Якты эз калдырдылар алар…

k2wm_S9AB9CA-M9UqegatpLbXQyAVf2VHAee9Voh_sapjPoK_bWKCPcCq_qGE0kLEFxD3tFG6R0cbBk0x9y3WqVWРинат белән Ризидә Мәрдановлар истәлегенә

Язмам геройлары – Камышлы районының Иске Ярмәк авылында гомер иткән Ринат белән Ризидә Мәрдановлар — тормыш юлын лаеклы үтеп, үзләре артыннан якты эз калдырган кешеләр.

Ринат гаиләдә апалары арасында бер малай. Тәртипле, акыллы бала булып үсә ул. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Бер сүз белән әйткәндә, бик булдыклы була. Мәктәптән соң Самараның педагогия институтына кергән егет биредә дә тырышлык күрсәтә, гел “бишле”гә генә укый, уңышларга ирешә. Ә 1993 елда туган авылы Иске Ярмәккә кайтып, Яңа Ярмәк мәктәбенә укытучы булып урнаша. Көн саен эшкә күрше авылга йөрергә туры килсә дә, Ринат беркайчан да авырсынмый, хезмәтен яратып, зур җаваплылык белән башкара.

Ринат Яңа Ярмәк мәктәбендә физкультура, хезмәт дәресләрен укытты. Тирән белемле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, олы йөрәкле, үз эшенең чын остасы булган мөгаллимне хезмәттәшләре дә хөрмәт итте, укучылар да бик ярата иде.

Ринат әфәнде ел саен Яңа Ярмәктә чаңгы ярышларын уздырып килде. Шуларның берсен мин әле дә бик яхшы хәтерлим. Бу чарага бөтен авыл халкы җыелган иде. Гаиләләребез белән бергә чаңгы шууда ярыштык. Ә аннан төрле конкурсларда да катнаштык. Соңыннан бөтенебез дә ап-ак кар җәелгән кырда зур самавырдан чәйләр эчтек, тәм-томнар белән сыйландык. Авылдашларың белән аралашып, хәл-әхвәлләр сорашып, кышкы саф һавада ял итүе ни тора бит! Ул күңелле мизгелләр әле дә сагындыра.

Ринатның хатыны Ризидә дә Иске Ярмәктә туып-үсә. Кечкенә чагында гел табиб булып уйнарга ярата ул. Курчакларга укол кадый, аларны дәвалый. Үсеп җиткәч, хыялын тормышка ашыру ниятеннән Шенталыдагы медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, туган авылында шәфкать туташы булып эшкә урнаша.

Ә 1996 елда Иске Ярмәктә яңа гаилә барлыкка килә – мәктәптә укыганнан бирле дуслашып йөргән Ринат белән Ризидә тормышларын бер-берсе белән бәйлиләр. Бөтен эшләрне бергә башкарып, киңәшеп, серләшеп, тату гына яшиләр алар.

Бәхетләрен тулыландырып, мәхәббәт җимешләре — малайлары туа. Яшьләр улларына шатланып туя алмыйлар.

Матур гына гомер кичергәндә, аяз күктә яшен суккандай, гаиләгә зур кайгы килә. Ринат яман чир белән авырый башлый. Берничә ел дәвамында дәваланса да, бу афәттән котыла алмый ул һәм 2018 елда, сөекле хатынын, газиз балаларын ятим калдырып, күзләрен мәңгелеккә йома.

Ризидә бу кара хәсрәтне бик авыр кичерә, билгеле. Тик ничек тә яшәргә, улларын башлы-күзле итәргә кирәк. Шуңа күрә, үз-үзен кулга алып, тормыш көтәргә тырыша ул.

Тик, кызганыч, аның гомере дә кыска булды шул. Быел Ризидәбез, каты чирләп, якты дөнья белән хушлашты. Бу тирән кайгыны аның якыннары гына түгел, Иске Ярмәк, Яңа Ярмәк авыллары халкы да бик авыр кичерде. Ризидә ханым 30 елдан артык шәфкать туташы булып эшләде бит. Хезмәтенә тугры, ачык йөзле, мәрхәмәтле, ярдәмчел иде ул. Аны барысы да яратты, хөрмәт итте, бары тик мактап кына телгә алды. Әйе, үз гомерендә күпме кешегә булышкан, аның шифалы куллары кемнәрне генә терелтмәгән, җылы сүзләре кемнәрнең генә күңелен күтәрмәгән шул!

Шулай итеп, Мәрдановларның өч малае ятим калды. Олы уллары, мәктәпне тәмамлагач, Самарага китеп урнашты, үз гаиләсен дә корды инде. Икенчесе дә Самарада укып йөри. Ә кечесе 11 нче сыйныфта белем ала. Аллаһы бирсә, туганнары, апалары, әбиләре бу балаларны ташламаслар. Шушы авыр хәсрәтне сабырлык белән кичереп, бәхетле булып яшәргә язсын инде үзләренә.

Ринат белән Ризидә күркәм холыклы кешеләр иде. Раббым үзләренә җәннәтләрдән урын насыйп итсен.

Рузалия ГАФУРОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1326

Комментирование запрещено