9 май иртәсендә Камышлы район үзәгендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм демонстрациясе үтте. Камышлылар да “Үлемсез полк” акциясенә кушылдылар, бабаларының портретларын күтәреп, тантаналы рәвештә урам буйлап уздылар. Бу акция авылдашларыбызда патриотизм, сугышта катнашкан бабалары өчен горурлану хисләре тудырды. Ахырдан сугыш һәм тыл ветераннары мәдәният йортында әзерләнгән чәй табыны тирәли үткән тормыш юлларын искә төшерделәр һәм сугыш афәтләре кабатланмасын иде, дип догалар кылдылар. Биредә аларга мәктәп укучылары һәм авыл һәвәскәрләре көче белән концерт та күрсәтелде.
Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА фотосурәтләре.
Камышлы авылы.
samtatnews.ru
Просмотров: 1732