Күптән түгел ТР Дәүләт Шурасы хокук һәм кануннар комитеты рәисе Шакир Яһүдин: «Татарстан Конституциясендә үзгәрешләр көтелә», – дип белдерде. Сүз нәрсә турында бара?
2015нче елда Татарстан Президентының 5 еллык эшләү вакыты тәмамлана һәм 2010нчы елда Русия Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән «Президент атамасы» турындагы канунны Татарстан үтәргә тиеш булачак. Бу канун РФ Конституциясен һәм ТР Конституциясен, 2007нче елгы Русия һәм Татарстан арасында «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында» Шартнамәне тупас рәвештә боза. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы – Дәүләт. Мондый билгеләмә Русия Конституциясенең 5нче маддәсенең 2нче өлешендә канунлаштырылган: Республиканың (дәүләтнең) үз Конституциясе һәм кануннары була». Берничә ел дәвамында Татарстан җитәкчелеге Президент атамасын яклар өчен бернәрсә дә эшләмәде. Әмма июль башында кинәт кенә җәмәгатьчелектә шау-шу тудырган берничә белдерү яңгырады.
Беренчедән, Бөтендөнья Татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров «уянды». Ул Бизнес-онлайн электрон гәҗитенә 2нче июльдә биргән интервьюсында Президент атамасын саклап калу турында болай диде: «Считаю, его должен отстаивать весь многонациональный народ Татарстана. Давайте вместе, рука об руку, убедим Путина, что название «президент» у нас в Татарстане надо оставить».
Закировның белдерүеннән соң озак вакыт та үтми, 8нче июль көнне, Татарстан Республикасының Дәүләт Шурасы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Шурасының 4нче чакырылышын тәмамлау утырышын үткәрде.
Утырыштан соң матбугат конференциясендә журналистларның сорауларына җавап биргәндә Президент атамасы хакында да фикерен җиткерде: «Безнең фикеребезчә, Дәүләт Думасы ул канунны үз вәкаләтләреннән чыгып кабул итте. Бу бит инде билгеле. Русия Конституциясе буенча субъектлар хакимиятнең төзелешен, парламент һәм хакимият җитәкчеләренең исемнәрен үзләре хәл итә. Нигә без ирекле рәвештә Президент атамасыннан баш тартырга тиеш әле?» – диде ул, президент атамасын саклап калу хакында дәүләтара аңлашу эшләренең дәвам итәчәгенә ишарәләп. Шул ук вакытта Мөхәммәтшин Татарстанның «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында» Шартнамәсе булган бердәнбер субъект икәнен искә төшерде. «Минемчә, бу мәсьәлә (президент атамасын саклап калу) Федераль үзәк белән алдагы сөйләшүләр эше. Бу минем фикер», – диде ул.
Әлбәттә, милләтебез өчен шактый борчылучы БТК рәисе Ринат Закировның һәм Татарстан Дәүләт Шурасы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстанда президент атамасын яклап сүз әйтүләре шатландыра һәм аны саклап кала алырбыз дигән өмет уята. Шул ук вакытта аларның әйткән белдерүләренең ихласлыгына шик тә туа. Чөнки Татарстан Республикасы җитәкчесенең атамасы турында сөйләшүләр, бәхәсләр инде 2010нчы елдан бирле бара. Татар милли хәрәкәте инде 4 ел Татарстанда президент атамасын яклап, дистәләгән урам чаралары – митинг һәм пикетлар, флешмоблар, конференцияләр, җыеннар оештырды, РФ Президентына, Дәүләт Думасына хатлар җибәрде, милли матбугатта бу хакта язды. Мисал өчен, күп халык җыелган чаралардан 2014нче елның 21нче мартында үткәрелгән митингны искә алып була. Татарстан Дәүләт Шурасы бу митингларга игътибар бирмәде. 2010нчы елда президент атамасын бетерергә кушкан канун кабул ителгәннән бирле 4 ел вакыт үтте. Шул дүрт ел вакыт эчендә аның турында уйланмаганнармы икән безнең түрәләр? Татар милли хәрәкәте мәйданнарга чыгып, президент атамасын яклаган вакытта ник бер сүз дәшмәде алар?
