Минтимер Шәймиев Fair Play премиясен алачак

Россиянең Олимпия комитеты җитәкчелеге оешманың башкарма комитеты утырышында Россиянең Fair Play-2013 премиясе ияләре исемлеген раслады.

Кичә Россиянең Олимпия комитеты җитәкчелеге оешманың башкарма комитеты утырышында, спортта намуслылык һәм гадел уен принципларын саклаган өчен, Россиянең Fair Play-2013 премиясе ияләре исемлеген раслады.

Исемлекккә 28 кеше кергән. Алар арасында – танылган спортчылар һәм тренерлар, спорт оешмалары җитәкчеләре, мәктәп укытучылары, спорт мәктәпләре һәм аерым спорт төрләре буенча командалар, дип хәбәр итә «Татар – информ».

Исемлеккә 3 россияле дә кертелгән. Алар Fair Play Халыкара комитеты карары буенча 2013 нче ел өчен бүләкләргә лаек була. ЮНЕСКО Fair Play бүләге белән Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Fair Play халыкара комитетының дипломнары белән Омскиның “Авангард” хоккей командасы капитаны, экс-«барс» Денис Куляш һәм туплы хоккей буенча Россия җыелма командасы уенчысы Александр Тюкавин бүләкләнәчәк.

Просмотров: 1195

Комментирование запрещено