Тормыш тавы биек

ШакуровыИр кеше үз гомерендә өй салырга, агач утыртырга, нәсел җебен дәвам итәрлек ир бала үстерергә тиеш, диләр. Гомәр абый Шәкүров үз гомерендә бу бурычларның барысын да үтәгән. Хәтта арттырып та. Ник дисәгез, аның ике улы Самар төбәгендә танылган акыл ияләре, төрле өлкәләрдәге профессорлар — Илдар һәм Ильяс Шәкүровлар, ә кызлары Равилә Революционный урамындагы йөз хезмәткәре булган “Кулинария” кибете җитәкчесе. Шушы игелекле балаларның әниләре Галия апа белән әтиләре Гомәр ага да кадер-хөрмәттә, бер ел элек кенә ремонт ясалган өч бүлмәле киң, якты һәм уңай  фатирда яшәп яталар.

Гомәр

Яшь чагында Гомәр Шәкүровның тормышына кызыгучылар булмагандыр, дип уйлыйм. Чөнки язмыш бит ул кешене сынар өчен бәрә, кага, суга, ялгыш юлдан җибәреп карый. Ә инде сынмый-сыгылмый калганнарны тормыш ахырында бәхет-сәгадәт белән бүләкли. Менә Гомәр агага да беренче чиратта үзен, күңеленә ошаган эшен табу өчен күп нужа күрергә туры килә.

Аның әти-әнисе егерменче гасыр башында Ульян өлкәсенең Моисеевка авылыннан Елховка районының Алмалы авылына җир алырга килгәннәр. Шунда аларның малайлары Гомәр туган да инде. Ул туганда әтисе дә, әнисе дә олы яшькә чыкканнар иде. Закир ага, салкын тидереп, нык интегә һәм 1957 елда вафат була. Әнисе Гөлфрүз апа да озак яши алмый, Закиры вафатыннан соң, бер ел дә үтми, бакыйлыкка күчә. Зәгыйфь туган ике бертуган апалары да бер-бер артлы дөнья куялар.

Гомәр бигрәк тә итәгендә җан биргән Бибизәне гомере буе сагына. Балачагыннан яналифны да, латин графикасын да яхшы белгән апасы аңа да, башка авылдашларына да Коръән укучы, хәреф өйрәтүче буларак танылган иде бит.

Башлангыч сыйныфларда малайны “бик яхшы” билгеләренә укыганы өчен икенче сыйныфтан турыга дүртенче сыйныфка күчерергә телиләр. Ләкин әтисе-әнисе моңа каршы килә, һәм Гомәр укуын сабакташлары белән бергә дәвам итә. Бу вакытта сугыш башланган була инде. Бишенче сыйныфтан башлап, Тупли мәктәбендә укыган балага бер көн барып, ике көнен калдырып, белем алырга туры килсә дә, ул алдынгылар исәбендә була. Сугыш тәмамлангач, Мәләкәс педучилищесына укырга керергә дә кыен булмый Гомәргә.

Яхшы укучыга армиядән кайткан Рухулла Миникаевка ярдәм итү вазифасын йөклиләр. Шәкүров подшефные белән көн саен очрашып, дәрес әзерләргә булыша. Шулай алар дүрт ел буе бергә йөриләр, дуслашып бетәләр. Гомәр абый әле дә чыгарылыш имтиханнарында Рухуллага диктант язарга ярдәм итә алмавына кыенсына. Шулай итеп, Гомәр педучилищены тәмамлау турында диплом алып чыга, ә Рухулла дипломсыз да Ульян өлкәсе мәктәпләренең берсендә уңышлы гына эшләп китә.

