Әнисе Гизелбанат Зинәтулла кызы 69 яшендә вафат булу сәбәпле, «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фонды директоры, Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы Советының әгъзасы Залия Минияр кызы Динмөхәммәтованың авыр кайгысын уртаклашабыз.
Хушлашу мөрәсиме бүген 11.00 сәгатьтә 22 Партсъезд урамы, 42 йорт, 3 фатир адресы буенча узачак. Большечерниговский районының Кинзягулово авылында җирләнәчәк.
Якыннарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен, мәрхүмнең урыны оҗмах түрендә булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!
Татар җәмәгатьчелеге исеменнән Самар өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте президенты И.Г.ШӘКҮРОВ.
Просмотров: 176



Добавить комментарий