ил телләрен өйрәнәләр. Бу киләчәктә бик күп һөнәрләр буенча эшләргә мөмкинлек бирә: сәясәтче, юрист, тәрҗемәче, тарих яисә чит ил телләре укытучысы… Телисең икән, үз эшеңне булдырып, эшмәкәрлек белән шөгыльлән”, — дип сөйләде ул.
Уртанчы сыйныфларда укыганда ук математика белән мавыгып киткән Наилә Газизова Самара дәүләт университетының гамәли математика һәм информатика факультетына кергән. “Алгебра һәм геометрия минем иң яраткан дәресләрем иде. Монда укытучым Лилия Әбсәләмованың өлеше зурдан. Графиклар төзү, теоремалар дәлилләү, мәсьәләләр чишү кемдәдер кыенлык тудырса, минем өчен бу мавыктыргыч бер уен кебек. Әлбәттә, башка фәннәрне дә тырышып өйрәндем.
Уку елы әйләнәсендә төрле курсларга йөрергә дә вакыт таптым. Самара дәүләт университеты уздырган олимпиадада катнашып, җиңү яулаган идем. Бу укырга кергәндә миңа өстәмә 3 балл бирде. Әлбәттә, үзем теләгән факультетка укырга керүемә шатмын. Аны тәмамлагач, программист, мобиль кушымталар чыгаручы, мәгълүмати технологияләр белгече һәм башка профильле һөнәрләр буенча эшли алачакмын”, — ди Наилә.
Ләйсән Мөхетдинова язуларын берничә уку йортына биргән булган һәм Бердәм дәүләт имтиханнарында җыйган баллары буенча (240 балл) аларның барысына да үтә алган. “Әти-әни укытучы һөнәрен сайларга киңәш иткән иделәр. Бераз уйлаганнан соң, үзем теләгән Самара дәүләт экономика университетының юридик факультетына барырга булдым”, — дип уртаклашты Ләйсән.
Ә менә Әлсинә Дәүләтбаева, киресенчә, әнисе Фәүзия (ул “Яктылык”та озынайтылган көн группасы тәрбиячесе) эзеннән китеп, укытучы һөнәрен сайлаган. “Укуымны “дүрт”ле һәм “биш”ле тамгаларына гына тәмамладым. Мәктәп тормышында, төрле олимпиадаларда актив катнашып, күптөрле дипломнарга ия булдым. Шуңа миңа Самара дәүләт социаль-педагогия университетына керү өчен юллама (целевое направление) бирделәр. Үзем сайлаган “Башлангыч белем һәм дәрестән тыш эшчәнлек” факультетының бюджет бүлегенә кердем. Юллама буенча булгач, эшкә “Яктылык” мәктәбенә кайтып, өч ел эшләргә тиеш булам. Мин моңа бик шат, — дип уртаклашты Әлсинә.
Алсу Гыйматдинованың да киләчәккә планнары билгеле. Әтисе Рамил һөнәре буенча төзүче, шәхси фирмасы да бар икән. Алсу да, Самара дәүләт техник университетының “Уникаль биналар һәм корылмалар төзелеше” факультетын тәмамлаганнан соң, әтисе белән эшләргә җыена.
Илнур Исхаков исә Самара дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кергән. Булачак һөнәре шәһәр мохитына бер дә туры килми — зоотехник.
- Кулында дипломы булган кеше югалмый ул, — дип елмая Илнур. — Әтиемнең бертуган абыйсы да шул ук уку йортын тәмамлаган иде. Әле студент вакытында ук Даниядә стажировкада булып, тәҗрибә туплап кайтты. Бүген сөт продукциясе җитештерүче зур бер компаниянең Самара бүлегендә эшли. Бәлки мин дә, уку йортын тәмамлагач, аның янына урнашырмын.
Айдана Сыргак кызы табиб булырга хыялланган. Тик, баллары аз гына җитмичә, дәвалау факультетына үтә алмаган. “Язуларымны Самара медицина университетының фармацевтика факультетына да тапшырган идем, анда бюджет бүлегенә үтә алдым. Яхшы билгеләргә укысам, икенче курстан үзем теләгән дәвалау факультетына күчеп була, диделәр”, — дип сөйләде Айдана.
Ислам Кәлимуллин булачак һөнәрен компьютерлар белән бәйли. “Самара дәүләт техника университетында системалы анализны өйрәнәчәкмен. Бу бүген иң кирәкле юнәлешләрнең берсе. Киләчәктә инженер-программист, система аналитигы, мәгълүмат технологияләре белгече булып эшләргә мөмкин булачак”, — дип уртаклашты ул. Ә иптәшләре Сәет-Әкрәм Феоткулов һәм Рөстәм Фәхретдинов “Мәгълүмат куркынычсызлыгы” факультетын сайлаганнар. “Бердәм дәүләт имтиханнарына уку елы башыннан ук әзерләнә башладым. Әлбәттә, бераз каушатты. Документларымны берничә уку йортына тапшырган идем. Нәтиҗәдә, Самара дәүләт техника университетына барырга булдым”, — дип сөйләде Сәет-Әкрәм. Ә Рөстәм Идел буе телекоммуникация һәм информатика дәүләт университетын сайлаган. Аның үзе теләгән җиргә укырга керә алуына бабасы Солтангали Нуруллин бер дә шикләнмәгән. “Язуларын берничә уку йортына тапшырган иде. Баллары күп булгач, барысыннан да шалтыратып, Рөстәмне үзләренә укырга чакырдылар. Бердәм дәүләт имтиханнарының уңай яклары да бар икән. Безнең заманда бер генә уку йортын сайларга була иде. Керү имтиханнарын уңышлы тапшырсаң — укырга керәсең, юк икән — тагын бер ел көтә идең”, — дип сөйләде ул.
Балалар, укытучылар, ата-аналар әнә шулай озак сөйләшеп утырдылар. Саубуллашу мизгеле барысы өчен дә авыр булды.
Алтын медаль алучы балаларны истәлеккә фотога төшерергә дигәч тә, Изидә апалары чын аналарча борчылды: “Балаларымнан аерыласым килми. Минем өчен алар барысы да бертигез, иң акыллыларым, иң тырышларым, иң газизләрем. Кызганыч, бүген барысы да очрашуга килә алмады. Килгәннәре фотосурәттә бергә булсыннар, аерым-аерым төшермәгез”, — дип соралды ул. Ә күзләрендә аерылышу сагышы иде. Нишләтәсең бит, укытучы язмышы шундый: бер балаңны озатасың, икенчесен каршы аласың… Яңа уку елы башлануга санаулы көннәр генә калып бара. Тиздән, бик тиздән “Яктылык” мәктәбе кабат балалар тавышына күмелер, аерылышу ачысын күрешүләр, яңа ачышлар, татлы мизгелләр алыштырыр…
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1079