Мондый тамаша күргәнебез юк иде әле

img_9421Самарада милли эстра­дабызның иң популяр җыр­чыларының берсе — Радик Юльякшинның зур концерты булып узды. Җырларын рус, татар һәм башкорт телләрендә башкаручы бу артист соңгы вакытларда яшьләр арасында Элвин Грей псевдонимы астында да танылды. Ул автор-башкаручы да, элеккеге халык җырларына оста аранжировкалар ясап, аларга яңа төсмер бирүче искиткеч музыкант та.

Самараның Киров мәйда­нындагы Мәдәният сараенда үткән бу концерт лазер-шоу белән башланды. Мондый масштаблы тамашага әле өйрәнмәгән самаралылар “аһ!” иттеләр.

Җырчы ихласлыгы, искиткеч матур тавышы белән таң калдырды. Аңардан шул кадәр энергия бөреп тора, хәтта урыныңнан торып, биисе килә башлый.

Радик Юльякшин инде таныш җырларны да, әле сәхнәдән яңгырамаганнарын да  башкарды. Ә инде хитка әверелгән «Елама, ярсыма» җырын бөтен зал аңа кушылып җырлады. Яшь музыкантлар Тимур Спб һәм Zip92 (Ион Зегря) белән бергә башкарган рэп алкышларга күмелде.  

Сюрпризсыз да булмады. Радик сәхнәгә егет белән кызны чакырып чыгарды. Алар җырчыга кушылып биеделәр, ә соңыннан егет (Илфат Гарифуллин) сөйгәненә (Зарина Шакирова) үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Кыз, әлбәттә, риза булды!

Самаралылар Радикны чә­чәкләргә, бүләкләргә күм­деләр. Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә “Ыргыз” башкорт газетасы мөхәррире Сәлимә Краснова-Игенбетова күтәрелде. Ул җырчыга Самарага килүе өчен рәхмәт белдерде, татлы бүләкләр тапшырды. Татар яшьләре активисты Румил Шәрипов та: «Син безгә бүген бәйрәм ясадың! Сиңа бик шатбыз!» — дип, Юльякшинны татар һәм башкорт аудиториясе исеменнән сәламләп, иҗатында уңышлар теләде.

Ә 5 яшьлек Алия барысын да уздырды. Ул Радик Юльякшинның иҗатына гашыйк булуын әйтте, җырчы аңа бергәләп җырларга тәкъдим иткәч тә югалып калмады, аның белән бергә «Девочка моя» җырын башкарды. Бу концертның иң дулкынландыргыч мизгеле булгандыр, мөгаен. Зал аларны алкышларга күмде.

Соңыннан кызның әнисе Венера Гарифова: «Алия бу чараны бер ел буе көтте, әзерләнде. “Сәхнәгә буш кул белән чыгарга ярамый”, — дип бүләк тә сатып алдык. Кызым Elvin Grey белән җырларга күптән хыяллана иде, инде, ниһаять, аның теләге тормышка ашты һәм бу кичтә Алиябез иң бәхетлеләрдән булгандыр”, — дип сөйләде.

img_9421img_9424 img_9432 img_9438 img_9445 img_9451 img_9455 img_9456 img_9460 img_9471 img_9475 img_9499 img_9503

Радик Юльякшин концерт­ны «Саллар ага» җыры белән тәмамлады. Бу вакытта бөтен зал торып басты һәм бии башлады. Җырчы саубуллашып, сәхнә артына кереп киткәч тә, тамашачылар яратып өлгергән артистны җибәрәселәре килмәде: «Радик, сәхнәгә чык!» дип кычкырып, кабат чыгардылар. Бераз көттереп булса да, ул иҗатына гашыйк булучылар янына чыкты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.

Ә тамашачылар әле озак вакыт үзара хисләре белән уртак­лашып тордылар:

“Радикның Самарага килүен ничә еллар көттем бит мин! Яраткан җырчыма пирожныйлар, үз кулларым белән ясаган бүләкләр тапшырдым.

Концерт бик шәп булды! Халык концертны, гадәттәгечә, тыныч кына карап утыра алмады, беренче җырдан ук җырлап, биеп күңел ачты. Ул чын шоу буларак үтте. Радик, Самара сине ярата! Тагын кил безгә!” - дип сөйләде Алия Емелина.

Альбина Ногманова да: “Концерттан соң әле берничә көн үз хәлемә кайта алмый йөрдем. Бу искиткеч тамаша булды! Радик үзенең энергиясен башкаларга да бүләк итә, аныкы кебек үзенчәлекле тавышны ишеткәнем юк иде әле. Ул зур талант иясе! Радикка һәм аның төркеменә уңышлар телим!” — дип кичерешләре белән уртаклашты.

Самарада Радик Юльякшин иҗатына мөкиббән ке­шеләр байтак икән. Димәк, ул шәһәребезгә тагын концерт белән килсә, залда бер генә буш урын да булмаячак.

Гөлнур МУСИНА.

 

Радик Юльякшин «Мин-Артист»-2013 Бөтен­россия кон­кур­сының “Тамаша­чы­ның яраткан артисты” но­минациясендә, «Выбор Брил­лиант-Медиа», «Хит-прорыв» бәйгеләре җиңүчесе.  2006 — 2011 елларда Башкор­тостанның ел җырчысы номинациясенә ия булган, Татарстанның “Туган Тел” телеканалы юрамасы буенча «ХИТ – 2012» һәм “Баш­кортстанның ел хиты – 2012» номинацияләрендә Гран-при алган, ә 2014 елда Россиянең бик күп популяр җырчылары катнашындагы Григорий Лепс бәйгесендә җиңеп чыккан. 

 

«Бердәмлек».

Просмотров: 1597

Комментирование запрещено