Гаризалар дөньяның теләсә кайсы урынында яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк авторлардан кабул ителә. Иң мөһиме, рәсемдә Казан сурәтләнгән булсын. Жюри эшләрне ике яшь категориясендә – 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәк, ике юнәлеш буенча – рәсем сәнгате һәм графика буенча бәяләячәк. Җиңүчеләр беренче урын өчен – 120 мең сум, икенче урын өчен – 100 мең сум, өченче урын өчен – 80 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.
Казан шәһәре башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон бәйге нәтиҗәләре буенча 12 җиңүче — өч урынга дүртәр кеше чыгачагын әйтте. Җиңүчеләрнең эшләре шәһәр көненә багышланган күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 15 июльгә кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк.
«Саумы, Казан!» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда үткәрелгән. Ул вакытта әдәби әсәрләр кабул ителгән. Быел Казан хакимияте рәссамнарга игътибар бирергә булган.
Просмотров: 571