Нәрсә соң ул мәхәббәт?

iГомер буе кеше уйлый:
Мәхәббәт ни була ул?
Берәүләр өчен мәхәббәт -
Таң атканчы утыру.

Ә икенчеләр өчен бит ул -
Сөйкемле матур йөзләр,
Елмаеп торган иреннәр,
Күзгә караган күзләр.

Өченчеләр мәхәббәтне
Таба үз гаиләсендә.
Күпчелекләр баш вата -
Менә шундый тамаша.

Һәр кеше үзенчә аңлый…
Эх, мәхәббәт шәп нәрсә!
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Бу дөньяда ләбаса.
       

Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

Просмотров: 1268

Один комментарий

  1. Рәхмәт сезгә минем шигри юлларымны бастырып чыгарганга. Шулай ук аларны укучыларга рәхмәтләремне белдерәсем килә. Чын күңелдән зур рәхмәтләр.