Туган якның матурлыгы кешеләреннән килә

туган як 2Камышлы районының “Туган як” иҗ­тимагый оешмасы, моннан өч ел элек кенә барлыкка килүенә карамастан, халык телендә “Кече Татарстан” дип аталган җирләрнең тарихын, нәсел шәҗәрәләрен, буыннар бәйләнешен өйрәнү юнәлешендә шактый катлаулы бик мөһим эшләр башкарып килә.

Оешма җитәкчесе Раилә ханым Сафина сүзләренә караганда, июль башында активистлар рай­онның топонимик (географик атамалар) электрон картасын төзеп бетергәннәр. Шактый авылларда ак­тивистлар тырышлыгы белән чишмәләрнең, елгаларның, кал­кулыкларның, урманнарның һәм башка географик объектлар­ның исемнәре – барлыгы ике йөздән артык атама язып алынган. Проектны баш­каруга ике елдан артык вакыт киткән. Һәр авылның топо­нимик картасы, зур баннерга бастырылып, китапханәләрдә, Мәдәният йортларында урнаштырылачак, ә электрон карталар авыллар китапханәләрендә сакланачак. Шулай ук аны социаль челтәрләр аша https://vk.com/wall190834861_2366 сыл­тамасы буенча да кереп карарга була.

- Проектның икенче этабында гео­гра­фик атама­ларның килеп чыгу тарихын, нәрсә аң­латканын өйрәнеп, электрон картаның эчтәлеген тулы­ландырырга планлаштырабыз. Бу эшкә мәктәп укучыларын да җәлеп итәргә уйлыйбыз. Алар өчен бу аеруча мөһим шөгыль, дип уйлыйм. Без моны белергә, балаларыбызга сөй­ләп, буыннан-буынга тап­шырып килергә тиешбез, — дип планнары белән уртаклаша Раилә ханым. — Хәзерге вакытта җыелган мәгълүматларны “Яндекс карты” сервисына кертү өстендә эшлибез. Нәтиҗәдә, әлеге топонимик атамалардан бөтен Россиягә таралып яшәүче якташларыбыз да куллана алачак.

«Туган як» әгъзалары бик күп вакыт һәм тырышлык таләп иткән тагын бер зур эш — Камышлыда элек булмаган зират дәфтәре проектын башкарып чыкканнар. Оеш­ма активистлары, төрле елларда вафат булган һәм җир­ләнгән ке­шеләрнең исем-фами­лия­ләрен язып алып, электрон картотека төзегәннәр. Картотека кесә телефоннары өчен кушымта рә­вешендә эшләячәк. Аннан һәр­кем дә куллана ала. Бүгенге көндә язмалар тикшерелгән, һәрбер кабер өчен номерлы табличкалар әзерләнгән. Нә­ти­җәдә, исемлек буенча бик борынгы каберләрне дә эзләп табарга мөмкин булачак. 

- Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан да чара уздыру теләге бар. Нинди форматта, масштабта узачагын әле төгәл әйтүе кыен, бу турыда җыелыш булмады әле. Шунысын гына әйтә алам: бәйрәм бу елның көзенә планлаштырыла, — ди оешма җитәкчесе.

«Туган як» оешмасы грант проектларында да актив катнаша. Сок ел­гасы буйларын чистартып, туристик маршрут ясау, шулай ук елганың төп чыганагы булган чишмә тирәләрен төзекләндерү дә  оешманың күп­тәнге хыялы икән. Ләкин бу проект бик күп көч һәм материаль чыгымнар таләп итә. Шуңа күрә аны гамәлгә ашыру да озакка сузыла. Раилә ханым сүзләренчә, Сок елгасы буенча туристик маршрут төзү идеясе «СОдействие» Самара өлкәсе дәүләт программасына керә алса, эш тизрәк барыр иде. Әмма моның өчен авыл халкының күмәк тырышлыгы кирәк булачак. Оешманың бу һәм башка проект­ларын тормышка ашы­руда район башлыгы Ра­фаэль Баһаутдиновның һәм администрациянең ярдәме зур, дип белдерә әңгәмәдәшем.

- Сок елгасы буенда күкерт чыганаклары күп. Элек-элек­тән әби-бабаларыбыз ул чыга­нак­ларның шифасын күреп, төр­ле авыруларны дәвалау өчен кулланганнар. Хәзерге вакытта бу урыннар билгесез булып, чирәм арасында югалып ята. Шушы чишмәләрне, Сок буйларын чистартып, уңайлы һәм файдалы ял итү урыннары ясарга, туристлар өчен кызык­лы маршрутлар төзергә була. Камышлының искиткеч табигате җәен генә түгел, кышын да бик матур. Монда кышкы ял өчен дә бик кулай урыннар бар, — дип бүлеште планнары белән Раилә Нәгыйм кызы.   

Бернинди авырлыклардан да курыкмыйча, куйган максатларына ирешеп килгән оешма­ның яңа планнары дә тормышка ашар, дип өметләнәбез һәм изге эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

туган яктуган як 2

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 754

Комментирование запрещено