19 мартта “Чайка” чаңгы базасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең традицион “Сәламәтлек көне” узды. “Боз озату” дип аталган быелгы бәйрәм язны каршылауга гына түгел, “Яктылык” мәктәбенең 25 еллык юбилеена да багышланган иде.
Быел тугызынчы мәртәбә уздырылган бәйрәм күптән инде танышлар, дуслар, туганнар белән очрашу урынына әверелгән. Ел саен әлеге чарага меңнән артык кеше җыела, мөхтәрәм кунак¬лар чакырыла. Быелгы спорт бәйрәменең тантаналы өлешен төп оештыручыларның берсе — “Дуслык” оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хәлиуллов башлап җибәрде: “Сәламәтлек көне” кышкы Сабан туе статусына иреште инде, дисәм дә, ялгышмам, — дип башлады сүзен Минәхмәт Мидхәт улы. — Һавада яз исе сизелә. Шундый матур көнне кышны озатабыз, ямьле язны каршылыйбыз, шулай ук “Яктылык” мәктәбенең 25 еллыгына багышланган күпсанлы чараларны башлап җибәрәбез. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Сау-сәламәт булыйк! Рәхәтләнеп ял итегез!” — дип уеннарга старт бирде.
Махсус кунаклар арасында “Яктылык” мәктәбенең күптәнге дусты, губерна Думасы депутаты, Россия герое Игорь Валентинович Станкевич та бар иде.Ул кунакларны, «исәнмесез» дип, татарча сәламләгәннән соң, спорт бәйрәмен оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдерде һәм “Дуслык” оешмасы ярдәме белән бастырылган истәлекле китаплар тапшырды.
Ниһаять, ярышлар башланды. Чаңгы ярышларында үзләрен сынап карарга теләүчеләр старт сызыгына тезелешеп бастылар. Кемдер кышкы футбол кырына ашыкты, икенчеләре армрестлинг, гер күтәрү, аркан тартышу ярышларында көч сынашу өчен махсус мәйданчыкларга таралыштылар. Сабыйлар да тик тормады, чыр-чу килеп, таудан шудылар. Спортчыларны дәртләндерү өчен татарның матур көйләре яңгырап торды. Кемдер биеде, кемдер кушылып җырлады. Һәрьяктан уен-көлке, яхшы кәеф бөркелеп торды, кунакларның йөзләреннән шатлыклы елмаю төшмәде. Шәһәр Думасы депутаты Максим Юрьевич Венедиктов та бүгенге бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итүе турында сөйләде:
- Мин “Яктылык” мәктәбе тормышы белән күптән таныш, көзге-язгы өмәләрдә катнашканым бар. Әмма “Сәламәтлек көне”нә беренче тапкыр килүем. Шундый искиткеч бәйрәмдә катнашуыма шатмын. Гомумән, татар җәмәгатьчелеге алып барган иҗтимагый эшләр бүгенге көндә аеруча актуаль, дип саныйм. Яшь буын кешеләрен сәламәт, көчле рухлы итеп үстерүгә юнәлтелгән чаралар бик мөһим. Соңгы вакыйгалар милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытырга өнди. Яшьләр үзенең тамырларын, гореф-гадәтләрен дә онытмаска, башка милләт кешеләрен дә хөрмәт итәргә тиеш. Татар халкының татулыгы, бердәмлеге мине һәрвакыт сокландыра. Самара халкы барлык милли бәйрәмнәрне дә һәрвакыт бергәләшеп уздыра. Мондый дуслык һәрвакыт саклансын иде, — диде ул.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Просмотров: 1078