“Хәрәкәттә — бәрәкәт”, — диләр бит…

Мәхмүт Гыйльметдинов.

Мәхмүт Гыйльметдинов.

Ап-ак кар бөртекләренә ку­шылып, тирә-юньгә пыч­кы чүбе оча. Ә станоктан чыккан тавыш сихри музы­кадай кышкы аклыкка тө­ренеп, тирә-якка тарала. Ка­мышлы районының Иске Усман авылында яшәүче Мәх­мүт Гыйзетдин улы Гыйль­метдиновның гомер буе эштә чыныккан ал­тын кул­лары тудыра бу матур­лыкны.

- Менә авылдашымның терлек абзарындагы идәннәре черегән, шуңа күрә, нык салкын булуга карамастан, эшкә тотынырга туры килде, — диде ул, кулындагы каен тактасын әйләндереп карый-карый.

Мәхмүт әфәнденең тормыш юлына күз салсаң, эшләп үткән гомер, дигән нәтиҗәгә килми калмыйсың. Ул Балыклы авылы кызы Зөһрәгә өйләнгәч, алар Урта Азиягә барып төпләнәләр. Мәхмүт анда берничә ел шахтада эшли. Тик Себердән кунакка килгән абыйсының сүзләре аның язмышын үзгәртергә сә­бәпче була. Абыйсы: “Энем, гел җир астында эшләп бетерә алмассың, әйдә, минем яныма күч”, — дип үзе янына чакыра.

- Дөрестән дә ул вакытта ук төрле авырулардан интеккән шахтёрлар турында белә идем инде, — дип исенә төшереп сөйли хәзер Мәхмүт әфәнде. Шулай да Себернең салкын һавасы, җир астында эшләүнең авырлыкларын тоеп, тагын ун елга якын вакыт үтеп китә. Барыбер туган як үзенә тарткандыр. Ниһаять, Гыйльметдиновлар бөтен гаиләсе белән Иске Усман авылына кайтып төпләнәләр.

Мәхмүт Гыйзетдин улы җир эше, умартачылык белән шө­гыльләнә башлый. Ләкин нидер җитми кебек тоела аңа. Күңеле һаман эзләнә. Бераздан тырыш хуҗа шәхси такта яру цехын ачып җибәрә. Берничә ел ул моның өчен урман кисеп, агачны үзе әзерләсә, хәзер аны нефтьчеләрдән сатып ала. Такта ярганда ярдәмчеләр дә табыла, бу авыр хезмәтне башкарганда техника да ярдәмгә килә. Мәхмүт әфәнде лаеклы ялда булса да, үзе дә һаман эшли әле. Чөнки аның цехына төзелеш материаллары сорап килүчеләр байтак. Ул хәзерләгән чимал Камышлы районында гына түгел, Оренбург, Чиләбе өлкәләренә һәм башка төбәкләргә дә тарала. Такта ярудан тыш, ул үз куллары белән ишек-тәрәзәләр ясау белән дә шөгыльләнә әле.

Мәхмүт һәм Зөһрә Гыйль­мет­диновларның уллары Руслан олы юл буенда үзенең шәх­си кафесын ачып җибәргән, ә кыз­лары Эльмира шәһәрдә яши һәм җаваплы урында хез­мәт итә.

- Тормышның җитешлеге, балаларның тәртипле булып үсүләре гаилә тәрбиясенә бәйле. Без моның белән го­рур­лана алабыз, — диделәр Гыйль­метдиновлар. — Әгәр дә исән-сау яшисең, тормышның ямен күрәсең килә икән, моңа бары бер генә дәва гел хәрәкәттә булу кирәк. Халык та: “Хәрәкәттә — бәрәкәт”, — дип юкка гына әйтмидер. Кеше организмы яхшы машина механизмы кебек туктаусыз эшләп торырга тиеш, — дип үзенең фикерен белдерде Мәхмүт әфәнде һәм кулына такта алып, тагын эшкә кереште.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Иске Усман авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1265

Комментирование запрещено