Балалар фестиваленә — 20 ел! (ФОТОСУРӘТЛӘР) / Сәләтле балалар йолдызлыгы

SONY DSCСамарның Киров Мәдәният Сараенда 20 нче тапкыр өлкә Балалар фестивале гөрләп узды. Быел ул губернабызның 165 еллыгына, бөек шагыйрьләребез — Муса Җәлил тууның 110, Габдулла Тукай тууының 130 еллыгына багышланды.

Бәйрәмне шәһәребезнең татар милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды. Аңа Самар өлкәсе хөкүмәте, өлкә татар мөхтәрияте, эшкуарлар – Тәлгат Хуҗин, Илйас Шәкүров, Фәхретдин Канюкаев, Илдар Галиев, Мәүлет Низамов булыштылар.

20 еллык юбилей турында сүз баргач, фестивальнең ничек башланып киткәне турында язмыйча булмый. Чараның чишмә башында торучы аксакалыбыз — Шамил Баһаутдиннан бу турыда сөйләп үтүен сорадым.

-          Бу бәйрәм күп еллар буена «Татар балалары җырлый» исеме белән барды. Максаты — кем беренче, кем икенче булуын түгел, ә балалар сәнгатен күтәрү иде. Өлкә «Туган тел» татар җәмгыятендә мин гомер-гомергә мәдәният тармагын алып бардым. Аннары инде үземә директор вазыйфалары йөкләнгәч тә, җаваплылык күпкә артты. Һәр елны ике-өч ай алдан мәктәп мөдирләренә, район мәгариф идарәләренә, мәгариф министрлыгына хатлар яздым. Хәтта күрсәтә идем: ничә бала чакырыла, вакыт — 30 минут, жанрлар үзләре теләгәнчә. Бу аталап шулай эшләнде – иҗади яктан тулы иреклек бирер өчен. Дөрес, аерым елларда тема күрсәтелде. Шәхесләргә багышлау, Җиңү бәйрәменең түгәрәк датасы туры килгәндә.

Урыс мәктәпләрендә укыган татар балаларын бик еш чакырдык, һәм бу юнәлеш бик отышлы булды. Милли офык киңәйде. Беренче көннән алып, 15 ел буена сценарийны яздым. Фестивальне Наилә Сабирҗанова алып барды. Казаннан һәрвакыт классик тавышлы, таушалмаган артистлар чакырылды.Тамашачы аларны беренче мәртәбә «Балалар җырлый» бәйрәмендә күрде. Кемне генә алсаң да, сәнгатьтә ачыш иде ул шәхесләр. Бер генә мисал китерәм. Илүсә Хуҗина, фортепьянога кушылып, бер сәгатьлек классик җырлар яңгыратты. Әйе, җиңел кабул ителсен өчен, Наилә белән без аны өч мәртәбә чыгардык. Бүгенге көндә Илүсә Берлин филармониясендә татарча концертлар куя. Мин шундый шәхесләрне вакытында тотып алып, халыкка яңалык күрсәтеп килдем.

Матди чыгымнарның барысын да үз җилкәсенә Рифкат Хуҗин алды. Ул артистларны кырга чыгып каршы алды, ашатты, хакын түләде. Җырчылар куйган бәя белән беркайчан сатулашмады. Күпме сорадылар — шулкадәр бирде.

Наилә үз эшенең остасы булды. Артистлар белән һәрвакыт уртак тел табып, шома гына алып барды. Барчасы да:»Күпме тамаша куеп йөрибез, мондый зыялы алып баручыны беренче очратабыз», — дип әйтәләр иде. Наилә сәхнәдә эшләмәде, ул анда яшәде һәм алып барудан ләззәт тапты. Тамашачы моны сизә иде, һәм зал белән Наилә арасында һәрвакыт туганлык хисләре урнашты. Сәхнә белән залны бер аурада яшәтү сәләте бик сирәк алып баручыларга бирелә. Наилә шул бәхетлеләр исемлегендә булды, — дип сөйләде Шамил абый.

Чараны мөфти Талип хәзрәт Яруллин вәгазь белән башлап җибәрде.

-         Фестивальдә иң беренче елларда катнашкан балалар хәзер үзләре дә әти-әниләр инде. Бүген күбесенең уллары-кызлары шушы сәхнәдән чыгыш ясыйлар. Кечкенәдән нарасыйларга җыр-моң, шигырьләр аша татар телен өйрәтү – яхшы күренеш. Әгәр дә без телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшәсәк, динебез, иншә Аллаһ, югалмаячак.

Телебезне өйрәтү, аңарга мәхәббәт уяту юлында хезмәт итүчеләргә, шушындый фестивальләр оештыручыларга рәхмәт яусын. Киләчәктә дә бәйрәм итәргә, бергә, бердәм, татар булуыбыз белән горурланып, мирасыбызны яшь буынга тапшырып яшәргә насыйп булсын иде, — диде ул.

