Өлкәбездә быел өченче тапкыр “Россия йөрәгендә туганнар” фестивале уздырылды. Быел ул губернаның 165 еллыгына багышланып, регионның иң зур мәдәни чарасына әверелде.
Фестиваль кысаларында Самараның Петр Алабин исемендәге музеенда декоратив-кулланма сәнгать һәм төрле милли кәсеп осталары күргәзмәсе оештырылган иде. Кунакларны кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнүе сокландырды. Саламнан ясалган курчаклар, тал чыбыгыннан үрелгән кәрзиннәр, самоварлар, челтәрләп бәйләгән күлмәкләр — нәрсә генә юк иде анда! Чиккән сөлгеләрдә, тукылган келәмнәрдә, уеп ясалган агач тартмаларда бер генә бизәк тә кабатланмаган, һәр кеше үз фантазиясеннән чыгып, искиткеч рәсемнәр иҗат иткән.
- Биредә Самара җирендә гасырлар буена яшәгән халыкларның декоратив-кулланма сәнгате һәм кәсеп юнәлешләре күрсәтелгән. Бу безнең тарихыбыз, безнең тамырлар, шуңа да аларны саклап калу безнең өчен бик мөһим. Күргәзмәгә куелган һәр экспонат үзенең уникальлеге белән аерылып тора. Без аларны 2018 елда үтәчәк футбол буенча дөнья чемпионатына килгән кунакларга да күрсәтәчәкбез. Мондый эшләрне башка бер җирдә дә күреп булмаячак, — диде өлкә мәдәният министры Сергей Филиппов.
Жюри әгъзалары тарафыннан югары бәя алган осталар арасында безнең милләттәшләребез дә бар иде. Сергей Филиппов Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка “Декоратив-кулланма сәнгатьне һәм халык кәсепләрен саклаган һәм үстергән өчен” махсус диплом тапшырды. Ә Камышлы район үзәгендә яшәүче Рәхбәрия апа Юнысова тукыган келәмнәр беренче урынга лаек булды. Өлкә мәдәният министры аны диплом һәм мультиварка белән бүләкләде, ә Рәхбәрия апа аңа үзе пешергән бавырсакларын бүләк итте.
Шул ук көнне Самараның опера һәм балет театрында “Россия йөрәгендә туганнар” фестиваленең гала концерты узды. Анда барлыгы 1300 кеше катнашты.
- Фестивальне шулай ел саен уздырып торсак, катнашучылар тагын да күбрәк булачак, — диде сәләмләү сүзендә өлкә губернаторы Николай Меркушкин һәм фестивальдә катнашучыларга, аларны бәйгегә әзерләүчеләргә рәхмәт белдерде. — Өлкәбездә өченче тапкыр үткәрелүче бу зур чара халыкта гореф-гадәтләргә карата кызыксыну уята, анда яшьләрнең дә катнашуы аеруча куандыра. Мәсәлән, бүген Октябрьскидан килгән өч яшьлек Владимир Хайдуков чыгыш ясаячак, ә иң олы артистыбыз, Похвистнево районында яшәүче Анна Петровна Метелькова — 87 яшендә. Зур сәхнәдә чыгыш ясау — алар өчен зур вакыйга.
Регион башлыгы “Россия йөрәгендә туганнар” фестивалендә җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырды. “Муниципаль районнар” номинациясендә беренче урынны “Туган якның борынгы дәрманы” программасы белән чыгыш ясаган Исаклы районы алды. Икенче урынга берьюлы ике район — Безенчук (“Туган җирнең кыңгыраулары” программасы белән) һәм Кошки (“Кошки җиренең тылсымы”) районнары лаек булды. Муниципаль районнар арасында өченче урынны шулай ук “Театр — туган йортым” дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясаган Приволжье һәм Сызран (“Туган губернам, синең алда баш иям”) районнары үзара бүлеште.
Өлкә шәһәрләре арасында беренче урынны Новокуйбышевскиның “Юкәләр чәчәк аткан якта” программасы алды. Икенче урында Чапаевск (“Россия җаны”), өченчедә — “Кече Ватаным” программасы белән Октябрьск булды.
Гала концертның төп өлеше бик матур бал күренеше белән башланып китте. Купшы ефәк күлмәкләр кигән туташлар һәм ханымнар кавалерлары белән вальс әйләнделәр, полонез, мазурка кебек биюләр биеделәр. Аннан соң сәхнәдә, тарих китабы битләре ачылгандай, Самараның һәм өлкәбезнең тормышын яктырткан төрле композицияләр күрсәтелде: “Ярминкә”, “Тимерчеләр”, “Петрушка”…
Чарада фестиваль лауреатлары исеменә лаек булган Камышлы районы үзешчәннәре дә катнашты. “Яраткан Камышлым — Самара җиренең бер өлеше” дип аталган программа бик тә үзенчәлекле булып, тамашачы күңеленә хуш килде. Автор-башкаручы Линар Абстаттаровның Самарага багышланган җыры гына да ни тора! “Серпантин”, “Нежность” балалар төркемнәре чыгышы да искиткеч матур булды.

Кул эшләре күргәзмәсендә беренче урын яулаган Рәхбәрия апа Юнысова өлкә мәдәният министры Сергей Филиппов белән.
III үзешчән халык иҗаты фестивале Самараның 165 еллыгына багышланган булса да, аның фольклор белән баетылган булуы әле сайлап алу турларында ук сизелеп тора иде. Катнашучылар үзләре бөртекләп җыйган туган халкының борынгы җырлары, биюләре, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Исаклы районы һәвәскәрләре, мәсәлән, “Ниме” дип аталган тукыма эшкәртү йоласын күрсәтте. Мордва халкы гореф-гадәтләре Сергиевск, Челно-Вершины районнары үзешчәннәре чыгышларында киң чагылдырылды.
Үзенең фольклор төркемнәре белән дан казанган Камышлы районы да бирешмәде. Танылган “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле “Ярмәк вагы” белән сәхнәне “дер селкетте”, “Журавушка” рус фольклор төркеме Степановка авылы халкы иҗатын — “Почтовый двор” җырын башкарды. Тамашадан чын ләззәт алып утырган жюри әгъзалары, оештыручылар киләчәктә дә фестивальне фольклор чара буларак үткәрергә кирәк, дигән фикергә килделәр.
Чынлап та, һәр халыкның үз йолалары, үз фольклоры бар. Ә сәхнә аларны халыкка җиткерергә мөмкинлек бирә. Бу халык фольклорын “тере” килеш саклап калырга, буыннан- буынга җиткерергә ярдәм итәчәк.
Әсгать СӨЛӘЙМАНОВ.
КОНТЕКСТ:
Таланты земли камышлинской
Просмотров: 1123