Талантларга бай шәхес

2016-03-11_132527Балыклы авылы талантларга бай авыл. Бүген таныштырасы шәхесне мин байтак еллардан беләм инде. Аның шигырьләре “Бердәмлек” газетасында даими бастырылып килә. Наил ага әле бик оста гармунчы да. Без аның белән Самара, Тольятти шәһәрләрендә уздырылучы төрле бәйгеләрдә, әдәби-мәдәни чараларда күрешеп, аралашканыбыз бар. Ул мине якташы буларак якын итәдер инде, чөнки читтә яшәгән кешегә туган яктан искән җилләр дә кадерле бит…

Наил Вәли улы Вахитов 1939 нчы елның 28 февралендә, Балыклы авылында дөньяга килә. Бала, үсмер чаклары шушы авылның кыр-болыннарында, урманнарында, матур табигать кочагында, тәмле чишмә суларын эчеп, сандугач моңнарын тыңлап уза. Авылның җидееллык мәктәбен тәмамлагач Камышлы авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап агроном һөнәрен ала. Яшь белгеч Ярмәк авылында агроном булып эшли. Шуннан армия хезмәтенә китә. Ул диңгезче булып хезмәт итә. Армиядән кайткач туган авылында агроном булып эшли. Тырыш, булдыклы егетне Кинельгә авыл хуҗалыгы институтына бер еллык авыл хуҗалыгы җитәкчеләре хәзерләү курсларына укырга җибәрәләр. Курсларны уңышлы гына укып кайткан егетне Похвистнево районының Яңа Мансур авылына агроном итеп билгелиләр. Шул авылда үзенең мәхәббәтен очрата ул. Чибәр, югары белемле укытучы Тәнзиләне үзенә гомерлек яр итә егет.

Алтмышынчы еллар башында яшь гаилә Татарстан республикасының Әлмәт шәһәренә күченеп китә. Тәнзиләсе балаларга белем бирсә, үзе зур-зур оешмаларда җитәкче вазифаларын башкара. Вахитовлар өч бала тәрбияләп үстерә.

Наил ага яшьтән җыр-моңга, әдәбиятка гашыйк кеше була. үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнә, җырлый да, өздереп бии дә. һәм инде әлбәттә шигырьләр дә яза. Аның шигырьләре бик күп. Алар әти-әнисенә, туганнарына, туган авылына багышланганнар. Авылның 300 еллыгына багышланган шигыре бик тирән эчтәлекле. Шушы датага багышлап авыл клубына гармунын да бүләк иткән Наил ага. Хәзерге вакытта Наил ага гаиләсе белән Самара шәһәрендә яши. Бүгенгесе көнне Рәшит ага Билаловның тарихи кулъязмаларын редактировать итеп,  язмага әдәби тел биреп, компьютерда бастыру белән мәшгуль тынгы белмәс шәхес. Аллаһы Тәгалә язса, ул эшне дә җиренә җиткереп, башкарып чыгар дигән теләктәләр аның авылдашлары.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1107

Комментирование запрещено