Каһарманнар безнең күңелләрдә мәңге сакланыр…

Screenshot_20200405_2030081941 елның 22 июнь көне. Матур итеп җәйге таң атып килә. Халык исә рәхәтләнеп йоклап ята. Әмма инде көндез әлеге тынычлыкның әсәре дә калмый, чөнки ил өстенә: “Сугыш башланды!” дигән коточкыч хәбәр тарала. Фашистлар Германиясе, Ватаныбыз чикләрен бозып кереп, канкойгыч сугыш башлый. Советлар Союзын тар-мар итәрбез, дип уйлыйлар алар. Ләкин илебез халкы, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә ташкындай күтәрелә. Камышлы районының Бозбаш авылыннан да күп кеше фронтка китә. Алар арасында Зиннәт Шакир улы Нуриев та була.

Якташыбыз 1914 елда Шакир ага һәм Минкамал апа гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән уңган, батыр булып үсә ул. Бик тиз кул арасына кереп, әти-әнисенең ярдәмчесенә әверелә. Вакыты җиткәч, егет армия хезмәтенә алына. Шул вакытта башланган Совет-фин сугышында катнашып, илебез мәнфәгатьләрен яклый һәм туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Ә 1941 елда кабат яу кырына китә…

Зиннәт әфәнде генерал Рокоссовский җитәкчелегендәге кавалеристлар частена эләгә. Аның фронтта күрсәткән батырлыклары турында түбәндәге язмалар да ачык сөйлиләр (алар бүләкләү кәгазьләреннән алынды):
“Иптәш Нуриев З. Ш. — Бөек Ватан сугышы ветераны. Батальонда конюх булган Нуриев яшерен документларны корпуска һәм армия штабына һәрвакыт вакытында илтеп җиткерә. Германия территориясендә барган сугышларда да ул тәҗрибәле һәм куркусыз атчы буларак аерылып тора. Аңа берничә тапкыр яшерен документлар белән полктан полкка йөрергә туры килә. Альтдамм шәһәре янындагы бәрелешләр вакытында иптәш Нуриев хәтта көчле артиллерия уты астында документларны кирәкле урынга илтеп тапшыра. Ә кире кайтканда немецларның бер төркеме камышларга яшеренгән булуын күреп алган егет автоматыннан аларның икесен атып үтерә, икесен исә әсирлеккә ала.

Сугышта күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы, яшерен документларны частька вакытында илтеп җиткерүе өчен иптәш Нуриев Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә”.
“Иптәш Нуриев үзен аяусыз көрәшче буларак танытты. Артиллерия уты һәм авиация туплары астында дошман белән сугыш барганда, үз гомере белән исәпләшмичә, документларны вакытында илтеп тапшырды.

Днепрны кичкәндә каты яралана ул. Шуңа да карамастан, елганы кичеп, җәяүләп документларны тиешле урынга илтеп җиткерә. Моның өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә”.

Зиннәт әле фронтка киткәнче Минҗамал исемле кыз белән гаилә корган була. Тик яшьләрнең бәхетле көннәрен бозып, туйдан соң күп тә үтми сугыш башлана. Үз вакыты белән батыр солдатның улы туа. Аңа Ринат дип исем куштыралар.

Минҗамал апа балам кечкенә дип тормый: кирәк икән — кырга, кирәк икән — фермага эшкә йөри. Ир-атларның барысы да диярлек фронтка китеп беткәч, аларны хатын-кызлар, балалар һәм карт-корылар алмаштыра. Көннәр төннәргә ялгана. Назлы затларыбыз халык өчен иң кырыс, иң каты сынауга әверелгән дәһшәтле сугыш елларында игенче дә, терлекче дә, тракторчы да булганнар. Шуның өстенә, яу кырларындагы ир-егетләр өчен бияләйләр, оекбашлар бәйләп, җылы киемнәр, киез итекләр җыеп җибәрү буенча да иң тырышлар булганнар. Әйе, халкыбыз Бөек Җиңү хакына көчен дә, малын да, хәтта җанын да кызганмаган.

Бәхеткә, Зиннәт абый сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Бозбаш авылында өй җиткезеп, матур гына яшәп китәләр алар. Гаиләнең бәхетен тулыландырып, бер-бер артлы балалары Роза, Разия, Нурия, Рафаэль дөньяга аваз сала.

Зиннәт аганы, әнисенең коммунист булуын исәпкә алып, инвалидлар артеленә директор итеп куялар. Анда ул озак еллар эшли. Шулай итеп, тормыш әкрен генә җайлана. Балалар тупырдап үсәләр, укыйлар.
Тора-бара, артельне башка җиргә күчерү сәбәпле, Нуриев кустарьга урнаша. Аннары исә Усманда нефтяник була. Әмма нефтебазага йөреп эшләргә ерак дип, Шенталы урман сәнәгать хуҗалыгына күчә һәм Камышлы районына дисәтник булып юллана. Ә соңыннан Яңа Ярмәк авылында урманчы вазыйфасына керешә һәм гаиләсен дә бирегә алып килә.

Шулай итеп, Нуриевлар безнең авылда төпләнеп калалар. Зур, иркен өйләр, каралты-куралар корып җибәрәләр. Уңган-булган Зиннәт ага барысын да үз куллары белән башкара. Гомумән, аларның гаиләсе башкаларга матур үрнәк булып тора.

Коточкыч сугыш юлларын узган батыр солдатыбызның гомере, кызганычка, бик кыска була шул, яшьнәп яшәр чагында, 49 яшендә, якты дөнья белән хушлаша ул.

Һәрбер авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар хөрмәтенә һәйкәл куелган. Илебез иминлеген яклап, яу кырында баш салган каһарманнарыбызны беркайчан да онытмабыз, алар безнең күнелләрдә мәңге сакланыр…

Рузалия ГАФУРОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 314

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>