 

Гомәр ДОСААФта эшләгәндә

Гомәр ДОСААФта эшләгәндә

Гомәр ДОСААФта2

Галия

Бу вакытта Гомәрнең булачак хатыны, Ульян өлкәсенең Карсун районы, Татар Горенкасы авылында туып-үскән Галия, Камышлы педагогия училищесында укый. Сугыштан соңгы авыр еллар, училищеның базасы да, читтән килеп укучы яшүсмерләргә тулай торагы та булмаган чаклар. Студентларны Иске мәчеткә урнаштыралар. Галлия Әләветдин кызы бу елларны болай тасвирлый: «Шушы зур мәчеттә бер генә түгәрәк мич бар иде. Без андаяшәгәндә айлар буе мунча кермәгәнчаклар да булды. Ашарга 500 грамм чи арыш ипие бирәләр, ә йокларга идәнгә тезелешеп ятабыз. Уку елы колхоз эшеннән башлана иде. 10-12 километр ераклыктагы кырларда ишелеп уңган киндер йолкабыз, зур-зур көнбагышларны кисеп, капчыкларга тутырабыз. Ачлыктан бер-ике көнбагыш башын каккалап, фуфайка эченә тегеп куйган кесәләргә тутырып, курка-курка алып кайтабыз да, кичен шуның белән тамак ялгап, салкын идәнгә ятып йоклыйбыз.

Галия педучилищеда укыганда

Галия педучилищеда укыганда

Ике ел шулай интектек. Укытучыларыбыз Хәмзә абый белән Гафифәапаның урыннары оҗмахта булсынинде, алар безгә өченче курста укыганда мунча салдырдылар. Шунда юынып, эчке күлмәкләребезне юып, киптерергә мөмкин булды.

Ә инде соңгы курста укыганда хәтта конфет та ашый башладык. Шушы ике изге җан кибеткә кайткан пластилин кебек конфет, повидло сатып алып,безгә өләшәләр иде. Без шуларны даашамыйча, әниләргә күчтәнәчкә алып кайтырга тырыштык…»

Камышлы педучилищесын тәмамлаган кызны Елховка районындагы Тупли мәктәбенә татар теле укытырга җибәрәләр. Галия бу юлламага чиксез шатлана, чөнки иптәшләренә андый бәхет тә елмаймый әле, күбесе Төркмәнстан, Үзбәкстан республикаларының кышлакларына укытырга китеп баралар.

 

Уртак тормыш

Галиянең бәхете дә шушыннан икән. Армиядә танк командиры булып хезмәт иткән, аннан кайткач, Алмалыда математика укыта башлаган Гомәрне нәкъ шул вакытта Туплига күчерәләр. Егетнең күзе яңа укытучыга төшә һәм алар, бераз очрашыпйөргәннән соң, уртак тормыш корыпҗибәрәләр.

Шакуровы2

Беренче малайлары Илдар 1956 елда дөньяга килә. Бу вакытта Галия Казан педагогия институтында, ә Гомәр авыл хуҗалыгы институтындаукыйлар. Яшьләргә тормышны башлап җибәргә бик авыр була. Чөнки Гомәрнең әтисенең вафат булган, ә әнисенең каты авырый торган чагына туры килә. Галия каенаны да, сабыен да карый, хуҗалыкны да алып бара, укырга да, эшләргә дә өлгерә. Тик менә сессияләргә барганда баланы калдырырга гына кеше булмый. Икенче сессиясен Галия апа аеруча яхшы хәтерли: «Улымны Казанга алып барырга туры килде. Аны карарга дип апамны да иярттем. Базарга чыгып җиләк алган идек, Илдар аны ашап дизентерия белән авырды. Шулай итеп, сессиянең кызган чагында хастаханәгә эләктек. Өч-дүрт көн дә узмагандыр, баланың хәле яхшырды һәм мин, авыру өчен үзем җавап бирәм дип кул куеп, хастаханәдән чыктым һәм имтиханнарымны бирдем. Менә шулай укыдык без. Ләкин укуны ташлау турында сүз дә булмады».

Ул вакытта студентларга түләнгән стипендиягә үзеңне дә, гаиләңне дә асрарга мөмкин булган. Куйбышевның авыл хуҗалыгы институтының көндезге бүлегендә укучы Гомәр Алмалыдагы өен Туплига күчереп сала, аңа янкорма өсти, сыер ала. Чөнки аның хатыны балаларына тик яңа сауган сөт кенә эчерергә теләве турында белдерә. «Сыерыбыз бик сөтле иде. Иртән сыерны савып керәм дә, йокыдан да уянып җитмәгән балаларыма эчерәм. Әллә инде, чынлап та, яңа сауган сөт эчеп үскән балалар башлы була дигән сүз дөресме икән? Әнә бит, ике улым да профессор булдылар!»

