Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы планнарында хезмәт һәм сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, матур тормыш юлы узган парлар белән очрашулар оештыру каралган. Оешма җитәкчесе Разия ханым Әюпова белән 2017 елга эш планы төзегәндә, бу очрашуларны аудио һәм видеога төшерү, татар сайтларында, социаль челтәрләрдә, матбугат чараларында язмалар урнаштыру турында сөйләшкән идек. Күп тә үтмәгәндер, миңа шундый матур бер пар белән очрашып сөйләшергә насыйп булды. Дөресрәге, алар әниемнең – Зөләйха Әбдиеваның хәлен белергә дип, үзләре безгә килгәннәр иде.
Нурислам абый белән Рәисә апа Габайдуллиннар — сугыш чоры балалары. Шуңа да аларга тормышның бөтен авырлыкларын да үз җилкәләренә күтәрергә туры килгән. Алай да, башта Куйбышев тимер юлында, аннары 40 ел буе апабыз — ЖБИ заводының компрессор цехында, Нурислам абый бетон үзәгендә эшләгән чакларын хезмәт дәрте белән сугарылган бәхетле яшьлек еллары дип искә алалар.
Ә менә сугыштан соңгы ач балачак Рәисә апаның үзәгенә үткән, күрәсең. Әтиләре Хәйдәр Шакир улы Аблязов сугышта батырларча һәлак булгач, күпбалалы Хәтирә апага төрле авыр эшләрдә бил бөгәргә туры килә. Яшүсмер кызлар туганнарына яисә күршеләренә ялланып бала караганнар. Рәисәне дә мондый язмыш урап узмаган. Мәктәптә укый алмаса да, үзлегеннән язарга, санарга өйрәнгән ул. Ә олыгайгач Рәисә апа Мәрбия Сафинаның дин дәресләренә йөреп, Коръән укырга өйрәнгән, үзе һәм ире өчен ике мәртәбә хаҗга барган.
Ана булу бәхете дә тәтемәгән апага. “Мин тәрбияләгән ач, ялангач балаларның кычкырып елавы шул кадәр үзәгемә үткәндерме, әллә аларны күтәреп йөри-йөри, авыр эшләрдә эшли-эшли эчем төшкәнме, белмим. Ләкин Нурислам белән гаилә корып яши башлагач, балага узарга теләгем зур булса да, Ходай безгә бу бәхетне бирмәде”, — дип әйткәнен хәтерлим.
Әйе, ачлык та, зәмһәрир суыклар да, авыр эшләр дә күп хатыннарны ана бәхетеннән мәхрүм итте шул. Ни булса да, Габайдуллиннар уфтанмадылар, зарланмадылар, киң күңелле, ачык йөзле кешеләр булып калдылар, гомер буе эшләделәр дә эшләделәр.
Рәисә апа белән Нурислам абый бөтен туганнарына, таныш-белешләренә яхшы сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итеп торалар. Татар оешмалары үткәргән чараларга да Рәисә апа күчтәнәчсез килми. Бигрәк тә балалар чыгыш ясаганда хисләнеп, күз яшьләрен сөртеп утыра. Ә соңыннан сәхнә артына керә дә, барысына да шоколад өләшеп чыга.
“Кулларыннан гөлләр тама” дигән әйтем дә Рәисә апа турында. Үз куллары белән бәйләгән оекбашларны һәм өс киемнәрен машинада бәйләгән диярсең — элмәкләре тип-тигез, ә төсләре һәм фасоны зәвык белән сайланган була.
Апа биргән рецепт буенча пешерелгән кыстыбыйларым да телеңне йотарлык тәмле була. Камырга ул кефир, эреткән ак май һәм куркума тәмләткече сала икән. Тәме дә, төсе дә искиткеч!
Нурислам абый да туры сүзле, гадел, динле кеше. Күп еллар ул мәчеттә эшләде, ә хәзер, олы яшьтә булуына карамастан, җомга намазларына йөри.
Шушы көннәрдә бу матур пар бергә яши башлауларының 55 еллыгын, Рәисә апаның 80нче туган көнен билгеләп үтәләр. “Кайбер яшьләр тәүге юбилейларын да үткәрә алмыйча аерылалар. Бу бер-береңне ихтирам итмәүдән, бер-береңне ишетә белмәүдән килә. Акыллы хатын-кыз кайчакта дәшмичә калса, ә ир ишетмәмешкә салышса, соңрак килеп чыккан хәлне уртага салып сөйләшергә дә мөмкин бит. Бу безнең гаилә бәхетебезнең ачкычы”, — диделәр алар.
Дөрестән дә, ярдәмчел, ихтирамлы булып, насыйп ярыңның кимчелекләрен күрмәскә тырышып, яхшы якларын мактап яшәсәң, бар да яхшы булачак. Юбилеегыз котлы булсын, Нурислам абый һәм Рәисә апа. Бәхетегез ташып торсын, ә гомерегез озын булсын!
Татарлар арасында шундый ак әбиләр һәм бабайлар байтак. «Ак калфак» оешмасы аларның барысы турында да язарга ниятли. Шундыйлар турында sulukai@mail.ru сайтына язып җибәрсәгез, бик рәхмәтле булыр идек.
Айсылу ӘБДИЕВА-КУРМАЕВА.
Просмотров: 1276