Урамда матур, кояшлы көн тантана итсә дә, Мәҗит картның кәефе юк бүген. Ул йортта тегесенә-монысына барып, тотынып караса да, берни дә килеп чыкмады. Куллары эшкә бармады аның. Кызы Фатыйма каядыр чыгып киткәч, Мәҗит түзә алмый, өйгә керде.
Әнә, түрдә, кызыл чәчәкле чаршау артында аның хәләл җефете — Әсмагөле бүген-иртәгә шушы фани дөнья белән арасын өзәргә ята.
Мәҗит карт карчыгы яткан карават янына килеп чүгәләде. Аның кулларына сак кына кагылып, әкрен генә:
- Әсмагөл! – дип эндәште. Бераздан соң карчыгы хәлсез күзләрен ачып, аңа карады һәм кулын тартып алды.
Озак та үтмәде, Фатыйма кайтып керде, ул нидер сөйләнә-сөйләнә, әнкәсенә дарулар эчереп маташты. Мәҗит йортка чыгып, лапас астындагы эскәмиягә килеп утырды һәм үз уйларына чумды.
Менә Мәҗит белән Әсмагөлнең үзара яратышып, тормыш корган еллары. Бәхет өстенә нур өстәп, аларның кызлары Фатыйма дөньяга килде. Ходай биргән бәхеткә сөенеп кенә яшисе иде дә бит. Юк шул, авыл фермасында мөдир вазифасын башкаручы Мәҗит аракы эчкәләргә тотынды. Әле алай гынамы соң, төшереп алгач, “уҗымга” — чит ярлар янына йөри башлады. Авылда ферма мөдире зур түрә булып санала иде бит ул елларда.
Хатын-кызларына да ни диярсең инде?! Ләкин яшь ир теләсә кайсы хатын-кызның “башын ашарлык” чибәр, бер күз карашы белән аларның теләсә кайсын буйсындырырлык, көчле зат итеп яратылган иде шул. Билгеле, Әсмагөлгә көндәлек хәбәрне ирештеп торучылары да табылды. Бераздан янып-көеп сөюле тормыш урынына, ир белән хатын арасында салкын упкын барлыкка килде.
Беркөнне көтү соңрак кайтты. Әсмагөл чиләген алып, абзарга сыер саварга чыкты. Шулчак ул үзләренең абзарларына терәп диярлек салынган күрше Гөлгенәләрнең абзарыннан ниндидер сәер тавышлар ишетеп, катып калды.
Күрше хатынының ире Әхмәдулла шифаханәгә дәваланырга киткән, Гөлгенә өйдә кечкенә сабыйлары белән ялгыз калган чак иде.
Бу вакытта Мәҗит келәткә, урлап май ашарга кергән мәчедәй, әкрен генә килеп, сыер савып утыручы күрше хатынын арттан килеп, кочып алды. Мыегы белән аның муенын кытыклады. Шуңа түзә алмый, Гөлгенә чыркылдап көлеп җибәрде, ә ир аның саен аны иркәләде, үпте. Билгеле инде, эшнең дәвамы печәнлектә тәмамланды.
Әсмагөл үзәге өзелеп әрнесә дә, ул татар хатыннарына хас сыйфат — түбәнсенеп, күршегә кереп, тавышланып йөрмәде. Әмма Мәҗит туйганчы Гөлгенә белән печәнлектә аунап, өйгә кергәч, үз хәләленең күзләренә тутырып бер карау белән, аның сизгәнлеген аңлап алды. Ләкин, картлар әйтмешли, буласы булган, буявы сеңгән иде шул…
Яшь ир баштан хатыннан кыенсынып кына күрше бакчасына “таш атса”, соңрак ике арадагы койманы сүтеп алып, кеченә генә капка ясап куйды.
Гөлгенәнең ире Әхмәдулла шифаханәдән кайтып, бераз гомер үткәч, хатынының укшып-укшып косуын күргәч, кешеләдән ишеткән гайбәтнең чынлыгын аңлап алды. Хатынының чәчләреннән урап тоткач, сугарга, дип күтәрелгән кулы аның, хатыны эчендәге гөнаһсыз нарасыйны кызганудан салынып төште. Ул һәрвакыттагыча кулын селтәп: «Их, майть якасын!” — дип, бер сүгенеп, читкә карап төкерде дә, җигүле атына утырып, чыбыркы белән аның сыртына бер киерелеп сукты һәм урманга таба очты…
Чөнки үзенең ирлек дәрәҗәсе тапталу хурлыгын, гарьлеген күтәрерлек хәлдә түгел иде шул ул.
Кара, язмыш димә инде, син аны! Әхмәдулла асылынырга, дип юл читендә үсеп утырган ялгыз каен агачы ботагына элмәк ясап маташканда, ни күрсен, сукмактан, күрше-тирә хатын-кызлары белән бергә, җиләк тулы чиләген күтәреп кайтып килүче, көндәшенең хатыны Әсмагөлне күреп алып, телсез калды. Ир белән хатын бер-беренә бүреләр күк бераз карашып торгач, Әхмәдулла хатын-кызларга коры гына сәлам бирде дә:
- Әсмагөл, сиңа сүзем бар иде, бераз туктап тор әле! – дип үтенде. Хатынның иптәшләре кырын-кырын гына карангалап үтеп киттеләр һәм бик озак та үтми, борылыштагы агачлар артына китеп күздән юк булдылар. Әсмагөл берни аңламый:
- Нәрсә булды, Әхмәдулла абзый? – дип сорауга ул, кызу-кызу атлап килеп, аңа ябышмасынмы!