Әйтик, Ринат Закиров «интеллектуаль юл» белән барырга тәкъдим итте интервьюсында. Тик акыл өйрәтү ул бер эш, ә менә нәрсәдер эшләү икенче мәсьәлә. 2012нче елда узган Бөтендөнья Татар Конгрессының 5нче Корылтаенда нигә бу мәсьәлә күтәрелмәде? Үзләренең күтәрергә кыюлыгы җитмәсә, нигә татар милли хәрәкәте вәкилләрен Корылтайга якын да китермәделәр? Русиядәге республикаларны Президент атамасыннан баш тартырга мәҗбүр итүче канун кабул ителгәннән соң 4 ел вакыт эчендә нигә Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт Шурасы ул канунны Русиянең Конституцион мәхкәмәсенә биреп, Русия Конституциясенә каршы килүче канун буларак тануны сорап язмады? Вакытлары байтак иде. Бу вакытта Русиянең Конституцион мәхкәмәсенә генә түгел, Гаага шәһәрендәге Халыкара мәхкәмәгә дә барып җитәргә була иде. Шул уңайдан сорау туа, «Нишләп соң әле менә хәзер ниндидер җанлану башланды?» Канун бит инде 2015нче елның башында үз көченә керәчәк. Сабантуйдан Сабантуйга йөри торгач, милли проблемаларның барлыгы турында оныткан, ахры, депутатларыбыз. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның кинәт кенә сәясәткә кереп, президент атамасын яклавы мине чынлап гаҗәпләндерде. Соңгы елларда федераль үзәк кушуы буенча тыныч тормыш белән яшәүче Татарстанның Дәүләт Шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшинның «Дәүләт Думасы үз вәкаләтләреннән чыгып ул канунны (президент исемен алыштыру турында. – ред.) кабул итте» – дип белдерүе бүген шулай ук гадәти булмаган хәл кебек. Моның сере нәрсәдә икән? Әллә инде милләтебез уяна башладымы? Татар мәнфәгатьләре турында «онытып» җибәргән түрәләребез халкыбызның һәм республикабызның мәнфәгатьләре өчен, ниһаять, көрәшә башладымы? Белмим. Тик моңа кадәр әллә ни маташтырмагач, моңа ышануы авыр.
Әле бит шунысы да бар, соңгы елларда татар милли хәрәкәтенә басым көчәйде һәм бүген бик актив дәвам итә. Әгәр дә Татарстан түрәләре милләт мәнфәгатьләрен кайгырта дип фараз итсәк, нигә Татар милли хәрәкәте оешмаларын: «Азатлык», «Татар Иҗтимагый Үзәге», «Шәрык клубы»н Татар милли йортыннан куарга кирәк иде? Нигә хәзер уйлап чыгарылган сәбәпләр белән милли хәрәкәт активистларын дистәләгән меңлек административ штрафка тартырга? Нигә милләтебез өчен күп хезмәт куйган Фәүзия Бәйрәмовага карата җинаять эше ачып, аны җәфалыйлар? Гади мантыйк белән караганда, милли мәнфәгатьләрне яклыйм дисәң, нигә милли хәрәкәтне шулкадәр таптау кирәк?
Миңа калса, шундый сәяси белдерүләр ясарга мәҗбүр иткән кешеләрнең активлык сәбәбен башка яктан эзләргә кирәктер. Тиздән Дәүләт Шурасына сайлаулар булачак. Ә төгәлрәк әйткәндә, 2014нче елның 14нче сентябрендә без республикабыз парламентына депутатлар сайларга барачакбыз. Шуңа бәйле түгелме икән әлеге бер дә көтелмәгән белдерүләр?! Сайлаулар алдыннан актив эшчәнлек кыяфәте ясау вә аны күрсәтү, халык алдында милләт һәм республика мәнфәгатьләрен яклаучылар булып күренергә теләү түгелме икән? Бу илдә, гадәттә, сайлаулар алдыннан гына халык турында искә төшерәләр һәм нибары сайлаулар алдыннан гына сайланырга ниятләүчеләр халыкка вәгъдәләр, ә кайчагында чын мәгънәсендә «тамаша»лар куя башлый. Демократиясе булыр-булмас Русия сыман илләрдә, «сайлаулар» дип аталучы уеннар үткәрергә бик яраталар. Ул уеннар вакытында, бераз «сүз иреге» булдырырга, гадәти тормышта күрмәмешкә салышкан төрле проблемаларны күтәрергә, сөйләшергә югарыдан фатиха бирелә. Шуларны белә торып һәм аңлап, нигәдер, Татарстанда зур кеше дип саналган Фәрит Мөхәммәтшинның сайлаулар алдыннан яңгыраган президент атамасын саклау турындагы белдерүеннән соң, күп кенә милләттәшләребездә, президент атамасын саклап калырбыз, дигән фикер уянды. Тик мин нәтиҗәләр ясарга һәм сайлаулар алдыннан ясалган белдерүләргә алдан сөенеп куймаска чакырыр идем. Төп мәсьәлә башкада.
14нче сентябрь көнне сайланачак яңа парламент Татарстан президенты атамасын яклармы? Федераль үзәкнең басымына каршы тора алырмы? Яки баш иеп, тыныч кына, Татарстан Конституциясен яңадан үзгәртерме?
