25 апрельдә Самараның «Победа» мәдәният йортында «Бердәмлек» өлкә татар газетасы үзенең 35 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Кеше гомере өчен 35 яшь әллә ни күп вакыт түгел, ә менә Татарстаннан читтә басылып чыгучы милли басма өчен бу шактый озын юл. Болганчык туксанынчы елларда оешкан газетабызның киләчәк гомере ыспай гына бармаган, шушы гомер эчендә нинди генә авырлыклар белән очрашырга туры килмәгән, ничәмә-ничә мәртәбә ябылу куркынычы белән очрашкан! Шуңа да карамастан, «Бердәмлек» яши, элеккегечә атна саен сигез битле басма булып милләт җанлы якташларыбызның өйләренә килеп тора.
35 ел дәвамында басма битләрендә саф әдәби татар телендә Самара татарлары тарихы язылып бара, газета халыкның гореф-гадәтләрен, телен саклап калу өчен көрәшә, шул ук вакытта милләтара толерантлыкны һәм күршелекне дә пропагандаларга онытмый. «Бердәмлек»не өлкә шәһәрләрендә һәм районнарында гына түгел, Ульяновск, Оренбург өлкәләрендә, Татарстан Республикасында яшәүче якташларыбыз да белә һәм укый.
Газетабызның бәйрәме эш көне булуга һәм иртәдән бирле явып торган яңгырга карамастан, туган көнебез белән котларга өлкә авыл-шәһәрләреннән һәм Татарстаннан килгән күпсанлы кунаклар «Бердәмлек»нең никадәр кадерле һәм кирәк булуын дәлилләде. Чара ял көнне узса һәм көн аязрак булса, бәлки, Мәдәният йорты залында урыннар җитмәгән дә булыр иде.
Тантана 15:00 сәгатьтә башланырга тиеш булса да, «Победа» мәдәният йортына халык бер сәгать алдан җыела башлады. Фойеда аларны ачык йөз белән редакциянең күптәнге якын дусты, «Идел» халык ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов, тальянкасын яңгыратып, каршы алып торды. Абыйлар-апалар гармунга кушылып туйганчы җырлаштылар һәм биештеләр, күптәнге дусларын очратып, хәл-әхвәл белештеләр. Шунда ук оештырылган «тарихи почмакта» «Бердәмлек»нең иң беренче санын һәм башка елларда басылып чыккан номерларын карадылар, газета битләрендә урын алган мәкаләләрне һәм инде арабыздан киткән авторларны искә алдылар.
Мәкаләне тулысынча газетаның 16нчы санында укый аласыз.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
«Бердәмлек».
Просмотров: 455