20 мартта өлкәбезнең бердәнбер татар районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдиновка 60 яшь тула.
Рафаэль Камил улы Татарстанның Чирмешән районы, Светлогорск бистәсендә күп балалы гаиләдә туып-үсә. Мәктәп елларында малай тәртибе һәм яхшы укуы белән аерылып тора, эшчән гаиләләрдә тәрбияләнгән дуслары күп була. Мәктәп елларында малай оештырылган барлык эшләрдә дә актив катнаша, башлап йөрүчеләрдән булачагы балачагыннан ук күренеп тора. Хәер, моны начар сыйфат дип санарга ярамый. Институтта укыганда да бар нәрсәгә дә өлгерә, комсомол тормышы үзәгендә дә кайный, әти-әнисеннән акча көтеп ятмый, үз көнен үзе күрергә тырышып, төрле эшләрдә эшли, әти-әнисе карамагында тагын дүрт бала булуын беркайчан да онытмый.
Мәкаләне «Бердәмлек»нең 15 мартта чыккан санында тулысынча укый аласыз.
«Бердәмлек».
Просмотров: 576