Татарстанда Президент атамасын саклау – бик мөһим мәсьәлә. Безгә бердәмлегебезне күрсәтү дөрес булыр. Бер яктан караганда, халыкның 90нчы еллардагы зур өметләрен акламаган, бүген үзен Татарстанның сәяси-икътисади «элитасы» дип санаган һәм аны җитәкләүче президентны яклау дөрес тә түгел кебек. Тик шулай да без конкрет бер шәхесне түгел, ә дәүләт институтын яклыйбыз. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка сорауларыбыз да юк түгел. Икътисад ягын күбрәк караучы Президентыбыз милли вә дини сораулар өлкәсен үзенең ярдәмчеләре хозурына калдырды бугай. Татар мәктәпләренең ябылуы, гомумән, милләтебезнең күп кенә проблемалары чишелмәве, милли хәрәкәт активистларына басым ясалу, мөселманнарга карата гаделсезлекләр кылу – президентның йә белмәве, яисә белеп тә дәшмәве аркасында җәмгыятебездә сораулар һәм президентны аңламау хисе тудыра. Әмма Миңнехановның яхшы яклары да булмады түгел. Моны танырга кирәк. Әйтик, Татарстан Президенты буларак Миңнехановның мәчетләргә, Болгарга барып намазлар укуы, президент артыннан калырга теләмәгән башка чиновникларны үзе артыннан ияртүе, боларны матбугатта киң яктырту көчле адымнар иде. Татар телен яклаган интервьюлары да булды. Һәм шунысы бик мөһим, РФнең бөтен республикалары җитәкчеләре тиз арада президент атамасыннан баш тарткан вакытта, Миңнеханов алар артыннан иярергә ашыкмады. Бер интервьюсында ул: «Әлеге исем (президент атамасы турында. – авт.) Татарстан Конституциясе тарафыннан кабул ителгән. Мин шул исемгә ант иттем, шуңа ул миңа ошый», – дип белдерде. Мин беркайчан да дәүләткә яраклашмадым, әмма кешенең башкарган эшләрен, әйткән сүзләрен объектив бәяләргә кирәк дип саныйм. Кабат искәртәм, беренче чиратта без президент булган шәхесне түгел, ә республикабызның җитәкчесе исемен яклыйбыз. Президент атамасы – соңгы чик. Аннары республика статусы гына кала. Билгеле, Кырым Республикасын Русиягә кабул иткәннән соң, республикаларны губерналаштыру соравын күтәрү җиңел булмас. Чөнки бу илнең бербөтенлегенә куркыныч тудыра. Әмма, шуңа карамастан, күптән түгел Дәүләт Думасының ЛДПР фиркасе депутаты Михаил Дегтярев, Русиянең бүгенге байрагын «имперка»га алыштырырга (янәсе, Русия Империясе байрагы, бүгенге көндә әлеге байрак актив рәвештә «Урыс маршларында» һәм һәртөрле неонацистлар тарафыннан кулланыла. – авт.), Русия субъектларын «губерния» һәм «уезд»ларга бүләргә, дигән тәкъдим кертте. Шундый тәкъдимнәр ясаучылар да, алардан «өстә»рәк булучылар да, Татарстанда президент атамасының бетерелүен күрсәләр: «Әһә, татарлар дәшмәде, якламады, димәк, республика статусын алыштыруны да «йотарлар», – дип уйларга мөмкин. Ул фикер аларда ныгып, хәлебез тагын да кискен рәвештә начар якка авышуы бар.
Нәрсә эшли алабыз соң? Билгеле, бүген бу илдә демократик юл белән көрәш ысулларын чикләделәр. Тик шулай да, бу демократик юл белән үз хокукларыбыз өчен көрәш мөмкин түгел икәнен аңлатмый. Җебеп төшмик. Күпләребезнең интернет куллану мөмкинлеге бар. РФ президенты исеменә, РФнең Дәүләт Думасына, Татарстан Президенты һәм ТРның Дәүләт Шурасына Татарстан президенты атамасын яклап, калдыруны таләп итеп хатлар вә мөрәҗәгатьләр җибәреп була. Шул мәсьәлә буенча меңләгән хатлар килсә, ким дигәндә, «Татарлар битараф түгел, алар президент атамасын бетерүгә каршы», дигән фикерне күрерләр.
Адреслар: http://www.kremlin.ru – РФ Президентының сәхифәсе.
http://www.duma.gov.ru – РФ Дәүләт Думасы сәхифәсе.
http://president.tatarstan.ru – Татарстан президенты сәхифәсе.
http://www.gossov.tatarstan.ru – Татарстанның Дәүләт Шурасы сәхифәсе.
Татар милли хәрәкәте оешмалары даими рәвештә рөхсәт алып, милли хокукларыбызны, шул исәптән президент атамасын яклап, урам җыеннары оештыра. Ул чараларда катнашу дөрес булыр.
Ахыр чиктә, мәгълүмат тарату дөрес булыр иде. Бу гәҗиттә күтәрелгән теманы дусларыгыз, күрше-туганнарыгызга укырга ОНЫТМАГЫЗ! Бу эш тә зур файда булыр иде!
Наил НӘБИУЛЛИН.
«Безнең гәҗит».
Просмотров: 1110