19 мая 2023 года в рамках XIV Международного экономического форума «Россия – Исламский мир: KazanForum» на площадке МВЦ «Казань Экспо» пройдет круглый стол «Формирование современной системы подготовки специалистов в сфере халяль». Организатор обсуждения – Российский исламский институт.
Халяль-индустрия в России имеет тенденцию к расширению отраслей: помимо продуктов питания, сфера включает в себя банковский и налоговый сектор, инвестиции, туризм, фармацевтику, медицину, косметологию. В связи с повышением спроса, сегодня российский рынок столкнулся с дефицитом квалицированных кадров для производства товаров и услуг и их сертификацию стандартам «Халяль». Эти и другие смежные проблемы обсудят на круглом столе с участием признанных экспертов.
Модератором встречи выступит доктор исламских наук, ученый секретарь Совета улемов ДУМ РТ, проректор Казанского исламского университета Рустем хазрат Нургалеев. В работе круглого стола ожидается участие приглашенных спикеров – руководителя АНО «Российская система качества» Максима Протасова, руководителя Федеральной службы по аккредитации Назария Скрыпника, президента компании по сертификации халяль Fambras Halal Мухамеда Хусейн аль-Загхби, генерального директора Центра по аккредитации (GAC) Совета по сотрудничеству арабских государств Персидского залива (GCC) Мутиба Аль-Мизани, а также российских экспертов. Одним из ключевых докладчиков станет ректор Гуманитарного университета имени Мохаммеда бен Зайда Халифа Мубарак Аз-Захири. Спикеры выступят по темам перспектив создания национальной системы подготовки специалистов в сфере халяль в России, международного опыта, организации обучения специалистов по программе дополнительного профессионального образования, по стандартам GSO GCC, роли муфтиятов в этих вопросах и пр.
Время и место проведения круглого стола: 19 мая в 13:00 – 14:20 часов, МВЦ «Казань Экспо», зал 14.
***
2023 елның 19 маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр мәйданчыгында «Хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләүнең заманча системасын формалаштыру» дигән түгәрәк өстәл узачак. Фикер алышуны Россия ислам институты оештыра.
Хәләл индустриясе Россиядә әлеге юнәлештәге тармаклар санын арттырырга омтыла: азык-төлек продуктларыннан тыш, өлкә үз эченә банк һәм салым секторын, инвестицияләр, туризм, фармацевтика, медицина, косметологияне ала. Ихтыяҗ арту сәбәпле, бүген Россия базарында «хәләл» стандартларына туры китереп товарлар һәм хезмәтләр булдыру, аларны сертификацияләү өчен квалификацияле кадрларның җитешмәве мәсьәләләре килеп басты. Болар һәм аларга бәйле башка проблемалар турында танылган белгечләр катнашындагы түгәрәк өстәлдә сөйләшәчәкләр.
Очрашуны ислам фәннәре докторы, Нәзарәтнең Голамәләр шурасы гыйльми секретаре, Казан ислам университеты проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалиев алып бара. Түгәрәк өстәл эшендә чакырылган спикерларның – “Россия сыйфат системасы” коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Максим Протасовның, Аккредитация буенча федераль хезмәт җитәкчесе Назарий Скрынникның, хәләл сертификацияләү буенча Fambras Halal компаниясе президенты Мөхәммәд Хөсәен әл-Загхбиның, Фарсы култыгындагы гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге буенча советның (GCC) Аккредитация буенча үзәк (GAC) генераль директоры Мүтиб Әл-Мизаниның, шулай ук Россия экспертларының – катнашуы көтелә. Төп чыгышны Мөхәммәд бин Зәйд исемендәге Гуманитар университет ректоры Хәлиф Мөбарәк Әз-Захири ясаячак. Спикерлар Россиядә хәләл өлкәсендә белгечләр әзерләүнең илкүләм системасын булдыру перспективалары, халыкара тәҗрибә, өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча белгечләрне укытуны оештыру, GSO GCC стандартлары, бу мәсьәләләрдә мөфтиятләрнең роле һ. б. темалар буенча чыгыш ясаячак.
Түгәрәк өстәлне уздыру вакыты һәм урыны: 19 майда 13:00 – 14:20 сәгатьтә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге, 14 нче зал.
Просмотров: 589