Депутат Госдумы от РТ предложил использовать игровые практики в преподавании татарского языка.
Для повышения интереса детей к изучению родных языков, в том числе и татарского, необходимо менять подходы к преподаванию этого предмета. Основной упор следует делать на игровые методики обучения. Такое мнение в интервью ИА «Татар-информ» высказал депутат Госдумы от Татарстана Ильдар Гильмутдинов.
«Нам нужно новое поколение учебников и пособий, особенно для начальных классов. Они должны быть интересными, детей не надо с первого класса погружать в трудную грамматику. Даже у нас в свое время грамматика начиналась только в четвертом классе. Детей нужно завлечь, их нужно заинтересовать через разные форматы. Нам нужен именно такой подход», — объяснил Гильмутдинов.
Он добавил, что на федеральном уровне, в Минпросвещения РФ, уже подготовлена концепция развития и сохранения родных языков. Теперь аналогичные дорожные карты необходимо создать и регионам — это позволит понять, в каком направлении будет развиваться данная сфера в ближайшие годы.
***
Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат фикеренчә, белем бирүдә уен методикасына басым ясау зарур.
Балаларның туган телләрне, шул исәптән татар телен өйрәнүенә карата кызыксынуын арттыру өчен әлеге предметны өйрәтү алымнарын үзгәртергә кирәк. Белем бирүдә уен методикасына басым ясау зарур.
Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде.
«Безгә дәреслекләрнең һәм уку әсбапларының (аеруча башлангыч сыйныфлар өчен) яңа буыны кирәк. Алар кызыклы булырга тиеш, балаларның беренче сыйныфтан ук грамматика белән башын катырмау зарур. Хәтта безнең заманда да грамматика дүртенче сыйныфтан гына керә башлый иде. Балаларны җәлеп итү, төрле форматлар аша кызыксындыру мәслихәт. Безгә нәкъ менә шундый алым кирәк», — дип аңлатты Гыйльметдинов.
Ул федераль дәрәҗәдә, РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан туган телләрне үстерү һәм саклау концепциясе инде әзерләнүен әйтте. Хәзер шундый ук юл карталарын төбәкләргә дә булдырырга кирәк – бу әлеге өлкәнең якын киләчәктә нинди юнәлештә үсеш кичерәчәген аңларга мөмкинлек бирәчәк.
Просмотров: 1092


