Кешегә бер җылы сүз җитә

IMG_0163Күренеп күзләргә табигать үзгәрә,
Калдырып яшьлекне керәбез кышларга-көзләргә.

Вакыт үткән, картлык килгән, авырулар-чирләр белдерә башлады. Менә хәзер шифаханә, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәм райсобез сукмакларын таптыйбыз. Социаль ярдәм күрсәтү  үзәгенә моң-зарларыбыз белән генә түгел, ә чын мәгънәсендә ял итәр өчен дә җыелабыз әле. 30 январьдан алып 10 февральгә кадәр без, Яңа Ярмәк авылы пенсионерларыннан торган бер төркем хатын-кызлар, Иске Ярмәкнең халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә рәхәтләнеп дәваландык, рухи ризык алдык. Бу ялны өлкәннәр өчен Гали Наильевич Каюмов җитәкчелегендәге бүлек хезмәткәрләре оештырган иде.

Безне һәр көнне үзәкнең автобусы белән килеп алдылар, китереп куйдылар. Һәркем шифаханәдә үзенең сырхавына туры килгән дәваны алгач, үзәккә юл тоттык. Анда безнең өчен күңелле очрашулар оештырылды. Үзебезнең шагыйрәбез Гөлсинур апа Гафурова шигырьләре белән юатты да, уйландырды да, шатландырды да.  Саимә әбиебез белән Рәшидә апабыз үзләренә генә хас моңлы тавышлары белән сокландырдылар, яшьлеккә алып кайттылар. Гомумән, олыларыбызның берсе дә бурычлы булып калмады,  кем яшьлек елларын искә төшереп сөйләде, кем биеде, кем җырлады.

Мәдәни чаралар үткәрүче Гөлисә ханым Бәдретдинова төрле темаларга фикерләр алышулар оештырды: телебез турында да, кошлар турында да, исәнлек турында да сөйләштек без. Игътибарлылык дәрәҗәсен тикшерү күнегүләре дә булды. Әкиятләр дөньясына да барып кайттык. Артистлар тормышы да безнең игътибардан читтә калмады. Яңа Ярмәкнең клуб мөдире дә төрле темаларга лекцияләр укыды. Гөлисә ханым белән берлектә спорт күнегүләре дә ясадык. Җитәкче Гали Наил улы да читтә калмады, һәркөнне безнең хәлебезне сорап торды. Бу ял көннәре безнең барыбыз өчен дә чын бәйрәмгә әйләнде!

Һәр көнне түгәрәк өстәл артында сыйландык. Үзәктә эшләүчеләр үзләренә йөкләнелгән эшне җиренә җиткереп, чын күңелдән башкарулары белән һәрберебезнең күңелендә якты истәлек калдырдылар. Барыгыз да һәрвакыт шундый кешелекле, гадел, шәфкатьле, ярдәмчел булып калыгыз.

Кыскача гына кызларның эшләре турында да язып китим әле. Резедә Мәрдәнованың йомшак куллары тәннәребезгә сихәт бирде: массаж ясаулары, банка салулары белән хәйран калдырды ул. Икенче кызыбыз — Резедә Вәлиева — тешләребезне дәвалады. Гөлнара Вакказова безне дару үләннәре белән таныштырды. Даруханә хезмәткәре Сания дә үз эшен җиренә җиткереп эшли,  фельдшер Эльвира Галимова да киң күңелле, бик итагатьле булып чыкты. Барыбыз да табиб кушкан дәвалануны алдык.

Төп үзәктә оста пешекче кыз Айсылу эшли. Ул безне тәмле-тәмле ашлар, салатлар, телеңне йотарлык бөкриләр белән сыйлады. Гомумән, барлык эшче кызларның йөзләре һәрвакыт ачык булды, тәмле теллеләр дә әле үзләре.

Үзәктәге чисталык, пөхтәлек, гөлләрнең матурлыгы, хезмәткәрләрнең җылы сүзе, ягымлы йөзләре күңелләребезгә шатлык нуры булып сарылды. Ял итүче 14 хатын-кыз исеменнән үзәк җитәкчесе Гали Наил улы Каюмовка һәм барлык хезмәткәрләргә олы рәхмәтләребезне белдерәм.  Сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышлар телим.

Өлкәннәргә әйтер сүзем дә бар: кызлар, апалар һәм әбиләр, исән чакта күрешик-йөрешик, җир астыннан юллар юк бит…

Рузалия ГАФУРОВА,

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире.

Камышлы районы.

samtatnews.ru


КОНТЕКСТ:

«А ну-ка, ермаковские бабушки!»

Просмотров: 1112

Комментирование запрещено