Кырым Республикасының Россия Федерациясе составына керүенә өч ел тулу уңаеннан үткән шимбәдә илебезнең барлык регионнарында төрле бәйрәм чаралары уздырылды.
Самараның Куйбышев исемендәге мәйданы да бу көнне гөрләп торды. Анда җыелган ун меңгә якын кеше үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары белән хозурланды, төрле бию стильләре буенча мастер-классларда катнашып, рәхәтләнеп күңел ачты. Читать полностью