Билгеле булганча, бүген Казанда “Россия – ислам дөньясы: KAZANSUMMIT” икътисади форумы ачылачак. Быел бу чарага Татарстан гына түгел, ә Россия җитәкчелеге дә зур өметләр баглый. Форумда катнашучыларның башка еллар белән чагыштырганда шактый күп булуы исә әлеге саммитның әһәмиятен бермә-бер арттыра.
Айрат Хәйруллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары:
– Хәтерләсәгез, Россия Президенты Владимир Путинның да «Россия – ислам иле» дип әйткәне булды. Татарстанда исә Ислам дине тарихы аеруча бай булуы белән аерылып тора. Шуңа күрә без ислам банкингы принципларын төгәл белергә тиеш. Әлеге чараның Татарстанда узуы да юкка түгел, билгеле. Республикабыз – Россиянең алдынгы төбәге. Күп кенә тармаклар, күп кенә күрсәткечләр буенча республикабызга тиңнәр юк. KAZANSUMMIT форумының статусы үсү исә аның алдынгы регион булуын тагын бер кат ассызыклап күрсәтә. Шуңа күрә Татарстан ислам икътисады дөньясында һичшиксез үз урынын табарга тиеш дип саныйм. Хәләл продукцияне экспортка җибәрү, ислам банкингы аша акча эшләү – боларның барысын да булдырабыз.
Марат Галеев, Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары:
– Ислам финанслары шактый үзенчәлекле булулары белән аерылып тора. Шулай да, Европа инде күптәннән ислам банкингы белән хезмәттәшлек итә. Россия исә ни сәбәпледер бу мәсьәләгә беркадәр саклык белән карады. Соңгы берничә елда гына әлеге тармакта уңай үзгәрешләр сизелә башлады: Татарстан ислам дөньясы илләрендә ышаныч уятты. Миңа калса, тиздән бу өлкәдә тыгыз хезмәттәшлеккә юл ачылачак. Бу исә Россиягә өстәмә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Россия санкцияләр гамәлдә булган шартларда яшәргә мәҗбүр. Бу исә илебезгә өстәмә финанс чыганакларына юл ябык дигән сүз. Әгәр дә Россия бу өлкәдә ислам финанслары аша үсешкә ирешсә, моны үзенә күрә бер җиңү дип карарга мөмкин булачак. Ник дигәндә, бүгенге көндә Россияне изоляцияләргә тырышу сизелә. Без исә KAZANSUMMIT аша бүгенге шартларда Россия кебек илне изоляцияләүнең мөмкин түгеллеген исбатлый алабыз. Тагын бер кат кабатлыйм: бу – зур уңыш булачак.
Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие:
— KAZANSUMMIT икътисади форумының әһәмияте Татарстан өчен дә, гомумән, Россия өчен дә чиксез зур. Мәсәлән, “Хәләл” индустриясен генә алыйк. Бүгенге көндә әйләнеше 2 триллион доллар (!) тәшкил иткән әлеге тармак дөнья икътисадын үстерү, камилләштерүдә зур роль уйный башлады. Шунысы мөһим: хәләл продукция җитештерүгә мөселман булмаган Бразилия, Австралия, Сингапур, Кытай, Бөекбритания һәм АКШ кебек илләр дә зур әһәмият бирә. Дөрес карарлар кабул ителгән очракта хәләл продукция җитештерү, халыкны хәләл хезмәтләр белән тәэмин итү Россия икътисадын камилләштерүгә аеруча зур өлеш кертергә сәләтле дип саныйм. Санкцияләр гамәлдә булган чорда исә бу эшчәнлекнең әһәмияте бермә-бер арта. “Хәләл” индустриясендәге үзара хезмәттәшлек Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр арасындагы элемтәләрне ныгытачак кына.
Юрий Алаев, Татарстан Иҗтимагый палатасы вәкиле, КФУ ректоры киңәшчесе:
– Бу саммитны оештыручылар инде күп еллар дәвамында Россиядә ислам банкингын популярлаштырырга тырыша. Бу өлкәдә алга китеш күзәтелә башлады инде. Өстәвенә, соңгы вакытта әлеге мәсьәләгә федераль дәрәҗәдә дә зур әһәмият бирә башладылар. Бу чараны мин Россиягә өстәмә финанс ресурслары җәлеп итү мөмкинлеге дип тә карар идем. Билгеле булганча, агымдагы елда әлеге саммитның исеме дә бераз үзгәреш кичерде. Әлеге яңалык форумның дәрәҗәсен арттырыр, иң мөһиме, конкрет проектлар, карарлар кабул ителүгә китерер дип өметләнәм.
Просмотров: 891