Институтны тәмамлагач, ГомәрКошки районы колхозларындамеханик булып эшли башлый. Аннары үз авылында механизаторлар өчен курслар ачып җибәрә. Шуннан аны Кошки районыныңНадеждино авылындагы СПТУгаэшкә алалар, аннары Кошкидагы ДОСААФка…

Ә гаилә бу вакытта ишәя тора.1965 елда улы Ильяс, 70нче елда Равилә туа. Гомәр ага Кошкида да зур өй сала, чөнки кайчан да булса гаиләсен шунда алып килеп яшәргә хыяллана. Ләкин Туплида татар телен укыткан Галия, башка җирдә үзенә эш булмас дип, Туплидан китәргә теләми. Шулай итеп, Гомәргә ял көннәрендә генә гаиләсе янына кайтып йөрергә кала.

Галия бөтен гомерен балаларга багышлый. Класстан тыш эшләр, җыелышлар, бәйрәмнәр, чыгарылыш кичәләре һәм яңа уку еллары арасында ярты гомере үткән дә киткән. Менә үзенең балалары даүсеп җиткәннәр инде.

«Минем балалар бик мөстәкыйль иделәр. Ярты көннәремәктәптә уза. Кайтып, капкалапалалар да, малларны карыйлар, суташып куялар. Ә Равилә өйләрнеялт иттереп җыештыра. Аннарыйә чаңгы шуарга, йә класстан тышэшләр белән шөгыльләнергә китепбаралар. Кичен барыбыз да өйдә җыелып, бер өстәл тирәсенә тезелешеп утырабыз. Балалар дәрескарый, ә мин өем-өем дәфтәрләр тикшерәм, иртәгәгә планнар язам.Ә вакыт калса шашка, шахмат уйныйбыз»…

 

Илдар            

Илдар ундүрт яшендә Куйбышевның приборлар ясый торган техникумына укырга китә. Ә тәмамлагач, 1974 елда, икетуган абыйсы Шамил Сатдаров эзләре буенча медицина институтына укырга керә. Авыл малаена әнисеннән акча сорамас өчен яхшы укырга да, коймалар буярга да, вагоннар бушатырга да, базарда эшләргә дә, сарайлар салырга да туры килгән. Ә инде дерматовенеролог һөнәренә ия булгач, яраткан эшенә ябыша. Башта табиб, аннары бүлек мөдире булып эшләгән егет 1986 елда Самар өлкә дерматовенерология диспансеры җитәкчесе булып китә. Илдар Гомәр улы фән белән мавыгып, туксанынчы еллар ахырында кандидат диссертациясен, ә 2003 елда медицина фәннәре докторы исемен яклый.

 

Ильяс

Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Ильяс Шәкүров Куйбышев дәүләт университетының кичке бүлегенә укырга керә. Шуннан аны армиягә алалар. Мәктәпнең комсомол комитеты әгъзасы буларак, күп эшләгән егетне тиздән рота комсоргы итеп сайлап куялар. Ә демобилизациядән соң армиядә туплаган лидер сыйфатлары аңа комсомолның район комитетында инструктор булып эшләргә мөмкинлек бирә.

Университетны тәмамлап, юридик фәннәр белгечлеген алып чыккан Ильяс Шәкүров сиксәненче еллар ахырында шәһәр комсомол комитеты каршындагы «Яшьләр инициативасы фонды»нда җитәкче урынбасары булып эшли башлый. Аннан китә инде — «Яшьләр үзәге» директоры, кыйммәтле кәгазьләр белән эш итә торган фирма директоры һәм оештыручысы, «Волжский универсальный банк»та правление рәисе урынбасары…

