Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, яшеллек беркайчан да артык булмый. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Камышлы районы Иске Ярмәк авылы урамнарында 70 агач утыртылды. Үсентеләр Юкәле Тау башындагы җиргә дә төртелде. Өмәчеләрнең бөтен теләге: яшь агачлар тамыр җибәреп, үсеп кенә китсеннәр.
Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМОВ фотосурәтләре.
Просмотров: 1674