Тәрбия һәм белем бирүдә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган укытучысы, «Яктылык» мәктәбенең ветеран мөгаллимәсе Нурзидә Әхмәтзыя кызы ФӘЙЗУЛЛИНАга!

imageХөрмәтле Нурзидә  ханым!

Самара  өлкә «Туган тел» татар  җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим, иң изге теләкләремне юллыйм.

Сез милләтебезне саклаучы мөгаллимә булдыгыз. Укучыларыгызны бөек татар шәхесләре белән таныштырдыгыз,  ана теленең матурлыгын, моңлылыгын күрсәтеп, анарга карата соклану уята белдегез.

Күпъеллык авыр хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез.  Сезгә һәм  якыннарыгызга  бәхет, исәнлек-саулык, иминлек һәм  мул тормыш телибез!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.


КОНТЕКСТ:

Һәрвакытта да Укытучы апа булып калачак!

* * *

Балалар белән эшләү – үзе зур бәхет!

Просмотров: 2081

Комментирование запрещено