Җиңел генә уйлап китеп бардың,
Туздырдың да асыл ояны.
Уйладыңмы шулай ансат кына
Табармын дип мондый кыяны?
Кошлар килә кат-кат оясына
Берәр явыз аны туздыргач,
Өзгәләнеп оча яр өстеннән
Кара янып кара карлыгач.
Нигә кирәк иде сүзләр бирү,
Аккошлардай парлы булмагач?
Иңнәреңне-иңгә бергә куеп,
Сынауларны уза алмагач.
Уйга чумып ярда торасың син,
Кулларыңда миләш бер тәлгәш.
Күктә бәхет көндә өләшмиләр
Бәхетлеме соң син, сеңелкәш?!
Әлфия НУРТДИНОВА.
Татар Әбдекие авылы,
Шенталы районы.
Просмотров: 1220