Ә шәһәр администрациясе вәкиле, милли-мәдәни үзәкләр белән эш итү бүлегенең җитәкчесе — Дмитрий Долганов, Самар башлыгы Олег Фурсов исеменнән юбилей белән котлап, ана телен саклауда һәм аны үстерүдә озак еллар армый-талмый эшләүчеләрне бүләкләде.

Татар милли хәрәкәте аксакалы — Азат Надировка — икенче дәрәҗә Хөрмәт грамотасын, Балалар фестивален күп еллар алып баручы Наилә Сабирҗановага, “Идел” ансамбле җитәкчесе, татар бәйрәмнәрендә халыкны үзенең гармун көйләренә биетеп торучы Мидхәт Әминовка, Самар шәһәре алдындагы фидакарь хезмәтләре өчен, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Азат Надиров әле рәссам да бит әле. Еш кына Балалар фестивалендә аның картиналары күргәзмәсе оештырылып килә. Бу юлы да халык аның иҗат җимешләре белән хозурланды.

Наилә Сабирҗанованың күз яшьләре аша әйткән аеруча җылы, йөрәккә үтеп кереп, дулкынландырган сүзләрен китермичә мөмкин түгел.

-         Мин дистәләгән еллар бу сәхнәдә чыгыш ясадым. Сезнең барчагызны да бик сагындым. Һәрбер милләттәшебез миңа тугандай якын. Ике ел элек Аллаһы Тәгалә гаиләбезгә зур бүләк ясады – малай таптым. Хәзер өч бала тәрбиялибез. Шуңа күрә бәйрәмнәрдә катнаша алмыйм. Ләкин мин күңелем белән һәрвакыт сезнең арада.

Фестивальне үткәреп килүче Рифкат абый Хуҗин белән без озак вакыт бергә эшләдек. Ул – бик тәҗрибәле, таләпчән җитәкче, искитмәле кеше, милләтпәрвәр, эшкуар. Мин аңа бик рәхмәтле. Әгәр дә нарасыйларыбызга кечкенәдән туган телебезне, татар моңыбызны сеңдерсәк, милләтебез яшәячәк, — дип, үзенең хисләре белән уртаклашты Наилә ханым.  

Самарның “Дуслык” оешмасы президенты — Фәхретдин Канюкаев исеменнән — Венер Нурмөхәммәтов, Тольяттиның татар милли-мәдәни мөхтәритяе рәисе — Рәүф Кирасиров исеменнән аның урынбасары – Зөлфия Галиханова да милләттәшләрен юбилей белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Бәйрәмдә төбәгебезнең бик күп почмакларыннан балалар һәм яшүсмерләр катнашты – Самар, Тольятти, Нефтегорск шәһәрләреннән, Камышлы, Кошки район үзәкләреннән, Иске Ярмәк, Гали, Богатое, Ялтай авылларыннан.

Сәхнәдән чыгыш ясаучы нарасыйларга татар милли киемнәре бигрәк тә килешеп торды! Бу күренеш фестивальне бизәп, аның мәгънәсен көчәйтеп җибәрде.

Бу чара өлкәбездә яшәүче балаларга үзләренең сәләтләрен күрсәтү мәйданы булып тора. Ә бит татар малайлары-кызлары арасында, дөрестән дә, чын талантлар күп! Бәйрәмдә нәкъ шундыйларны күрдек без.

Катнашучыларның барысы да бик җитди, һәр хәрәкәтләрен уйлап әзерләнгәннәр иде. Һәрбер чыгыш ясаучы үзенчәлекле булып, тамашачының күңелен җәлеп итте. Аларның музыкаль җитәкчеләре, һичшиксез, олуг мактауга лаеклылар.  

“Яктылык” мәктәбе укучыларының җыр-биюләрдән торган бай программасы исә аерым концерт булырлык иде.

SONY DSCSONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSCSONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC

SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSCSONY DSC

SONY DSC SONY DSCФестивальгә махсус кунак булып чакырылган Татарстанның атказанган артисты Раяз Фәсыйхов җиде яшьлек кызы Венера белән үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр.

Раязның: “Балаларыбыз белән өйдә татарча сөйләшергә, ана телебезне җыр-моң аша да өйрәтергә кирәк. Безнең тел урыска да, мукшыга да, чуашка да кирәк түгел, ә безгә кирәк. Аны үзебез сакламасак, ул юкка чыгар. Ә тел бетсә – милләт бетә. Безне ничек кенә урыслаштырырга теләсәләр дә, ана телебезне югалтмыйк!” — дигән сүзләре аның музыкаль чыгышына тәрбияви төсмер өстәп, аеруча җылы кабул ителде.

