Бүген Тупли авылы мәктәбендә 37 ел буе ана теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән, Татарстан Мәгариф министрлыгының “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесенә һәм өлкә мәгариф министрлыгының күпсанлы Мактау һәм Рәхмәт хатларына ия булган Алия Аләветдин кызы Саләхетдинова-Шәкүрова (1930-2016) тууына 95 яшь. Шушы уңаеннан сезнең игътибарыгызга гомеренең күп өлешен татар мәгарифенә багышлаган Минзакир Шакир улы Нуретдинов (1928-2018) тарафыннан язылган мәкаләне (“Бердәмлек”, 2000 ел, №15) тәкъдим итәбез.
“Уку – энә белән кое казу”, — дигәннәр борынгылар. Бу гамәлне үтәгәндә, кешедән тырышлык, түземлек таләп ителә. Ә укытучы яшьләргә кыенлыкларны җиңеп чыгу юлларын күрсәтә, аларның күңеленә гасырлар буенча тупланган әхлакый нормаларны сеңдерә, укучының характерын, сәләтен искә алып, аның тормыш кыйбласын билгели. Һәрбер мәктәпкә йөрүче бала остазын әти-әнисеннән кала иң якын, иң кадерле кеше итеп саный.
Мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормыш юлына баскач та, яшьләр үзләренең яраткан укытучылары турындагы истәлекләрне күңел түрендә саклыйлар.
Укучыларның зур ихтирамына гомергә лаек булган йөзләгән мөгаллим һәм мөгаллимәләрне күрсәтеп үтәргә була. Шуларның берсе – үз һөнәренең остасы Алия ханым Шәкүрова.
Алия Ульян өлкәсе Карсун районында урта хәлле крестьян гаиләсендә туып-үсә. Әтисе һәм әнисе иген игә. Аларның эш урыны кыр, басу була. Крестьянның эше сезонлы. Чәчү эшләре бер-ике көнгә соңга калып башкарылса, югары уңыш көтмә инде син. Кызның әтисе Аләветдин абый язын көнне төнгә ялгап кырда үткәрә: җир эшкәртә, тубалын муенына асып, дымлы туфракка орлык сибә, ә басуда бөртекләр шытып чыкканчы, чүп үләннәре калкып чыга. Хуҗабикә Шәрихзада апа кызлары Хәдичә, Әминә, Мәдинә белән кырга чыгып, шул чүп үләннәргә каршы көрәш башлыйлар. Ә игеннәр өлгерү белән, һәрбер балигъ булган бала кулларына урак ала. Алия гаиләдә төпчек бала булып, әле кечкенә булса да, туганнарының эшләвенә читтән генә карап тормый, хәленнән килгән кадәр аларга ярдәм итә.
Мәктәпкә кергәнче үк апалары Алияне укырга өйрәтәләр. Ул беренче сыйныфта укыган елны мәктәпләргә кириллица кертелә. Бу ясалма авырлыклар тудырса да, уку техникасына ия булган кыз рус алифбасын тиз үзләштерә.
Алия ханымга сугыш елларында укырга туры килә. Аның авырлыкларын үз җилкәсендә татый ул.
- Мәктәпләрдә дәреслекләр җитешми иде, — дип сөйли әңгәмәдәшем. – Дәфтәр урынына кәгазь битләре бирәләр иде. Ә алар бик тиз язылып бетәләр иде. Әти кибеттән товарлар төрә торган кәгазь кисәкләре алып кайта, ә без аларны дәфтәр итеп төпли идек. Караны корымнан ясавыбыз истә калган.
Алиянең апасы Мәдинә укытучы була. Кыз да апасы юлыннан китәргә уйлый һәм җидееллык мәктәптән соң Камышлы татар педагогия училищесына кереп, аны тәмамлый.
Яшь укытучыларны эшкә билгеләүче комиссия кызны Елховка районының Тупли җидееллык мәктәбенә татар теле һәм әдәбият укытучысы итеп билгели. Яшь укытучы җиң сызганып эшкә керешә, тырышып эшли, укучыларның һәм ата-аналарның ихтирамын тиз арада яулап ала.
Мөгаллимә үзенең квалификациясен күтәрү өстендә өзлексез эшли, бераздан читтән торып, Казан педагогия институтын тәмамлый.
Һәрбер дәреснең нәтиҗәсе нигездә укытучының балалар белән нинди мөгамәлә урнаштыруына нык бәйләнгән бит. Алия ханым һәр көнне балалар белән елмаеп күрешә. Аның бу елмаюы бик тыйнак, беленер-беленмәс кенә. Кемдер аны күрмидер дә, бәлки. Ә бала сизгер ул. Остазының йөзендә елмаю чаткыралын күреп, аның мәрхәмәтле, шәфкатьле, ярдәмчел булуына ышана бит ул.
