Гайзулла кызы Камал Гафуровага — 100 яшь!

2016-03-09_132006Бер гасыр гомер кичерүчеләр — тормышта сирәк күренеш. Йөз яшькә җиткән кешеләр турында уйлаганда башка «Нинди тормыш юлы үткән икән ул?” — дигән фикер килә.

Балыклы авылында туып-үскән һәм шунда гомер кичергән Камал әби Гафурованың үткән тормышын күзаллаганда, аңарда тупланган яшәү көченә хәйран каласың. “Авыр эштән атлар да үлә”, — дигән әйтем бар. Ул кичергән тормыш авырлыкларының барысын да исәпләсәң, моңа ат та түзмәгән булыр иде.

Ул 12 яшеннән колхозда эшли башлый. Аның турында хаклы рәвештә: “Һәрвкытта колхозның төпкә җигелгән эш аты булды”, — дип сөйлиләр. Ул үз гомеренә һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкарган. Бер эшне дә кире какмыйча, һәрвакыт ышанычлы хезмәткәр булып саналган.

Шуңа да аның эшен зурлап, үзен бүләкләгәннәр. Бер галошның бәясе генә дә алтынга тиң кыйммәт булган вакытта аңа якалы пальто һәм аяклы тегү машинасы кебек кыйммәтле бүләкләр бирелгән. Аның белән ул бөтен авыл халкына күлмәк-штан һәм башка тормыш кирәк-яракларын теккән.

Камал әби җир дә сөргән, лобогрейкада ашлык та урган, ире Инсаф белән бура бурап, өй дә салган. Колхоз оешкан еллардан башлап, сугыш вакытында, аннан соңгы елларда да, иң авыр, иң җаваплы эшләрне башкарган.

Бервакыт караңгыдан-караңгыга кадәр кырда эшләп, кайтып йокларга яткач, аны төн уртасында бригадир уята: “Камал, җан кисәгем, бер машина чәчүлек орлык китерделәр, тизрәк бушатырга кирәк, зинһар, карышма”, — дип сорагач, ул берсүзсез барып, авыр капчыкларны бушата.

Тормышта чиксез авырлыклар күрсә дә, ул әле туксанга җиткәндә дә маллар тотты, бакча чәчеп, үз йортында эшләп йөрде.

Бервакыт, шәһәрдән кайткан кунаклары белән җиләккә баргач, аның тиз арада бер чиләкне тутырып кайтып, ашарга пешереп, чәйләр куеп, аларны көтеп торуын әле дә хәйран калып сөйлиләр.

Хәзер аны кызы Асия апа кадерләп карый. Әле йөзгә якынлашканда да аның үз йортына барып, андагы үләннәрне чабып кайтырга ашкынып йөргәнен көлеп сөйлиләр.

Камал әбинең уңганлыгы, тырышлыгы ана нәселдән бирелгән. Аның энесе Нәбиулла тимер һәм агач эшләренә оста кеше иде. Ул корган ЗАВ (ашлык эшкәртү агрегаты), тегермән һәм башка корылмалар колхозга һәм халыкка озак еллар хезмәт иттеләр.

Икенче энесе Хәбибулла – югары белемле агроном. Үзләренең туган Балыклы авылындагы колхозны алдынгылар сафына чыгарып, “Знак почёта” ордены алуга ирешә. Ул шулай ук әле агач эшләре остасы да.

Камал әбинең үз гомеренә укытучы булып эшләгән сеңлесе Камәр дә 97нче яшь белән бара. Ул да үз аягында, үткен фикерле һәм саф зиһенле. Кирәккән әйберен әле дә базарга үзе барып, иң затлысын сайлап ала. Ул авыр заманнарда чигү чигеп, бәйләү бәйләп, шуларны саткан акчага укып чыккан.

Аларның әти-әниләре – Гайзулла бабай һәм Шәмсафа әби авылда хөрмәтле, уңган кешеләр иде. Шәмсафа әбием - аш-су остасы. Аның тәмле сөтле чәе, кабартмалары, күмәче гомергә истә калдылар. Гайзулла бабай да эшсез тора алмый торган, тынгысыз кеше иде.

Ул сиксәнгә җиткәндә дә, колхоз рәисе булып эшләгән Хәбибулла улының орышуына карамастан, качып-посып,колхоз эшенә йөрде. Авыл башында галошын салып, яшергән чабатасын кия һәм сәнәген алып, эскерт өючеләр янына ашыга.

Колхоз рәисенең машинасын күрүгә, аны саламга яшерәләр, ә ул киткәч, эшне дәвам итәләр. Гайзулла бабайның әтисе дә һөнәр иясе. Ул пәке-пычаклар һәм башка тормыш кирәк-яраклары ясауга оста була.

Гомумән, бу гаиләдә үскән кешеләр һәм аларның туганнары Балыклы авылында эшне батырып, сокландырырлык итеп, берләшеп, ярдәмләшеп эшләүчеләр булып танылган халык.

Шундый эшчән гаиләдә үскәнгә, Камал әби дә үзе башкарган һәр эшне яратып һәм шуңа хозурланып яшәде. Аның тормышын күзаллаганда, күп нәрсә гаҗәпләндерә. Шуларның берсе – аның чиксез түземлеге.

Аңа: “Тимер йөрәкледер бу кеше”, — дип әйтәләр иде. Аның күргән нужаларын, кайгы-хәсрәтләрен сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмастыр. Язсаң, ул фаҗигалар тулы, гыйбрәтле бер роман булыр иде.

Юбилее уңаеннан Камал әбигә киләчәктә дә исәнлек телибез. Ул – авылның тере һәм аяклы тарихы. Ул — хезмәттә фидакарьлек күрсәтеп, тормышның ямен эшеннән табып яшәгән легендар шәхес. Камал әби — коточкыч сынаулар үтеп тә, сынмаган, яшәүдән бизмәгән, тормыш авырлыкларын батырларча җиңеп яшәгән татар халкының олы хөрмәткә лаек булган бер вәкиле.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.

КОНТЕКСТ:

Бабушке Шамсекамал — 100 лет

Просмотров: 1514

Один комментарий

  1. Мы очень рады этому событию! Желаем Камал апайга большого здоровья!!!