Бөек Ватан сугышы — илебез тарихында халкыбызның йөрәгендә төзәлмәслек яра калдырган иң зур вакыйгаларның берсе. Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклау өчен бөтен ил аякка баскан.
Безнең гаиләне дә сугыш афәте читләтеп үтмәгән. 1941 елда фронтка Мостафа бабам Котлаев китә. Ул күп юлларны үтеп, Сталинград өчен барган сугышта яраланып госпитальгә эләгә. Ә катлаулы операциядән соң бабамны туган авылы – Похвистнево районы Иске Мәчәләйгә кайтарып җибәрәләр. Биредә ул безнең булачак әбиебез – Минебаян Әүшәевага өйләнә.
Ульяновск өлкәсе Атлаш авылында яшәгән карт бабаларым – Хәйретдин Иваев һәм Сабир Булатов та Бөек Ватан сугышында катнашканнар. Тик аларның беренчесе 1943 елны хәбәрсез югалган, ә менә аның олы улына 1945 елда сугыштан Җиңү белән кайтырга насыйп була.
Сабир бабабыз фашистларга каршы мылтык тотып сугышмаса да, Бөек Җиңүгә ул да үз өлешен керткән. 1941 елда аны Ульяновск өлкәсендәге Инза шәһәренә җибәрәләр һәм ул биредәге пекарняда солдатлар өчен ипи пешерә. 1945 елда Сабир Булатов исән-имин гаиләсе янына әйләнеп кайта.
Бөек Ватан сугышында җиңүгә быел инде 70 ел тулса да, без бу вакыйганы онытмыйбыз һәм онытырга хакыбыз да юк. Күгебез аяз, аналарның күңеле тыныч, безнең йокыларыбыз татлы булсын өчен, ветераннарыбыз үз-үзләрен аямаганнар. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз — ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Руфия КОТЛАЕВА,
Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.
Просмотров: 1321