Күп еллар Балалар фестивален үткәреп килүче Рифкат Хуҗин шәһәр мөхтәриятенең директоры, бәйрәмне оештыруга күп көч куйган Линар Сабировка, чараны әзерләүчеләргә, катнашучыларга, аны оста итеп алып баручы Линар Абсатдаровка, Эльвира Йосыповага, Киров Мәдәният Сараеның администраторы – Флорида Локмановага, һәм, әлбәттә, тамашачыларга зур рәхмәтләрен белдерде.

Әйе, 20 ел үтеп киткән…

Мөфтиебез әйткәнчә, бу чарада беренче вакытларда җырлап-биеп йөрүчеләрнең бүген инде балалары шушында ук чыгыш ясый. Буыннар бәйләнеше алга таба да дәвам итеп, хәзерге көннәрдә бәйрәмдә катнашып килүчеләрнең нарасыйларына да шушы сәхнәгә юл сакланып, Балалар фестиваленең гомере озын булсын, аның башка юбилейларын да уздырырга насыйп итсен иде Раббыбыз.

Миләүшә ГАЗЫЙМ язмасы һәм фотосурәтләре.

«Сәлам» газетасы.

* * *

Самарада егерме ел рәт­тән үткәрелеп килә торган “Татар балалары җырлый” фестивале быел да Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге мәдәният сараенда гөрләп узды. Чараны өлкә хөкүмәте һәм татар оешмалары ярдәмендә шәһәребезнең татар милли-мәдәни автономиясе оештырган иде. Балаларга иҗат уңышлары теләп чыгыш ясаган һәркем фестивальнең дәвамлы булуын теләде.

- Бу чара балаларның сә­ләтләрен ачарга гына түгел, гореф-гадәтләребезне, ана телебезне, динебезне сакларга да ярдәм итә, — диде региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин.

Чарага башка мәртәбәле кунаклар да чакырылган иде. Самара шәһәре адми­нист­рациясендә административ ре­форма департаментының милли-мәдәни үзәкләр эше буенча бүлек җитәкчесе Дмит­рий Долганов шәһәр округы башлыгы Олег Фурсовның тәбрикләү хатын укыды, өл­кәбездә һәм шәһәребездә татар телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә бүләкләр тапшырды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Азат ага Надыйров — Мактау грамотасы, күп еллар “Татар балалары җырлый” фестивален алып барган Наилә Сабирҗанова һәм “Идел” татар халык эстрада ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Самараның региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты урынбасары Винер Нурмөхәммәтов оешма җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев исеменнән балаларны, тамашачыларны бәйрәм белән котлады һәм “Яктылык” татар мәктәбе хореографы Алия Суринага Рәхмәт хаты тапшырды.

Тәбрикләүләрдән соң сәх­нә балалар карамагына би­рел­де. Өлкәбезнең бөтен тө­бәкләреннән дә нинди генә җырчылар, биючеләр килмәгән иде! Һичшиксез, фестивальне сәләтле балалар йолдызлыгы дип атарга була. Кызлар-малайларның репертуарлары да, милли киемнәренең төрлелеге дә искитәрлек булып, халкыбызның мәдәни байлыгын чагылдырды бугай.

Нефтегорски кызлары Алина Стерликова һәм Ксения Николашкина сәхнәгә кыюсыз гына чыкканнар иде кебек, ә ничек оста итеп “Туган як” җырын башкардылар! Алинә әле биюче дә икән, “Әпипә”гә басканда аяк асларыннан ут чаткылары чыккандай булды.

Кызыл Яр районы Ялтай бис­тәсеннән килгән кызлар бию төркеме дә сәхнәдә күбәләк кебек бөтерелде. Аларның хәрә­кәтләренә, пластикаларына сок­ланмыйча мөм­кин түгел иде. Ә Әлфинур Мәх­мүтова “Рәх­мәт­ле­мен Ходаема” җырын күңел­ләргә үтеп керерлек итеп башкарды.

Музыка мәктәпләрендә шө­гыльләнүдән мәхрүм булган авыл балаларының шундый матур чыгыш ясаулары, әлбәттә, куандыра. Похвистнево районы Гали авылының яшь талантларына да кагыла бу. Фаил Абдулловны, мәсәлән, тәҗрибәле артист диярсең — сәхнәдә үзен шундый иркен тота ул. “Әниемә”, “Мәк чәчәге” җырлары белән чыгыш ясаган игезәк кызлар Наилә һәм Камилә Хәсәновалар шулай ук аңардан аз гына да калышмый. Менә шундый фестивальләрдә, төрле бәйгеләрдә катнашу кыз­ларның осталыгын, һич­шиксез, үстерә.

Хәер, җыр-моңны тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп башкаручылар бу чарада шактый булды. Самарадан Альмира Сәитова, Даяна Гайсина әнә шундыйлардан. “Тамчылар” җырын башкарган Сафия Бакаева куплетлар арасында хәттә флейтада да уйнап күрсәтте.

