Духовное управление мусульман РТ объявляет о старте приема заявок на XXI Форум мусульманской молодежи, который пройдет 19-26 июля 2026 года в палаточном городке в древнем городе Болгар. Организаторы Форума – Духовное управление мусульман Республики Татарстан совместно с Фондом поддержки исламской культуры, науки и образования.
К участию приглашаются юноши и девушки 18-35 лет. Заявки принимаются до 1 июля 2026 года включительно. На Форум съедутся более 100 человек из разных уголков России.
Форум мусульманской молодежи – это образовательная и коммуникативная площадка, на которой участники получают новые знания и компетенции, презентуют свои идеи и получают ресурсную поддержку на их реализацию. Для участия в Форуме парням и девушкам необходимо подготовить идею социального проекта, направленного на решение актуальных проблем общества, развитие мусульманской общины, укрепление традиционных духовно-нравственных ценностей и улучшение качества жизни населения. Таким образом, на Форуме участники освоят навыки социального проектирования, а лучшие проекты получают финансовую, информационную, консультационную и иные меры поддержки от ДУМ РТ и партнеров Форума.
В этом году обучающие мероприятия будут организованы в формате практических разборов, где своим опытом поделятся признанные эксперты. Они расскажут о том, как быстро запустить проект, как найти бюджет для проекта, как прокачать проект через медиа и др. Кроме обучающих мероприятий, программа включает погружение в историю, а также лекции от известных богословов, разнообразные интеллектуальные, культурные и спортивные мероприятия, круглые столы.
Примечательно, что многие проекты участников Форума успешно реализуются. Среди них — подростковый подкаст для мусульман «НЕтрудный подросток», первый в Санкт-Петербурге билингвальный экскурсионной маршрут, посвященный татарской культуре и истории, Центр исследований исламского мира, курсы по духовно-нравственному воспитанию «Дети – наше будущее» и др. Познакомиться с проектами, получившими поддержку Форума можно по ссылке.
***
Диния нәзарәте 2026 елның 19-26 июлендә борынгы Болгарда палаткалар шәһәрчегендә узачак XXI Мөселман яшьләре форумына чакыра. Әлеге чарада 18-35 яшьлек мөселманнар һәм мөслимәләр катнаша ала.
Форумга гаризалар 2026 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Форумга Россиянең төрле почмакларыннан 100 дән артык кеше килер дип көтелә. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм күрсәтү фонды оештыра.
Мөселман яшьләре форумы белем туплау һәм аралашу мәйданчыгы булып тора, анда катнашучылар яңа белемнәр һәм күнекмәләр ала, үз идеяләрен тәкъдим итә һәм аларны гамәлгә ашыру өчен ярдәм алуга ирешә. Форумда катнашу өчен егетләргә һәм кызларга җәмгыятьнең көнүзәк проблемаларын хәл итүгә, мөселман җәмгыятен үстерүгә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль проект идеясе белән чыгарга кирәк. Шулай итеп, яшьләр Форумда социаль проектлаштыру күнекмәләрен үзләштерәчәк, ә иң яхшы проектлар Нәзарәттән һәм форум партнерларыннан финанс, мәгълүмати, консультацион һәм башка төрле ярдәм алачак.
Быел белем бирү чаралары гамәли тикшерүләр рәвешендә оештырылачак, анда танылган экспертлар үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Алар проектны тиз арада эшләтеп җибәрү, проектны тормышка ашыру өчен акча табу, массакүләм мәгълүмат чаралары аша проектны таныту турында сөйләячәкләр. Белем бирү чараларыннан тыш, программа тарих белән таныштыруны, шулай ук танылган дин галимнәреннән лекцияләрне, төрле интеллектуаль, мәдәни һәм спорт чараларын, түгәрәк өстәлләрне үз эченә ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: форумда катнашучылар тәкъдим иткән яшүсмер мөселманнар өчен «НЕтрудный подросток», Санкт-Петербургта татар мәдәнияте һәм тарихына багышланган экскурсия маршруты, Ислам дөньясы тикшеренүләре үзәге, балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүгә юнәлтелгән «Балалар – безнең киләчәгебез» кебек проектлар һ.б. уңышлы тормышка ашырыла. Форум ярдәм иткән проектлар белән биредә танышырга мөмкин.
Просмотров: 320



Добавить комментарий