- Әсмагөл! Әй, Әсмагөл, дим! Әйдә, без дә яратышабыз! Күр, син тегеләрне, ни кыланалар бит, әй! – дип, ир авылга таба ымлап күрсәтте. Әсмагөл бик тиз генә эшнең нидә икәнлеген төшенеп алганда соң иде инде. Әхмәдулла җиләк кебек хатынны үзенә тартып алып, калтыранган куллары белән аны кысып алып, кочаклап, үпте.
- Син ни кыланасың, Әхмәдулла абзый..?! Минем ни гаебем бар…?! Кирәкми…. Җибәр, мине!! Мин болай да тәмуг газабында яшим, — дип елап җибәрде күрше хатыны. — Аллаһы каршында үзләре җавабын бирерләр әле, — дип ыңгырашты ул, ирне төртеп җибәреп, һәм авылга таба йөгерде.
Юк, асылына алмады Әхмәдулла ул көнне, берсеннән-берсе кечкенә өч кызчыгын кызганды. Әсмагөлне куып җитеп тә, көчли алмады. Чөнки, болай да тормыш көйдергән ут-ялкынга түзеп яшәгән бичараны бик тә кызгана иде шул ул. Ни генә әйтсәң дә, иманлы бәндә иде, Әхмәдулла.
Ә Мәҗит белән Гөлгенәгә килгәндә, арт капка үз эшен үтәде, Әсмагөл тудырасы ир баланы, кеше бәхетен урлаган хатын үлем ачысын татып, дөньяга китерде.
Күрше ире аның малаен тәрбияләп үстергәнне күреп, үзенең зур шатлыктан мәхрүм булганлыгын аңлаган Мәҗит тәүбәгә килгәндә бик соң иде шул.
Чөнки үз гаиләсендә атаклы дошманга әйләнгән иргә, Ходай Тәгалә җәзаның да иң көчлесен бирде, бүтән бала тудыра алмады Әсмагөл.
Ә калган гомер үз көенә ага торды. Аларның кызлары Фатыйма үсеп, җиткән кыз булгач, тормышка чыгып карады. Ләкин әти-әни арасындагы каргыш аңа килгән, ул бала тудырырга сәләтсез иде. Бәхетен сынап, икенче мәртәбә тормыш корып караса да, булмады, эчкече иргә юлыгып, аерылырга туры килде аңа.
Менә шулай үткән тормыш дәфтәрләрендә казынып утырганда, Фатыйма өйдән йөгереп чыгып:
- Әткәй! Әнкәй авыраеп китте бит әле. Бар, син өйгә кер! Мин Сәкинә әбине “Ясин” укырга алып керимче, — дип чыгып йөгерде.
Мәҗит карт өйгә кереп, яңадан Әсмагөле янына идәнгә тезләнеп, кулларыннан тотып:
- Әсмагөл! Бәхил бул, рәнҗеп китмә миңа! Дөнья газабында яшәтүем өчен кичер мине! – диде ялварып, үзенең күз яшьләре хатынының кулларына тамды. Үлем түшәгендә ятучы Әсмагөл көч-хәл белән телен әйләндереп:
- Аллаһы… ризалыгы өчен…бәхил… — дип пышылдады һәм җан бирде. Нәкъ, шушы вакытта алардан ерак та булмаган мәчет манарасыннан җомга намазына чакырып, моңлы азан тавышы ишетелде: “Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр. Лә иләһе илләллаһы, валлаһу әкбәр”…
Көчле азан тавышы картка: “Җомга намазына ашыгыгыз! Мәңгелек ут газабыннан котылыгыз!” – дип әйтәдер төсле тоелды. Ул аптырап, стенадагы, үзләренең туйларына бүләк ителгән, гомер сәгатьләрен санап яшәгән күкеле сәгатькә күтәрелеп карады. Ни кызганыч! Бу мизгелдә ул да теркелдәвеннән туктап калган иде… Кинәт картка әллә ни булды шунда, ул аңын югалтып егылды.
Икенче көнне Әсмагөлне авылдашлары, якынары ерак юлга – мәңгелек дөньяга озаттылар. Ә Мәҗит гомер иткән карчыгын озатырга да чыга алмады. Аның хәле начарайганнан-начарая гына барды.
Менә ирләр Әсмагөлнең гәүдәсен күтәреп, зиратлар эчендә яңа казылган кабер янына китереп куйдылар. Мулла бабай җеназа намазын укыгач, мәетне ләхеткә иңдерергә керештеләр. Нәкъ шул чакта, өйдә, үз хәләлен соңгы юлга озатышырга да чыга алмый калган Мәҗит карт:
- Әсмагөл, җаным..м..мм!!! — дип бар җиһанга иңрәп, бик каты итеп кычкырып җибәрде һәм үзе дә күзләрен мәңгелеккә йомды.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, №3 (40), 2023 ел.
Просмотров: 718