27 марта в Доме культуры «Заря» в 17 раз прошел областной башкирский национальный праздник Карга туй. В этом году он был посвящен 20-летию общественной организации «Курултай (конгресс) башкир» г. Самары и прошел при поддержке Дома дружбы народов Самарской области и Администрации городского округа Самара.
Карга туй считается одним из самых древних праздников у башкир. Он знакомит зрители и гостей праздника с традициями, национальной культурой и угощениями башкирского народа.
На празднике вспоминали историю формирования башкирской общественной организации и благодарили тех, кто стоял у ее истоков. Первым руководителем общественной организации «Курултай (конгресс) башкир г. Самары была Хатыпова Минзия Равилевна. В последующие годы организацией руководил Вилданов Сафиулла Наилович, ныне возглавляющий Самарскую областную общественную организацию поддержки национальной культуры «Курултай (конгресс) башкир», затем Шарафутдинова Зульхизя Гимадиевна и Сафина Фарида Анваровна. Сегодня организация работает под руководством Сизяковой Камилы Шигабетдиновны.
Праздничная программа включала выступление башкирского народного ансамбля «Ляйсан» (руководитель – Рауда Шаймарданова). Ими были представлены башкирские танцы «Белязегем» («Браслеты»), «Йәйге уйыннар» («Летние игры»), «Борлоган» и танец с подносами. Руководитель народного ансамбля татарской эстрадной песни Мидхат Аминов исполнил татарские народные попурри и песню «Уфтанма». Ансамбль кубызистов школы «Яктылык» аккомпанировали для башкирского танца «Подружки». Для гостей праздника также была оформлена выставка башкирских головных уборов и традиционная выпечка.
Юбиляров поздравили директор Дома дружбы народов Самарской области Игорь Буров, заместитель руководителя управления по взаимодействию с социально ориентированными некоммерческими организациями Департамента общественных и внешних связей Аппарата Администрации городского округа Самара Дмитрий Долганов, руководители еврейской, казахской, таджикской, татарской общественных объединений Самарской области, а также гости из башкирских сел Большеглушицкого и Большечерниговского районов Самарской области. Они пожелали общественной организации «Курултай (конгресс) башкир г. Самары плодотворной и успешной работы на благо башкирского народа и укрепления межнациональных отношений в Самарской области.
Праздник получился яркий, веселый и душевный!
***
27 мартта Самараның “Заря” мәдәният сараенда башкортлар 17нче мәртәбә Каргатуйны бәйрәм иттеләр. Быел ул, Самараның “Башкорт Королтае” иҗтимагый оешмасының 20 еллыгына багышланып, өлкә Халыклар дуслыгы йорты һәм Самара шәһәре администрациясе ярдәмендә уздырылды.
Бәйрәмгә оешманың башында торган җәмәгать эшлеклеләре Минзия Хатыйпова, Сафиулла Вилданов, Зөлхиҗә Шәрәфетдинова, Фәридә Сафина, Сания Ногманова, Шамил Галимов, Мингазыйм Буранбаев чакырылган иделәр. Кызганычка, бу матур юбилейны Самара өлкәсендә башкорт телен саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш керткән мәрхүмә Сәлимә апабыз Краснова-Игенбетова күрә алмады. Ул “Ыргыз” газетасының һәм “Без — башкортлар” журналының баш мөхәррире буларак зур эшләр башкарып килде. Хәзерге вакытта Сәлимә Басыйровнаның ташып торган энергиясе, язучы сәләте оешмага җитеп бетми. Оешманы күп еллар Камилла Сизякова җитәкләп килә. Ул бию ансамбленә костюмнар тектерү, даими рәвештә төрле чаралар һәм милли бәйрәмнәр үткәрү белән шөгыльләнә.
Юбилейлы Каргатуй бәйрәменең күрке фойедан ук башланып, һәр килеп кергән кешене бәйрәм өере үз эченә алып кереп китә торды. Тезелеп киткән өстәлләрдә башкорт халкының яраткан ашлары – кыстыбый, баурсак, кош теле, коймак һәм, әлбәттә инде, ярмаланып пешкән тары боткасы, тәмле исләр таратып, үз яннарына чакырып торалар.
Шулай ук залда башкортларның баш киемнәре күргәзмәсе дә оештырылган. Аларны Большая Черниговка районының Ыргыз авылында яшәүче Марс Солтанов тегеп-ясап китергән. “Идел” татар эстрадасы коллективы җитәкчесе Мидхәт Әминов гармунда уйнап тора, ә кунаклар өздереп бии һәм җырлый. Бераздан аларга Башкортостаннан килгән кунаклар һәм артистлар да килеп кушылдылар һәм, фойе курай моңнарына күмелгәч, Каргатуй бәйрәменең тарихы күңелләрдә яңара башлады.
Бераздан халык тамаша залына кереп урнашты. Юбилярларны котларга Самара шәһәре администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов, башкорт ирләренең баш киеме кигән Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров, казах, таҗик, еврей иҗтимагый оешмалары вәкилләре килгән иде.
Котлаулар тәмамлангач, халык зарыгып көткән тамаша башланды. Артистларның искиткеч костюмнарын күреп, сәхнәдән агылган курай моңын ишетеп, эреп китәсең инде менә. Бигрәк тә бала-чаганың башкортча сөйләшүе, беркемнән дә оялмыйча чабып йөрүләре күңелләргә наз өсти.
Ә сәхнәдә инде Самараның “Ләйсән” башкорт биюе ансамбле чыгыш ясый. Быел алар Зәйнетдин җырына куелган “Бөрлегән” биюен тәкъдим итеп, хушыбызны алдылар. Зал дәррәү кул чабулар белән каршы алды яңа биюне. Ансамбльнең җитәкчесе Рәүдә Шәймардановага чиксез соклануыбыз һәм алкышларыбыз.
Шулай ук “Яктылык” татар мәктәбенең Алия Сурина җитәкчелегендәге “Йолдыз” бию ансамбленең чыгышы да бик матур булды.
Башкортостаннан килгән профессиональ җырчы-биючеләр турында сөйләргә дә юк инде. Зал курай һәм кубыз көйләренә моңланды, Диана Ишниязова, Рөстәм Шахбалов җырларына кушылып җырлады, дәртле көйләргә чыгып биеде.
Менә шулай, карга боткасы белән сыйланып, башкорт халкының тиңсез иҗатына күмелеп үтте бу бәйрәм. Очрашканга тиклем! Инде алда Йыйын бар! Килегез, күрегез, рәхәтләнеп ял итегез!
Гөлнур МУСИНА.
Просмотров: 870