1960 елларда авылда матур үзгәрешләр башланды. Сугыштан соңгы авырлыклар артта калды. Тормыш матурлана, җайга салына башлады. Халыкка берникадәр иреклек бирелде, яшәү өчен төрле иркенлекләр килде.
Иске Ярмәктә элгәредән җыр-биюгә оста, бай рухлы халык яшәгәнгә, аларда тупланган сәләтләрне үстерү өчен төрле мөмкинлекләр туа торды. Менә шул чакта авылга музыка һәм рәсем дәресләре укытучысы булып Фатыйх углы Нурсәхи Йосыпов килде. Ул биредәге сәнгать үсешенә нигез салып, аны әлегәчә күрелмәгән югарылыкка күтәрде. Читать полностью