Ышанып яшим

42168_600- Язмыш бармы? — дисәләр,
- Әйе, бар, — дияр идем.
Үземнең язмыш алдында
Башымны ияр идем. 

- Гомер нәрсәгә бәйле?
- Язмышка, — дияр идем. —
Аллаһыдан сынау өчен
Бирелгән, — дияр идем.

Язмыш безне барыбызны
Сынауда хөкем итә.
Кайчак күрми, читләп үтә,
Ә кайчак мәҗбүри итә.

Авырлыклар килсә әгәр,
Вакытлар белән сыный.
Төрле яклап сынап карый,
Бәла-казадан саклый.

Язмышларга зарланып,
Яшәмәгез офтанып.
Һәр сынауның чиге була,
Яши бирик ышанып.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1016

Комментирование запрещено