Үзгәртеп кору елларында аңа банкротка әверелеп баручы Фермербанк белән җитәкчелек итүне тәкъдим иткәч, ул үзен сынап карарга тели. Булдыра алмас, Фермербанк шартлар, дип торучылар бик ялгышалар. Әкренләп, җитәкченең үлчәп атлаган адымнары нәтиҗәсендә, банк яхшы гына эшләп китә, һәм бераздан ул Ипозембанк булып теркәлә. Шушы чорда Ильяс әфәнде экономика фәннәре буенча кандидат диссертациясе өстендә эшли башлый, ә аны уңышлы яклагач, ярты юлда туктап калмый, докторлык диссертациясен дә язып, экономика фәннәре докторы исеменә лаек була. Шулай итеп, Ильяс Гомәр улы студентларга экономика фәннәре буенча лекцияләр укый башлый һәм практика белән теорияне параллель рәвештә алып бара. «Профессор булып тумыйлар, әлбәттә. Моның өчен бик күп укырга, бик күп тырышырга, энә белән кое казырга кирәк. Әти белән әни, безнең ерак бабаларыбыз биргән геннар да ничектер уңышлы урнашканнар күрәсең. Өчебездә дә укуга, яңа белемгә омтылыш зур. Без бик күп эшлибез, һәм моның нәтиҗәсе көттерми», — дип, Ильяс Гомәр улы бөтен кешегә дә билгеле сүзләрне әйтте. Тик менә татарлар арасында, Шәкүровлар кебек, бертуктаусыз укуга, белемгә омтылучылар бик күп түгел шул әле.

Милли җанлы Ильяс әфәнде татар тормышын ярып керде, дисәм дә ялгышмам. Башта «Яктылык» мәктәбенең попечительләр советы рәисе генә булып торган бу кеше ике ел элек өлкә «Туган тел» оешмасын җитәкләде. Шушы вакыт эчендә аның командасы күзгә күренерлек нәтиҗәләргә иреште. Бу турыда «Бердәмлек» газетасы бертуктаусыз язып тора һәм аның укучылары Ильяс әфәнденең татар тормышына керткән өлешен күреп, бәяләп өлгергәннәрдер, дип уйлыйм.

Ә Равилә Мәскәүнең сәүдә институтын тәмамлап, гаилә бизнесы булып саналган «Кулинария» кибете белән уңышлы гына җитәкчелек итә. Бу Илдарга һәм Ильяска фән белән дә, җәмәгать эшләре белән дә иркенләп шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Алтын туй

Алтын туй

Галия апа оныгы Наилә белән

Галия апа оныгы Наилә белән

 

Ильяс улларында кунакта

Ильяс улларында кунакта

Туган йорт каршында

Туган йорт каршында

Шәкүровлар гаиләсе

Шәкүровлар гаиләсе

«Баламның баласы балдан татлы»

«Баламның баласы балдан татлы»

Бәхетле картлык

Гомәр абый, балалары Самарда укып чыгып, үзләре сайлап алган юл белән киткәч, Кошкидагы өен сатып, яңасын алып, анны да төзекләндереп, тагын сатып, акча эшли һәм Самардан йорт ала. Шулай алар олы яшьләренә җиткәч, балалары янына килеп урнашалар.

Авылдашлары бу гаиләне әле дә яратып искә ала. Бигрәк тә Галлия апаның Самарда яшәүче укучылары Коръән мәҗлесе үткәрсәләр дә, бәйрәм-фәлән булса да, беренче кунак итеп Шәкүровларны чакыралар.Уллары-кызлары да әти-әниләрен зурлап, аларның юбилей-туган көннәре мәҗлесләрен Самарның Җәмигъ мәчетендә уздыралар иде. Хәзер инде картлар алай йөрергә теләмиләр. Иң мөһиме, Равиләнең “Кулинария” кибете янында гынаурнашкан фатирдан (алар анда бер ел элек күченделәр) Гомәр агаһәм Галия апаның өч баласы, алтыоныгы һәм бер оныкчыгының эзесуынмый, бөтен кирәк-яраклары,медицина ярдәме – барысы да бар.

Шулай авыр башланган тормышта яшәгән кешене Ходай Тәгалә картлыкта нинди җимешләр белән бүләкли бит! Татар милләтенә, илебезгә игелекле, укымышлы балалар үстереп бирүләре өчен бу ике кешегә рәхмәттән башка ни әйтеп була?! Исән булсыннар, балаларын һәм оныкларын шатландырып, тагын озак еллар яшәсеннәр иде!

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Самар татарлары» журналы, 6нчы сан, 2014 ел.

Просмотров: 3116

3 комментариев

  1. Исянлек хям бяхетле еллар гына калсын алдагы юлларда!!! Ряфик белян Дания.

  2. Аллахы Раббымыз тагында озын хаерле гомерляр бирсен!

  3. Рәхмәт Сезгә акыллы балаларыгыз эчен!