6-7 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлегенең ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырышлары узды.
“Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (БТК БК) эшчәнлегенең ел йомгакларына һәм киләсе елга эш планына багышланган киңәйтелгән утырышы 17 ноябрьдә Казанда булган авиаһәлакәт корбаннарын искә алу чарасы белән башланып китте.
Биредә Самара өлкәсенең татар оешмалары вәкилләре дә катнашты: өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте Президенты Ильяс Шәкүров, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, Бөтендөнья Татар Конгрессы әгъзасы, Похвистнево районының «Туган тел» оешмасы рәисе Рәсыйх Латыйпов, Самар шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкат Хуҗин, “Болгар мирасы” тарихи-мәдәни фонды җитәкчесе Гомәр Батыршин, Тольятти шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рауф Кирасиров, Сызран шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илсур Гыйльманов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры Шамил Галимов, “Duslar club” яшьләр иҗади оешмасы рәисе Илнур Маннанов.
ТР Дәүләт Советы депутаты, БТК БК рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендәге әлеге утырышта ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм республика парламенты депутаты, БТК БКның Казан бүлеге рәисе Фәрид Мифтахов, ТР Министрлар Кабинетының мәдәният һәм ТР халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм аның урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һ.б. рәсми затлар, Россиянең 52 төбәгеннән, ерак һәм якын 16 чит илдән килгән һәм җирле татар оешмаларының (50ләп вәкил) барлыгы 200 тирәсе милли хәрәкәт лидеры һәм делегаты катнашты.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменәреннән делегатларны кайнар сәламләп һәм якынлашып килгән Яңа ел белән котлап, шушы утырышка чакырылып та килә алмаган ТР Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәров исеменнән рәхмәт әйтеп сүз алган Радик Гыйматдинов Татарстанның үзеннән читтәге төбәкләрдә яшәгән татарларга нинди төр ярдәм һәм мөмкинлекләр булдыруын барлады.
Инде 11нче тапкыр Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы уза, дип искәртте хисап докладында аның рәисе Ринат Закиров. “Татар дөньясы бүген Татарстан белән бергә хәрәкәт итә дип әйтергә тулы нигез бар. Мондый уңышлар күктән төшкән бәхет түгел, алар — Бөтендөнья татар конгрессының һәм бөтен дөньяга сибелгән халкыбызның тырышлыгы нәтиҗәсе. Чыннан да, бүген Татарстан читтәге татарларга таянып күп эшләр алып бара. Әлеге эшләр Республика ярдәме белән бик күп юнәлешләрдә бара, әйтик, Сабан туйлары уздыруда, балаларны уку әсбаплары белән тәэмин итүдә, мәчетләр төзү эшендә, милли-мәдәни үзәкләр оештыруда, татар тарихына багышланган һәйкәлләр һәм музейлар ачуда, татарча көрәш турнирлары, ат чабышлары уздыруда. Шунысын да әйтергә кирәк, тагы бер матур гадәт гамәлгә кереп бара. Татар тормышын үстерүгә багышланган проектларга Татарстан Президенты грантларын тапшыру – үзе бер яңа, рухландыргыч күренеш”, — диде чыгышында рәис.
Җыеп кына әйткәндә, Ринат Закиров, Разил Вәлиев, БТК БКның милли мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе исеменнән мөнбәр тоткан һәм мәгарифнең, шул исәптән милли мәгарифнең торышын тамырыннан белгән Тарих институты галиме Марат Лотфуллин, биредә чиратка язылып сүз алган төрле төбәкләрнең милли лидерлары милли мәгарифнең хәзер аяныч хәлгә төшүе, бу вазгыятьтә хосусый уку йортлары булдыру, булган мәктәпләрдә миллилекне саклау һәм татар теле укытылуны контрольлек итүне көчәйтү заруриятенә басым ясады. Р.Закиров сүзләренчә, Татарстаннан читтән татар балаларын Казанга китереп укытырлык интернат-гимназия кирәк.
Шулай ук татарларның этник тәңгәллеген саклап калудагы проблемалары, себер татарлары мәсьәләсенә бәйле вазгыять, гаилә институтының таркалып баруы, заманында татарлар төзеткән мәчетләрнең башка милләтләр кулына күчә баруы һәм татарларның дингә мөнәсәбәте, киләсе елдан “Без – бергә” дигән исемдә чыгачак “Атна вакыйгалары” газетасын аена бер бастырып тарату аз, – ике кирәклеге (“Татмедиа” ААҖ филиалы булган “Шәһри Казан” газетасы редакциясе” директоры, “Атна вакыйгалары” газетасы баш мөхәррире Мансур Мортазин чыгышы), һ.б. хакында сүз булды. Пленар утырыш барышында Бөтендөнья татар конгрессы яңа дизайндагы сайтын һәм аның “Дөнья” ТВ-студиясен БТК БКның мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәйхи презентацияләде.
Чувашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Ульяновск татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин, Урал татарлары конгрессы рәисе урынбасары Фәвия Сафиуллина, Американың Висконсин университеты галиме Юлай Шамилоглу, Оренбург татарлар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Руслан Зәбиров, БТК БКның Казан бүлекчәсе җитәкчес Фәрид Мифтахов, Башкарма комитет әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова, Башкортстан һәм Коми Республикалары, Красноярск крае, Архангельск, Пенза, Магнитогорск өлкәләре, Әлмәт шәһәре, Европа татарлары альянсы, яңа гына эш башлаган Венгрия милли җәмгыяте җитәкчеләре, Тубыл каласыннан себер татарлары вәкиле һәм башка бик күп төбәкләрдәге милли хәрәкәт өчен җан атып эшләүчеләр көн кадагындагы проблемаларны күтәрде, тәкъдимнәр кертте, фикер уртаклашты. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин исә киләсе елга булачак III Бөтендөнья татар яшьләре форумына урыннарда делегатларны туплый торырга киңәш итте.
Ике көн рәттән уздырылган киңәйтелгән утырыш азагында резолюция кабул ителде, ул кичә 8 комиссия кабул иткән резолюцияләрдә каралганнар белән тулыландырылганнан соң (алар буенча комиссияләр җитәкчеләре хисап бирде), конгресс сайтына эленәчәк. Шулай ук әлеге халыкара оешманың киләсе елга эш планы анда тагын бер атнадан пәйда булачак, дип белдерде БТК БК рәисе Ринат Закиров.
Урыннарда милли хәрәкәттә нәтиҗәле эшләгәннәргә утырышта дәүләт бүләкләре – ТР Президенты Указы белән Татарстанның атказанган исемнәре һәм ТР Президентының Рәхмәт хатлары, Рәхмәт сүзләре, шулай ук БТКның үз бүләкләре – БТК иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге медальләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Просмотров: 1314
АТКА ТАТАРЛАР ХЫЯНӘТ ИТТЕЛӘР!!!
Атлар Татарны батыр итте, саклады! Татар халкы гомер-гомергә ат асраган! Хуҗалыкта зур ярдәмче дә, туйдыручы да булган ул! Сабан туйлары ат чабышыннан башка узмаган. Сәфәр чыкса да, яуга китсә дә, татар кешесе атта булган! Чын Татар аты булмаса, безнең милләт юкка чыга!
“Кайда гына йорми, ниләр курми
Ир-егеткәй белән ат башы!”
Дигән җыр юктан гына килеп чыкмаган.
Бия сөтөннән кымыз, эремчек, корт ясаганнар. Кымыз сусауны баскан, егәрлек өстәгән. Иң мөһиме, Татарлар ашказаны җәрәхәтеннән җәфаланмаган, туберкулез белән авырмаган. Чөнки кымыз эчкән. Кымыз туберкулез “Кох таякчыкларын” нейтральләштергән, иммунитетны ныгыткан. Ат атланып йөргән Татар ирләре простатит белән дә авырмаган!!!
Заманалар узгәрде, Татарлар ат асраудан читләште. Милли узәнчелеген югалту белән бергә, аттан йөз чөергән Татар халкы вагайды, ашкайнату системасы авырулары, “туберкулез,простатит” белән еш авырый башлады!!!
Хэзер Татарстан “туберкулез” һәм ашкайнату системасы авырулар буенча алдынгы урында. Тубдиспансерлар авырулар белән тулы!
Татарга акылына килеп, дуңгыз итеннән баш тартырга, “Татар пародасына” ат асрый башларга, кымыз эчәргә, эремчек, корт ашарга кирәк. Мәскәу янында хәтта руслар да ат асрый башладылар, кымыз эчәләр. Татарстанга кымыз китерә башладылар тубән сыйфатта. Ә Башкорстанның санаторийларында чирләгән кешеләрне кымыз белән дарулыйлар. Бакча йортындагы балаларга да кымыз эчертәләр.
Буген Татарстан дуңгыз ите һәм аракы җитештерү буенча беренче урынга чыкты. (Уз җиреңне һәм уз халкыңны шулай “яратырга” кирәк бит!). Татар җирендә дуңгыз асрау ул бөтенләй хилаф гамәл. Дуңгыз асраган Татар узен, балаларын нәҗесләү белән бергә куршеләренә дә зыян сала. Дуңгызда дәвага бирешми торган 40 авырулар бар. Шуңа күрә тизәген хәтта ашлама итеп кулланмыйлар, ә дуңгыз асраган җир озак еллар эшкә яраксыз була. 200 ел җирне мәсхәрә итә. Дуңгыз асраган Татар мусульман беркайчан бай булмас, ә бәлә-каза булыр! Татарлар чума Африкан белән чирләрләр!!!
Иң аянычлысы шул: Татарны ат асраудан коммунист Миллиоратор шах Али туктатты! Атка ул узе хыянәт итте.Татар телен устермаде! Ат асрый башларга кирәк безгә!
Татарлыктан Татар һич гарь итәрме,
Кеше исмене инкяр итәрме.
Татарлыкта Татар углыТатармын,
Татар тугел димә – башың ватармын!
Дәрдемәнд – Рамиев!
Дәрдемәнд миценат булды, атларны асрады, грампластинкалар, коранны бастырып чыгарды, мәчетләр төзеде. Ул хәл революциягә кадәр булды. Л.Н.Толстой кымыз ясады Ясная Полянада, Гавриил Державин да кымызны эчте!
Хисматулин.Татарстан.