Кошки районы да җыр­чыларга бай булып чыкты. Румил Насыйровның, Юлия Гафинаның чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Ә аларның якташлары Ләйсән Гыйльметдинова “Зәңгәр күл­мәк” җырын акапелло башкарып, көчле тавышы белән барсын да хәйрән калдырды. Бога­тое авылы кызы Адилә Юнысова җырлаганда да: “Биргән үзе­нә Ходай тавышны!”- дип сок­ланып утыручылар күп булды.

Камышлы районының Балыклы авылы малае Алмаз Галиев остазы Линар Абсаттаров язган “Яшә, авылым” җырын сайлаган. Һәм ул аны бик матур итеп җырлады, минемчә. Иске Ярмәк авылыннан “Җыр керсен күңелгә” җыры белән Эльвира Хәсәнова да күңелләрдә кабатланмас моңы белән генә түгел, бию осталыгы белән дә истә калды.

Камышлы районы балалары чыгышын “Серпантин” бию төркеме төгәлләде. Касә тотып биегән кызларның чыгышы хисчәнлеге, катлаулылыгы белән аерылып тора иде. Бу бию татар халкының кунакчыл булуы, һәркемне сый-хөрмәт белән каршы алуы турында сөйли иде бугай.

Алардан соң чыгыш ясаган сәләтле җырчылар Диләрә Усманова (“Шушы яктан, шушы туфрактан” җыры белән), Ләйлә Еналиева (аңа әле 6 гына яшь) Тольяттидан килгәннәр икән. “Асыл” бию төркеме дә шаян биюе белән күңелләрне җилкендерде.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, һәр­вакыттагыча, үзләренең сыйфатлы әзерлекләре, оста һәм профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясаулары белән аерылып тордылар. Бер-берсен алыштырган башкорт, кавказ, татар халыклары биюләре калейдоскопны хәтерләтте.

“Яктылык” мәктәбе сәләтле җырчылары белән дә дан тота. Шундыйларның берсе — Альбина Мингалиева, тамашачыга берничә җыр бүләк итте.

Һәм ниһаять, сәхнәгә Казаннан килгән махсус кунак — татар эстрадасы җырчысы Раяз Фасыйхов чыкты. Өч сәгатьлек концертны карап бераз алҗыган тамашачының дикъкатен җырчы шундук җә­леп итте. Ул үзе белән кызы Венераны да алып килгән иде. Алар аерым-аерым да, бер­гәләп тә җырладылар. Казан кунакларының чыгышлары самаралыларга зур бүләк булды.

ДОЛГАНОВ (уңнан сулга) Азат ага НАДИРОВка бүләк тапшыра. Уртада - Самара шәһәренең татар милли -мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Линар САБИРОВ.

ДОЛГАНОВ (уңнан сулга) Азат ага НАДИРОВка бүләк тапшыра. Уртада — Самара шәһәренең татар милли -мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Линар САБИРОВ.

Камышлының “Серпантин” бию төркеме.

Камышлының “Серпантин” бию төркеме.

Иске Ярмәк авылыннан килгән  Эльвира ХӘСӘНОВА кабатланмас моңы белән күңелләргә кереп калды.

Иске Ярмәк авылыннан килгән Эльвира ХӘСӘНОВА кабатланмас моңы белән күңелләргә кереп калды.

Фестивальне оештыручы — Самара шәһәренең татар мил­ли-мәдәни автономия­се рәисе Рифкать Хуҗин моның өчен аларга ихлас рәхмәтләрен бел­дерде һәм Венерага чә­чәк бәйләме бүләк итте. “Татар балалары җырлый” фес­тивалендә катнашкан балаларга да бүләкләр һәм дип­ломнар тапшырылды. Рифкать әфәнде сабыйларны ана те­лендә сөй­ләшергә өйрәткән ата-ана­ларга, аларны бәйгегә әзер­ләү­че остазларга да рәхмәт әйтеп, иң изге теләкләрен белдерде һәм киләсе елга да шундый чарада катнашырга чакырды.

Традициягә әверелгән “Татар балалары җырлый” фес­тивале күңелләрдә бары тик җылы хисләр генә калдырды. Әлбәттә, монда чара сценариен язучы, алыштыргысыз алып баручы Линар Абсаттаров һәм Эльвира Йосыпованың да өлеше зур.

Балалар өчен бу фестиваль зур бәйрәм буларак истә калыр дип ышанасы килә.

Алия АРСЛАНОВА.

Линара НИКОЛАШКИНА фотосурәтләре.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

ФОТООТЧЕТ: XX областной татарский фестиваль детских творческих коллективов «Поют татарские дети»

Просмотров: 1974

Комментирование запрещено