«Хозур» нәшрият йортында «Намаз уку тәртибе» китабы чыкты

AI3I5378Әлеге басмада тәһарәт алу һәм намаз уку тәртибе рәсемнәр белән күрсәтеп аңлатыла. 

Татарстан Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Намаз уку тәртибе» китабын бастырды.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә әйткәнчә, намаз уку гына түгел, аны укырга өйрәтү дә олуг гыйбадәттер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә бер хәдисендә: «Кыямәт көнендә иң беренче соралачак нәрсә — намаз», — дип әйтеп калдырган.

«Җиңелчә аңлатылган, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртибен рәсемнәр белән күрсәтеп ясалган әлеге китап сезнең шушы гыйбадәтне үти башлауда зур ярдәмлек булыр, дип өметләнеп калабыз», — ди хәзрәт.

Китапны «Хозур» нәшрият йорты кибетләрендә һәм huzurshop.ru (http://huzurshop.ru/) интернет-кибетендә сатып алырга мөмкин.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 926

Комментирование запрещено