Яз җитте. Әгәр дә яз җитү белән зиярәт көне үткәрү турында уйлашсак та бик урынлы булыр иде. Халык: “Тереләрнең кадерен бел, үлеләрнең каберен бел”, — ди. Аллаһы насыйп итеп, үзебезнең мәңгелеккә бара торган йортыбызны, әби-бабаларыбыз яткан зиратыбызны зиярат кылып, чистартып, матурлап, мәрхүмнәрнең каберен күркәмләп, әрвахлар рухына дога кылып кайтсак, икеләтә саваплы булыр иде. Ә ул таркау ятса, анда пычраклык-ваемсызлык хөкем итсә, Аллаһы Тәгаләнең каршысында ни дип җавап бирербез cоң?
Үткән шимбә көнне Камышлы һәм Иске Ярмәк авылларының зиратларында булдым. Һава торышы яхшы, көн матур булуга карамастан, мәңгелеккә бара торган йортларыбызда барлыгы бишәр-алтышар кеше генә күренде.
Милләттәшләрем-якташларым! Каберләрне чистартып, зиратларны тәртиптә тоту — исәннәрнең изге бурычы. Чөнки һәммәбезгә дә, иртәме, соңмы, шунда барасы. Бакча эшләрен эштән соң да карап була, ял көннәрендә зиратларга әйләник. Күп каберләр чүпкә баткан, ташлары кырынайган, рәшәткәләре ватык һәм буялмаган. Аларны рәткә китерик!
Каберләрне чистарту, дога укып кайту өчен бер-ике сәгать вакыт җитә. Ә савабы күпме! Кайчак “ничек савап эшләргә?“ дип аптырыйбыз. Ә бу савапны эзләп йөрисе юк. Әгәр якыннарыгызның каберләре белән беррәттән инде ничә ел чистартылмаган чит каберләрне дә тәртипкә китерсәгез, савабы бермә-бер күп булыр. Дөнья эше беркайчан да бетми ул. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк безнең.
Зиярәт – киң мәгънәле сүз ул. Күрешү урынын да аңлата. Ата-бабаларыбызның рухлары белән күрешә торган урынга кадер-хөрмәт күрсәтмибез икән, безнең кадерне кем белсен?! Үткәннәрне барлау, туганлык багланышларын ныгыту, мәрхүмнәрне кадерләү, яшьләргә үрнәк күрсәтү дә ул – мәңгелек йортны тәртиптә тоту.
Зиратларда өмәләр дә үтәр әле. Килегез, үзегезнең туганнарыгызның каберләрен карап, чистартып китегез. Мөселман зиратлары, татар авыллары ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, яшеллеккә күмелеп утырса, нинди күркәм булачак бит!
Просмотров: 1785
Кадерле авылдашлар! 30-нчы апрельдә зиратта һәм авылыбызда өмә оештырыла.Өмәдә катнашуыгызны соралабыз!
Дуслар! 30 апрельда Мэчэлэйдэ СУББОТНИК уздырабыз, Алла кушса. Кем туган авылынна кайтырга тели, кайтыгыз, бергэ матурайтырбыз урамнарны, зират эслэрен. Жыелабыз центральный зират янында сэгать тугызда (9.00)