
Күпчелек катнашучылар урта һәм олы яшьтәге, гомер буе тәҗрибә туплаган, остазлар иде. Ә Денис авылының дәрәҗәсен аклауны яшьләргә ышандырдылар, алар бит — безнең ышанычыбыз да, киләчәгебез дә. Команданың капитаны Рәсих улы Алмаз Нуртдинов — математика укытучысы, шахмат түгәрәгенең җитәкчесе, үзе дә беренче урынны яулады, командасы да җиңүче дип танылды. 11нче сыйныф укучысы Сарыймова Алсу — укытучы абыйсының комадасында беренче, ә үзе генә 2 урын алды. Беренче урынны да читләргә бирмәделәр, аны 9 сыйныф укучысы Вәлиева Кәмилә яулады. Шулай итеп, денислеләр — тагын җиңүчеләр. Укытырга да, укырга да, физкультура һәм спорт белән шөгельләнергә дә, төрле бәйге-конкурсларда, фән олимпиадаларында җиңәргә дә өлгерәләр. Кыскасы, афәрин!
Рөстәм НУРТДИНОВ, Денис авылының беренче категорияле физкультура укытучысы.
Шенталы районы.
Просмотров: 1256
С победой, вас!
Тэбриклимэн жинучэлярнэ !!!