Ваһапов фестивале тәкьдим итә: «Яңа татар җыры»

news_28920Үзизоляция — иҗат өчен менә дигән вакыт. Рәшит Ваһапов фестивале җыр авторларын, аранжировщикларны «Яңа татар җыры» конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурста 3 номинация каралган:

«Иң яхшы татар җыры»

«Иң яхшы балалар җыры»

«Иң яхшы аранжировка»  

Гомуми приз фонды — 1 миллион 300 сум! 

Конкурс Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла!  

Гаризалар 2020нче елның 15нче июленә хәтле кабул ителә. Иң яхшы дип табылган әсәрләрнең авторлары икенче турга — 2020нче елның сентябрендә Казанда узачак тыңлауларга чакырылачак.  

Бу — милли эстрадада яңа сүз, яңа тарих, бу ЯҢА ТАТАР ҖЫРЫ булачак!   Конкурста катнашу тәртибе һәм башка мәгълүматны ВКонтакте рәсмитөркемендә таба аласыз!   

matbugat.ru

Просмотров: 840

Комментирование запрещено