“Укымак… Гакыл пычагын гыйлем вә мәгърифәт кайрагына чынлап кайрамак дигән сүздер”, — дип язган Габдулла Тукай. Алия ханым әдипнең бу тирән эчтәлекле сүзләрен үзенең программасына нигез итеп, балаларның уку күнекмәләрен камилләштерүгә зур әһәмият бирә иде.
Билгеле булганча, класстан тыш укуны оештыру өчен махсус сәгатьләр каралган. Тик белгеч аның белән генә чикләнмәгән. Ул һәрбер әдәбият дәресендә балаларның матур әдәбият әсәрләрен укулары белән кызыксынып, балаларда әдәбиятыбызга карата мәхәббәт уятырга тырышкан. Аның укучылары дәрестән тыш вакытларын да китап укып үткәргәннәр.
Алия ханымда укып чыккан балаларның барсы да ана теленнән һәм әдәбияттан тотрыклы хәзерлек алганнар. Аларда бу фәннәргә карата ихтирамлы булу хисе тәрбияләнгән. Ә яшьли сеңдерелгән сыйфат, кагыйдә буларак, гомерлек булып кала бит ул.
Яшь буынга заман таләпләренә тәңгәл килгән белем белән коралландыруда һәм тәрбия эшендә ирешкән уңышлары өчен Алия ханым Шәкүрова күпсанлы грамоталар белән бүләкләнгән. 1975 елны аңа “Ярышта җиңеп чыгуы өчен” значогы тапшырганнар.
Мөгаллимәнең намуслы хезмәтен дәүләтебез дә югары бәяли. Ул “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнә.
Һәрбер кешенең хезмәт юлы гаилә тормышына бәйләнгән. 1955 елны Алия Алмалы авылы егете Гомәргә тормышка чыга. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Татар халкына хезмәт сөю, белемгә омтылучанлык, олыларны ихтирам итү, дуслыкка тугры булып калу, кыюлык сыйфатлары хас. Алия ханым һәм Гомәр әфәнде балаларында шул гүзәл сыйфатларны тәрбиялиләр. Балалар авыл җирендә иркенләп үсәләр, хуҗалык алып баруда катнашып, эшкә өйрәнәләр.
Алар укуда да алдынгылар сафында бара. Һәр елны диярлек өчесе дә “Укуда ирешкән югары уңышлары һәм үрнәк тәртибе өчен” грамоталары белән бүләкләнә. Ильясны 1980 елны комсомолның Үзәк Комитеты «Отличнога уку өчен» грамотасы белән бүләкли. Ул Тупли урта мәктәбе тарихында алтын медальгә ия булган беренче укучы була.
Балалар урта мәктәпне тәмамлап, укуларын махсус белем бирү йортында дәвам итәләр, хезмәттә зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Һәрберсе инде үз гаиләсе белән яши. Әти-әниләрен изгеләрдән саныйлар. Төп йортка илтә торган сукмак һәрвакыт такыр булып кала. Ял көннәрендә, шунда җыелып, барсы да тормышта туган мәсьәләләрне чишәләр, киләчәккә планнар төзиләр.
Укучылар да укытучыларын онытмыйлар. Остазларын туган көннәре, бәйрәмнәр белән тәбрикләп, бүләкләр алып киләләр.
Шәкүровларның гаилә архивында элеккеге укучыларыннан килгән күпсанлы хатлар саклана. Менә шуларның берсе:
“Хөрмәтле Алия апа! Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер телибез, бәхет-куанычлар гомерлек юлдашыгыз булсын.
Сез безгә ана телебезнең байлыгын, матурлыгын, дәртле моңын җиткердегез. Сезнең тормышыгыз безнең өчен маяк булды. Безгә төпле белем бирүегез, олы тормыш юлына бастыруыгыз өчен, мең рәхмәт”.
Бу котлау хатын Елховка районы Тупли авылыннан Алия ханымның укучысы Әнвәр әфәнде һәм аның хатыны Сәрия ханым Җәләлетдиновлар җибәргәннәр.
Алия ханымның элеккеге укучылары Тәлгать Хуҗин, Әлфия Шәрәпова, Зөһрә Йосыпова, Гомәр Нигъмәтов, Нәгыйм Мингафин, Румия Камалетдинова, Рәшит Сафиннар да җылы сүзләр белән искә алалар.
Алия ханымның картлыгы бәхетле. Тормыш ничек кенә какмасын-сукмасын, аның укучылары туган телебезгә тугъры булып калдылар, аны ихтирам итү хисләре көчен җуймады.
КОНТЕКСТ:
Тормыш тавы биек
Просмотров: 433