Чарага килүчеләр арасында канәгатьсезләр дә булды: «Элек Спорт сараен дер селкетеп үзебезнең Нәүрүзне үткәрә идек. Сабан туеннан бер дә ким узмый иде ул. Ә хәзер сәхнәгә чыгып җырлаучы да юк», — дип көрсенделәр кайберәүләр…
Нәүрүз — яңа көн, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган төрки телле халыклар бәйрәме безнең өлкә авылларына, район һәм шәһәрләренә дә килеп керде. “Самара өлкәсе халыклары берлеге” иҗтимагый оешмасы, өлкә Губернаторы администрациясе белән берлектә Халыклар дуслыгы йорты аны халыкара бәйрәм буларак бишенче тапкыр үткәрә. Быел да ул бик матур узды. Читать полностью