Байтуган авылы зиратында өмә узды

kukPkkihkqIbU-f5L-_NcjBZIReTFSLnIDhbUCT_eBdyaLGD_5ZlJj86FsHxVLiYvfS3lnveMnKDuqMUoZF9_STKЗиратлар — изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору — һәрберебезнең изге бурычы. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шул вакытта гына һәркемнең соңгы йорты булган зиратларда тулы тәртип урнашачак.

26 сентябрьдә без — бертөркем хатыннар (Ибәтова Гөлфия,  Ибәтова Венера, Биктаһирова Рәзинә) — зиратка бардык,  андагы өйне жыештырдык,  тәрәзәләрен юдык,  тыштан буядык. 

Бу өй Кәлимуллин Наил абый, Сабиров Рифкать абый ярдәме белән салынган иде. Алар мәңгелеккә күчте инде,  урыннары оҗмахта булсын.

Аннан зиратта өмә үткәрергә уйладык, белдерү бирдем. 1 октябрьдә күмәкләшеп эшләдек. Бик күп авылдашлар гаиләләре белән җыелдылар. Чүп үләннәрен чабырга триммер  да китергәннәр,  трактор белән дә килгәннәр. Өмәчеләр бик тырышып эшләделәр, зират  чистартылды.

Барча авылдашларыма зур рәхмәтемне белдерәм. Бу изге эшегез якыннарыгыз,  гәзизләрегез рухына дога булып ирешсен,  караңгы каберләре якты, урыннары оҗмахта булсын.

Ә без исәнлек-саулык белән яшәп, бу изге урыннарны гел чистада тотыйк,  бу һәркемнең мәңгелек йорты,  шуны истән чыгармыйк.

Нурания АБЗАЛОВА.

Татар Байтуган авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 734

Комментирование запрещено